Якташыбыз Алина Аптукова — «Татар кызы — 2015»

Конкурсның финалы 16 октябрьдә Чиләбе шәһәрендә узды. Көньяк Урал башкаласында Чиләбе, Төмән, Түбән Новгород, Ульяновск, Кемерово, Томск өлкәләреннән, Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Марий Эл республикаларыннан һәм Пермь краеннан унике кыз көрәш алып барды. Аларның чыгышларын мәртәбәле жюри бәяләде. Бу уңай белән Чиләбегә Татарстан Республикасы премьер-министры Илдар Халиков, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов килгән иде. Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы рәисе, «Татар кызы» конкурсы оештыру комитеты җитәкчесе Лена Колесникова Бөтенрәсәй конкурсының Татарстан Республикасы һәм Чиләбе өлкәсенең бердәм эше нәтиҗәсе булып торуын билгеләде.
Конкурсант кызлар матур чыгышлары белән тамашачыларның көчле алкышларын, соклануын һәм мәхәббәтен яулады. һәрберсе зур талантка ия булуын раслады, җиңүгә омтылышын күрсәтте. Конкурсны бик матур, якты төсләргә бай шоу бизәде, анда Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Голос» проекты финалистлары Эльмира Кәлимуллина һәм Сәидә Мөхәмәтҗанова, башка популяр артистлар катнашты.
Конкурсант кызларның һәркайсы номинацияләрдә җиңүче булды. Безнең Алина Аптукова «Иң гүзәл кыз» номинациясендә махсус бүләк алды. Иң камил кыз, иң нурлы йөзле кыз, иң тырыш кыз, сандугач кыз, иң серле кыз, иң уңган кыз… Бу исемнәр үзләре үк кызларга нинди зур сынау үтәргә туры килүе хакында сөйли.
Алина Аптукова «Татар кызы-2015» Бөтенрәсәй конкурсында җиңүе өчен Златоуст шәһәре ювелир осталары эшләгән кыйммәтле таҗ һәм «Лада-Гранта» автомобиле белән бүләкләнде. Түбәнавыл кызы, Казан музыка училищесын тәмамлап, хәзер Барда балалар сәнгать мәктәбе вокал укытучысы, җырчы, «Татар моңы-2012» конкурсы лауреаты Алина Әдһәм кызы Аптукованы зур җ иңүе белән котлыйбыз, киләчәктә яңа җиңүләр, барлык хыялларының тормышка ашуын телибез.
Фото с сайта Конгресса татар Челябинской области


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *