Халык сәламәтлеге сагында

Фельдшером здесь работает Раузалия Курбановна Абракова.

Кодашта модуль тибындагы яӊа фельдшерлык-акушерлык пункты узган елда ачыла. Аӊлашыла ки, авыл халкы өчен бу шатлыклы вакыйга була. Биредә фельдшер булып Раузалия Корбан кызы Абракова эшли. — 2020 елныӊ февралендә халыкны яӊа ФАПта кабул итә башладык. Үзем Үдиктә яшим, Байавыл, Кодаш, Чувашай авылларында яшәүчеләргә медицина хезмәте күрсәтәм. Лицензиябез бар, чакыруларга йөрибез, прививкалар ясыйбыз, балаларны hәм өлкәннәрне өйләренә барып карыйбыз. Бер яшькә кадәр балаларга диспансеризация ясыйбыз. Өлкәннәргә дә диспансеризацияне монда үткәрә башлыйбыз hәм алга таба үтү өчен район больницасына җибәрәбез. Киләчәктә

Подробнее

Туган нигезнең җылысын тоеп

Гүзәлия Сәетгали кызы hәм Марс Муллаәхмәт улы Рахмангуловлар Ленин урамында яшиләр. Гаилә башлыгы туган авылында, туган нигезендә оя кора. Ялларда hәм бәйрәмнәрдә балаларын, оныкларын каршы алып кадерләп озатып кала алар. Рахмангуловлар 1981 елда өйләнешәләр, инде 38 ел бергә. Марс Муллаәхмәт улы урта мәктәп тәмамлаганнан соң Пермьдә Сверд-лов исемендәге заводта эшләп алырга өлгерә. Саратов өлкәсе Энгельс шәhәрендә ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткач механизатор белгечлеге ала. Яшьләр башта Пермь шәhәрендә яшиләр, аннан Кодашта яшәүче әниләренә хуҗалык алып барырга ярдәм итәр өчен авылга

Подробнее

Хәзер оҗмахта яшибез

Фарид Билалович и Уммугульсум Шариповна Ильмашевы посвятили свою жизнь родной земле, оба - ветераны труда.

Кодаш авылында үрнәк хуҗалык тотучы өлкән гаиләләр арасында Илмашовлар гаиләсе бар. Фәрид Билал улы hәм Өммегөлсем Шәрифҗан кызы гомерләрен туган җиребезгә хезмәт итүгә багышлаганнар, икесе дә хезмәт ветераннары. Бу хуҗалыкка аяк басу белән биредә кайгыртучан, тырыш гаилә яшәгәнлеге ачык чагыла. Бар җирдә төзеклек, тәртип. Зәңгәр төстәге иркен йортның хуҗасы Фәрид абый 1973, 1975 елларда социалистик ярыш җиңүчесе булып танылган, халык хуҗалыгы үсешендә ирешкән уңышлары өчен бүләкләнгән зат. Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары (ВДНХ — автордан) баш комитетының бронза медаленә дә лаек

Подробнее

Ватанпәрвәр зат

Эта статья посвящена автору книг «Рэхмэт сезгэ, укытучылар» и «Бэкин тау батырлары» - уроженке д. Кудаш Фаиме Мубараковне Газизовой.

Бу мәкаләбез “Рәхмәт сезгә, укытучылар“ hәм “Бәкин тау батырлары“ китаплары авторы – Кодаш авылында туып-үскән Фәимә Мөбарәк кызы Газизова турында. Туган авылының уңган, булган кешеләре белән дә безне ул таныштырды. Рәхмәт Сезгә, Фәимә апа! 42 ел гомерен балаларга белем hәм тәрбия бирүгә багышлаган бу зат Кодаш башлангыч, аннан Бай-авыл җидееллык мәктәпләрендә укый. 9 яшендә әтисе үлгәч, белем алуы тагын да кыенлаша. Күп авырлыклар күреп 1959 елда Барда урта мәктәбен тәмамлый: “Интернаттагы ачлы-туклы көннәр онытылмый“, — ди ул еллар узгач та.

Подробнее

Хезмәтемне яратам

Культорганизатором Кудашевского клуба работает Физуна Фатхулловна Рахмангулова

Авыл клубы алды балалар тавышыннан гөрләп тора иде, бер төркем малайлар hәм кызлар мәйданчыкта уен белән мәшгуль. Узган елда яшәү урыны буенча балалар өчен мәйданчык эшләнгән булган, күренеп тора, сабыйларга бу урын бик ошаган. Кодаш авылы клубында культ-организатор булып Физүнә Фатхулла кызы Рахмангулова эшли. Хезмәтен озак еллар башкара ул. Клуб эче төрле эчтәлектәге стендлар, альбомнар белән баетылган: “Сүнмәс дәрт“, “Җир куенында сакланган серләр“, “Кодаш халкы тылда hәм фронтта“, “Кодаш авылыннан чыккан талантлар“, “Алар Ватан сагында торалар“, “Иң яхшы спорт гаиләсе“,

Подробнее