Үрнәк гаилә

Примерная семья Адутовых - Уймуж

Актив тормыш рәвеше алып баручы Рафикъ абый hәм Мөслимә апа Адутовлар авылларыныӊ хөрмәтле затлары. Хәзер алар лаеклы ялда, тыныч гомер кичерәләр. Рафикъ Миргалим улы гомер буе шофер була. Бөтен төр техникада эшли, хезмәтен намус белән башкара. Ярышларда җиӊү яулый, мактау грамоталары hәм дипломнар, медальләр, 1977 елда III дәрәҗә “Хезмәт даны“ ордены белән бүләкләнә. Ә Мөслимә Гафур кызы башта балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша, аннан мөдир булып билгеләнә hәм 2007 елда пенсиягә чыкканчы эшли. — Үзем Усаклы авылыннан, 1966 елда Пермь

Подробнее

Бик күӊелле яшибез

Уймужевский клуб с 2006 года работает в здании бывшего сельского поселения, здесь же расположено почтовое отделение. Работники культуры встретили нас на улице в национальных костюмах.

Уймуж авыл клубы 2006 елдан элеккеге авыл поселениесе бинасында эшли, биредә үк почта бүлеге дә урнашкан. Мәдәният хезмәткәрләре милли киемнәрдә безне урамга ук чыгып каршы алдылар. Методист Илзирә Имайкина (рәсемдә сулда) мәдәният өлкәсендә 8 ел эшли, үзе гармунда уйный, җырлый да. Ул Үдик авылыннан Уймужга килен булып төшкән. Хезмәткәрләр көче белән бу җәен клубта косметик ремонт үткәрелгән — түшәм, стена hәм идәннәр буялган, монда тамашачыларны җәлеп итәрлек дәрәҗәдә бик күркәм. Үзләре теннис өстәле хәстәрләгәннәр, уйнарга яшьләр дә, өлкәннәр дә җыела

Подробнее

Эшләсәӊ, яшәргә була

Одна из них - Эдуард и Розалия Каримовы

Бу авылда яшь гаиләләр дә матур яши. Шәхси хуҗалыкларында терлек карап, балалар тәрбияләп яшәүче уӊган гаиләләрнеӊ берсе Эдуард hәм Розалия Кәримовлар. Гаилә 2003 елда төзелгән, хәзер аларныӊ ике баласы бар. Балалар икесе дә Федорки мәктәбенеӊ 9ынчы hәм 4енче классларында укыйлар, яхшы билгеләргә өлгерәләр. Кәримовлар 2006 елдан яӊа йортта яшиләр. Хуҗалыклары зур: 3 сыер hәм 3 бозау, 6 сарык, 2 кәҗә бәтие, тавыклар, 3 песи, 3 эт hәм 2 попугай асрыйлар. Ә җәй айларында 30ны бройлер тавыклары караганнар. Сыерларыныӊ исемнәре дә

Подробнее

Сәнгатькә hәм китап укуга гашыйк Кәримовлар

Еще одна достойная семья - Рафик Ахатович и Сания Насибулловна Каримовы.

Шулай ук хөрмәткә лаеклы гаиләләрнеӊ берсе – Рафикъ Әхәт улы hәм Сания Нәсибулла кызы Кәримовлар. Алар инде 52 ел бергә, 5 бала тәрбияләп олы тормышка аяк бастырганнар. Рафикъ абый 1962 елда Оса зооветеринария техникумын тәмамлап туган колхозына кайтып ветеринар-фельдшер булып урнаша, 2001 елда лаеклы ялга киткәнчегә кадәр hөнәренә тугрылык саклый. Әле хәзер дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә каршы килми. “Аннан оста кеше юк“, — диләр якын-тирәдә. Рафикъ абыйныӊ әтисе дә ветеринар булып эшләгән. — Элек мал күп, Кодаш сарык фермасында

Подробнее