Авыл җирлекләренә — телевизорлар

Телевизоры – сельским поселениямБУ АТНА бик шатлыклы вакыйгадан башланды – 25 майда район администрациясендә барлык авыл җирлекләренә тантаналы рәвештә телевизорлар тапшырылды.
Район бюджетыннан 600 меӊ сум акча бүлеп бирү hәм техника сатып алу турында карар 23 апрельдә узган Земство Җ ыелышында кабул ителгән иде. Телевизорлар күп функцияле, кулланучылар өчен бик күп мөмкинлекләр каралган. Тапшыруларны караудан тыш, алар аша интернетка керергә, видеоконференцэлемтә оештырырга яки төрле видеороликлар күрсәтергә була, диагонале дә зур 65 дюймлы.
Район башлыгы Х.Г.Алапанов сүзләре буенча, бу – район администрациясе, авыл җирлекләре башлыклары, Земство Җ ыелышы депутатлары, мәдәният йортлары җитәкчеләренеӊ уртак хезмәте нәтиҗәсе. “ Безнеӊ үзәкләштерелгән сатып алу тәҗрибәсе бар инде. Хәтерлисездер, 2018 елда бильярд өстәлләре, 2019 елда – триммерлар, узган кыш – кар чистарту машиналары сатып алган идек, хәзер телевизорларга ия булдык. hәр авылда оста бильярдчылар булуын төгәл беләм, алар клубка килеп уйныйлар, аралашалар, үзара ярышалар. Триммерларныӊ эшен бәяләргә өлгердек инде, кайсы авылга барсаӊ да күӊел күтәрелә, бөтен җирдә үләннәр кистерелгән, чиста, матур, урамнар җыештырылган. Якын киләчәктә мәктәпләргә дә триммерлар сатып алырга планлаштырабыз. Шулай ук мәдәният учреждениеләренеӊ матди-техник базасын баетырга кирәк. Бүген без телевизорлар сатып алдык, өстәл уеннары, шахмат алу планлаштырылган, — диде Хәлил Газбулла улы hәм барысына да бердәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
— Мондый бүләк, әлбәттә, безне бик шатландырды. Телевизор клубта яки китапханәдә лаеклы урын алыр дип уйлыйм. Бездә Печмень авылы, печменьлеләр тарихы турында Бөек Җ иӊүнеӊ юбилеена багышланган электрон форматта бик күп материал әзерләнгән. Телевизор халык өчен чаралар оештыруныӊ тагын бер мөмкинлеге булыр дип уйлыйм. Зур рәхмәт, без бик шат, — дип билгеләп үтте Печмень авыл җирлеге башлыгы Лидия Мәсхүт кызы Жуйкова.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *