Тренер үрнәк булырга тиеш

С первого дня открытия этого нового учреждения здесь трудится Марс Фаритович Сайбаталов, он тренер – преподаватель по плаванию.
Барда ел саен киңәя, матурлана, яңа микрорайоннар барлыкка килә, матур йортлар төзелә, биналар төзекләндерелә. Район үзәгендә бассейн белән физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелү зур вакыйга булды. Марс Фәрит улы Сайбаталов бу яңа учреждение ачылганның беренче көнненнән башлап биредә эшли, ул йөзү буенча тренер-укытучы.
Марс Фәрит улы Яңа Казанка авылында туа hәм үсә. Бүген бу кечкенә авыл, монда йөздән артык кеше яши. Ләкин биредә кайчандыр өлкәннәр hәм балалар күп яшәгән, үз мәктәпләре булган, әңгәмәдәшем бу мәктәпне тәмамлап Курган өлкәсенең Шадринск шәhәренә киткән.
— Мин бишенче сыйныфтан бирле җиңел атлетика белән шөгыльләндем: кышын чаңгыда шудым, җәен йөгердем, сигезенче сыйныфта 30 км тиңле йөгерә идем. Мәктәптә үк киләчәгемне спорт белән бәйләргә булдым. Сигезьеллык мәктәптән соң Шадринск физик культура техникумын тәмамладым, юллама буенча Монголиягә җибәрелдем, ләкин мин анда эшли алмадым, армиягә чакырылдым. 1988 елда районга кайттым, “Правда” колхозында инструктор, аннан туган мәктәбемдә физкультура укытучысы, “Смена” клубында хоккей буенча тренер-укытучы булып эшләдем, ә 2003 елдан бирле Балалар hәм үсмерләр спорт мәктәбендә эшли башладым, — ди Марс Фәрит улы.
Тәҗрибәле тренер сүзләренчә, hәр балага шәхси алым кулланырга кирәк. Берәүләр судан курка, икенчеләре башка кешеләрдән ояла. Балалар йөзәргә өйрәнсен өчен аларны башта куркулардан hәм комплекслардан азат итәргә кирәк. Нигездә бу уен рәвешендә инде яхшы гына йөзүче яшьтәшләр төркеме янында үтә. Бүген М.Ф. Сайбаталов өч төркем белән эшли, hәрберсендә 20дән артык бала исәпләнә, барлыгы 7дән 17 яшькә кадәр 79 кеше, алар барысы да йөзәргә өйрәнде, яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, аларның 30га якыны йөзү буенча разрядлар нормативларын үтәде. Җиде ай эчендә балаларның күбесе күкрәктә hәм аркада кроль, брасс кебек стильләрдә йөзәргә өйрәнде. Коррекция мәктәбе укучылары коррекция мәктәпләре арасында йөзү буенча край ярышларында медальләр алды, Бөтенрәсәй ярышларында призерлар булды.
Тренер нинди булырга тиеш дигән соравыма, Марс Фәрит улы: “Беренче чиратта, тренер авторитет булырга тиеш, ә моның өчен бар нәрсәдә, батырлык hәм көч үрнәге булырга, үзенә ихтирам хисе тәрбияләргә hәм тәрбияләнүчеләрне ишетергә тиеш. Икенчедән, балалар бар нәрсәне: минем ничек киенгәнемне, ничек сөйләшкәнемне билгеләп баруларын онытырга ярамый, хәтта кәефем нинди булуын да тиз сизеп алалар. Балалар белән эшләү миңа ошый, мин аларга карап барлык проблемаларымны онытам, ә 12 сәгатьлек эш көне сизелми үтә. Без бер-беребезне өйрәтәбез, мин аларны йөзәргә өйрәтәм, ә алар мине тормышның hәр мизгеленә шатланып яшәргә өйрәтә”.
Йөзү буенча ярышларны караганда бу бик җиңел кебек тоела, менә спортчы суга чума hәм йөзеп китә. Ләкин бу алай түгел, бу спорт төре иң катлаулыларның берсе, чөнки барча мускуллар эшли, йөзүчедән яхшы хәрәкәтләр координациясе таләп ителә. Ә баланы баштан ук стильләрнең берсенә өйрәтү өчен өч көннән бер айга кадәр тырышып шөгыльләнергә кирәк, бар нәрсә яшькә hәм хәрәкәт координациясе үсешенә бәйле.
— Бассейн – шәп урын, биредә бар шартлар тудырылган, hава торышы комачауламый, ел әйләнәсендә шөгыльләнергә була, ә йөзүчеләргә кыйммәтле инвентарь кирәкми: плавки яки купальник, күзлек hәм башлык кына кирәк. Йөзү белән шөгыльләнегез, аның сәләмәтлеккә китергән файдасы бәhасез, ул хәрәкәт координациясен яхшыртырга hәм бөтен мускуллар төркемен үстерергә шәп ысул, ул арканы ныгыта hәм сын-гәүдәне турайта, сулышны киңәйтергә hәм артык авырлык белән көрәшергә ярдәм итә, — диде хушлашканда әңгәмәдәшем.
Безгә уңышлар hәм тренерның барлык планнары тормышка ашуын теләргә кала, ә Марс Фәрит улының алар күп: йөзү буенча район җыелма командасын булдыру, край ярышларында уңышлы чыгыш ясау, разрядлы спортчылар үстерү.
Венера Шәрәфетдинова.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *