Белем — бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы

Торжественная линейка в Тюндюковской средней школе
Санаулы көннәр тиз уза. Җәебез сизелмичә генә үтеп тә киткән. Укучылар hәм студентлар өчен янә белем алыр вакыт җитте. 2016-2017 яңа уку елын район мәктәпләрендә якынча 3100 бала каршы ала.
Төнгүк урта мәктәбендә үткән тантаналы линейкада кеше гадәттәгечә күп булды: ата-аналар, кунаклар, балалар. Чара укучылар чыгышы — җыр белән башланып китте.
Менә халык алдына унберенчеләр — туган мәктәпләрендә беренче сентябрьне соңгы тапкыр каршылаучы буй җиткән егетләр hәм кызлар узды. Алар янына беренчеләр — әле балалык иленнән аерылырга өлгермәгән балалар тезелде. Кулларында аллы-гөлле чәчәкләр бәйләме — быелгы җылы җәйнең кайнар сәламе.
— Кадерле укучылар, әти-әниләр, укытучылар, бәйрәмебез кунаклары! Сезне яңа уку елы башлану белән чын күңелдән котлыйм. Узган уку елын уңышлы төгәлләдек, Элина Баязитова hәм Светлана Деменева 11 классны, Арсен Баязитов hәм Наилә Савинова 9 классны “5“ билгеләренә генә тәмамлады. Укучыларыбызның 80 проценты төрле конкурсларда уңышлы чыгыш ясый. Алга таба да шулай тырышып укыгыз, — дип мөрәҗәгать итте мәктәп директоры В.Ш. Кузаев hәм “5“ билгеләренә генә өлгерүче егет, кызларга (Азалия Кариева, Арина Кузаева, Алсу Маматова, Регина Мукаева, Дарина Кузаева, Юлия Дусакова, Юлия Илкәева, Наиля Савинова hәм Руслан Балтаев) премияләр тапшырды.
Беренче сентябрь иртәсендәге бу чарада Барда муниципаль районы башлыгы С.М. Ибраев та катнашты.
— Белем бәйрәме котлы булсын! Уңышлар телим сезгә, кадерле укучылар, тырышып укыгыз, тәртипле, түземле булыгыз, хезмәтне сөегез, — дип мөрәҗәгать итте ул.
Үз тәбрикләүләрен район Земство Җыелышы рәисе Х.Г. Алапанов җиткерде.
— Барыгызны да Белем көне белән тәбриклим. Укучылар, әти-әниләрегезне яратыгыз, укытучыларның сүзләрен тыңлагыз. 11 класс укучыларына теләгән уку йортларында белем алып туган районыбызга эшкә кайтуларын телим. Уңышлар юлдаш булсын сезгә! — диде ул.
Тантанада район мәгариф идарәсе начальнигы И.Ә. Тляшев та бар иде. Илдар Әсхәт улы мәктәп коллективына изге теләкләрен җиткергәч беренче класс укучыларына “Искиткеч Кама буе“ китабын hәм башка бүләкләрен тапшырды. Бүләкләр әле моның белән генә бетмәгән икән. Барда муниципаль районы мәгарифен үстерү программасы нигезендә Төнгүк урта мәктәбенә яңа автобус бүленүе аеруча сөенечле булды — бу мәктәп укучылары 6 авылдан йөртеп укытыла. 22 урынга исәпләнгән автобусның ачкычын водительгә тапшырганда Сергей Миннихан улы укучыларның яңа транспорт чарасына сакчыл карауларын теләде. Төнгүк авыл поселениесе башлыгы Р.Р. Илкәев район җитәкчеләренә зур рәхмәтен җиткерде, укучыларга hәм укытучылар коллективына иминлек hәм уңышлы хезмәт юллады.
Бәйрәмне алга таба беренчеләр дәвам итте. Мәктәпкә тәүге кат килгән 21 укучы шигырьләр сөйләп үзләренең осталыкларын күрсәтте. Класс җитәкчеләре Фәнүрә Мулламөхәммәт кызы Атнагулова балаларны якты бәйрәм белән котлап, акыллы hәм тәртипле булуларын, тырышып укуларын теләде.
hәм ниhаять беренче кыңгырау чыңлавы ишетелде. Күңелләрне җилкендереп, малай hәм кызларны белем иленә дәште ул. Кемнәрнеңдер артта калган мәктәп елларын исенә төшерде. Гыйлем алырга килгән hәр укучы “Белем — бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы“ икәнлеген исеннән чыгармасын hәм инде физик яктан сәламәт булырга омтылсын иде. Максат hәм теләк, мөмкинлекләр булганда барысына да ирешергә мөмкин.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *