Матурлык — ул сәламәтлек

Федор Васильевич hәм Валентина Николаевна хуҗалыгын hич икеләнмичә үрнәк хуҗалыклар исемлегенә кертергә була. Бу гүя икенче чынбарлык: бар нәрсә шулкадәрле заманча, пөхтә, авылда булуыӊны да тоймассыӊ. Минемчә, Бардада да мондый бакчаны гел күрергә мөмкин түгел. Күз алдыгызга китерегез, түтәлләр барысы да озак саклансын өчен махсус состав белән сыланган такта белән каймаланган, алар арасыннан яланаяк йөрергә була – шулкадәрле бар нәрсә чиста. Сарымсак сабаклары солдатлар кебек басып тора, җир җиләгенеӊ hәр куагы үз урынында. Петунияләр санап бетергесез: күк, кызыл, ак төслеләре

Подробнее

Бер бөтен сыман…

Безнеӊ беренче тукталышыбыз Шермейкада, монда уӊайлы йортта Абрамовлар гаиләсе яши. Михаил Иванович hәм Валентина Анатольевна күптән инде лаеклы ялда, икесе дә хезмәт ветераннары. Гаилә башлыгы җирле совхозда, аннары озак еллар ”Пермдорстрой“ ОООсында эшләгән, аныӊ стажы 42 ел. Җирлек башлыгы сүзләренчә, Михаил Иванович оста токарь, hәм бүген күршеләре станокта нәрсә дә булса ясарга сорап мөрәҗәгать итсә, ул беркайчан да кире какмый, ярдәм итә. Валентина Анатольевна пешекче hөнәрен үзләштергән, белгечлеге буенча балалар бакчасында эшләгән, күпмедер вакыт бала караучы булган, ә соӊгы 14

Подробнее

Ирешелгәннәрдә тукталмаска

Барда районыныӊ төньяк-көнчыгышында урманнар, басулар hәм елгалар тирәсендә Шермейка авыл җирлеге урнашкан. Биредә кешеләр табигать кануннары буенча хезмәт куялар, кая карама, бар җирдә чисталык, тәртип, ә йортлар hәм административ биналар җирле әйләнә-тирәгә кертеп ясалган сыман. Җирлекнеӊ тугыз торак пунктында 509 кеше яши, аларныӊ яртысыннан күбе – эшкә яраклы яшьтәге кешеләр, калганнары пенсионерлар hәм балалар. Җирле мәктәптә 26 бала укый, тагын 15 сабый – мәктәпкәчә яшьтә. Хезмәт урыннары белән биредә кыен, ләкин тырыш, эш сөючән кешеләр үз урыннарын таба. Берәүләр —

Подробнее