Тәвәккәл, мобиль, актив булырга

Тагировы и Абраковы - молодые педагоги Бардымской гимназии
Бу язмабыз Барда гимназиясендә эшләүче яшь көчләр – яшь педагоглар гаиләләре турында. “Ел укытучысы – 2017“ район конкурсында Альберт Рафаэль улы hәм Алина Даян кызы Таhировлар уңышлы чыгыш ясадылар, ә Салават Дамир улы Абраков абсолют җиңүче булып танылды.
Тынгысыз hәм җаваплы саналган укытучы hөнәре яшьләрдә популяр санала, мәктәп тәмамлаучыларның күп өлеше педагог hөнәрен сайлый.
— Эшебезне яратмасак, эшли алмас идек. Балаларны яратканга күрә бу hөнәрне сайладык. Беренче сентябрьне түземсезлек белән көтеп алабыз, укучыларыбызны сагынабыз. Алда безне нинди яңалыклар көтә икән дип дулкынланабыз да, — диләр Таhировлар.
Алина Даян кызы 2 В класс укучыларының класс җитәкчесе, гимназиядә өченче ел гына эшли. Шуңа да карамастан, быелның февралендә район укытучылар конкурсында “Яшь педагог“ номинациясендә беренче урын яулады ул. Башта Оса педагогия училищесында, аннан Пермь дәүләт гуманитар педагогия университетында (элеккеге педагогия институты) укый Алина. Аның тормыш иптәше Альберт Рафаэль улы балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә футбол буенча тренер. Балалар белән инде унберенче ел шөгыльләнә. Чайковский сәнәгать-гуманитар колледжын, Урал квалификация hәм белем күтәрү институтының Түбән Новгород физкультура институтын тәмамлаган. Район укытучылар конкурсында “Социаль-педагог“ номинациясендә III урын яулый. “Ел кешесе – 2016“ конкурсында уңышлы катнаша, “Ачыш“ номинациясендә I урынга лаек була. Быел педагогларның август киңәшмәсендә край Мәгариф министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнә.
— Укытучы булу өчен заман сулышын тою, тәвәккәл, мобиль, актив, энергияле булырга кирәктер ул. Балалар алдында зур җаваплылык хисе кичерәбез. Дәрес материалын үзләштергәннәрме, юкмы дип борчылабыз. Шәхес буларак, уңышлы, максатчан, тәрбияле, гыйлемле булсыннар дип тырышабыз. Ярдәмнәре өчен ата-аналарга рәхмәтебез зур, — диләр Таhировлар.
— Футбол буенча тренер буларак, балаларның бердәмлеген теләр идем. Бер команда, бер гаилә була белсеннәр, бер-берсенә булышсыннар, якласыннар, авыр минутларында ташлап калдырмасыннар, — дигән теләген белдерде Альберт Рафаэль улы.
Икенче яшь гаилә — Салават Дамир улы hәм Розалина Даниф кызыАбраковлар мәктәптә икесе дә сигезенче елларын башлаганнар, Барда гимназиясендә өченче елларын эшлиләр. Алар Оса педагогия училищесында укыганнар, алга таба белем алуларын Пермь югары педагогик уку йортларында дәвам иткәннәр. Хәзерге вакытта Салават Дамир улы 3В сыйныфны, ә Розалина Даниф кызы 3Г сыйныфны җитәклиләр, инглиз теленнән белем бирәләр.
— Минем әнием Үдик мәктәбендә тәрбияче булып эшли. Укытучы булуыма шул да этәргәндер. Инглиз теле буенча белемебезне баеттык. Укучыларыбыз кешелекле булсыннар, алган белемнәрен киләчәктә дә куллансыннар иде, — ди Салават Абраков.
— Укучыларымның әти-әниләренә зур рәхмәт, hәрвакыт ярдәмнәрен тоябыз. Яшь булуыбызга карамастан, балаларын безгә ышанып тапшырдылар, — ди Розалина Абракова.
— Әгәр классыгызда нинди дә булса тәртип бозу очрагы булса, бу мәсьәләне ничек хәл итәр идегез? — дип сорыйм яшь белгечләрдән.
— Моны бөтен класска сиздермичә, индивидуаль эшләр идем. Әгәр дә кирәк булса, ата-аналарны да җәлеп итәргә мөмкин, — дип җавап бирде Алина Таhирова.
— Әгәр балалар дәрестә шаярсалар, тыңламасалар…
— Дәрес кызык булса, укучылар шаярмыйлар, аларның моңа вакытлары калмый, — диде Алина Даян кызы.
Безгә яшь белгечләрнең киләчәккә планнары да кызыклы булды.
— Конкурсларда катнашасыбыз, профессиональ яктан үсәсебез, дәрес алып баруның яңа формаларын кулланасыбыз килә. Барда гимназиясе укучыларын районда гына түгел, крайда да белсеннәр, үзебезне яхшы яктан таныту өчен тырышырга кирәктер, — дип өстәде Салават Дамир улы.
— Балалар сәламәт булсыннар, спорт ягыннан да уңыш яуласыннар иде, — диде Альберт Рафаэль улы.
— Коллективыбыз бик яхшы. Күп стажлы укытучыларга мөрәҗәгать иткәндә ярдәмгә киләләр, өйрәтәләр, дәресләргә дә керәбез. Рәхмәт аларга, — диләр яшьләр.
— Педагогик гаиләләр күбрәк булса, яхшырак булыр иде. Бер кызыксыну өлкәсе, бер эшчәнлек тармагы, — дип тә өстәделәр алар.
Менә шундый эшлекле яшь гаиләләр хезмәт куя коллективта. Укытучылар көне белән котлап, ышанычлы адымнар белән hаман алга баруыгызны, үз эшегезнең осталары булуыгызны телисе килә.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *