Яктылык өләшеп…

Антонина Павловна КурочкинаЯрты гасыр инде күп райондашларыбыз истәлекләрдә, хатирәләрдә генә безнең белән бергә яшиләр. Фашизмны җиңеп кайтыш, намуслы хезмәт белән гомер кичереп, арабыздан китеп баручылар байтак. Соңгылары арасьшда безнең остазыбыз — Социалистик Хезмәт Герое Антонина Павловна Курочкина да бар.
Ул 1921 елның 25 июнендә Мари-Эл Республикасында туган. Хезмәт юлын 1940 елда Йошкар-Олада фельдшер-акушерлык мәктәбен тәмамлагач башлый, яшьлеге сугыш елларына туры килә аның.
1941 елның 1 июлендә үзе теләп фронтка китә яшь кыз. Укчы дивизиядә хәрби фельдшер була ул. Ничәмә-ничә кат сугыш кырыннан нәфис иңнәренә әзмәвердәй егетләрне салып ут эченнән алып чыга, яраларын бәйли, ә соңыннанрак исә үзе дә операцияләр ясап, гомерләрен саклап кала. Үлем белән яшәү бер мизгел генә икәнен 1017 нче полк составында сугышларда катнашканда да бер генә тоймый ул. Дошманның һава һөҗүме артыннан, танклары, механикалашгырылган моточастьләре ажгырып өсләренә бер генә килми аларның. Бөтен тирә-юньне шартлаулар тетрәтә, төтен, тузан каплый, әйтерсең лә, пәри туе уза. Ә аннан… һәр җирдә хәрәкәтсез гәүдәләр генә аунап кала. Бер мизгелдә сугыш машинасы имгәткән яшь гомерләрне кызганып, бер генә еламагандыр кыз бала. Үлем белән көн дә йөзгә-йөз очрашуы җиңел нәрсә түгел бит.
1942 елда 285 нче укчы дивизия каты сугышлар алып барганда Антонинаны партия сафларына алалар. Нәкъ шул чакта траншеяда мәшхәр башлана. Аның партбилетының кызыл төсе шушы мәшхәрдә каннары коелган сугышчыларның мәңгелек истәлеге булгандыр, мөгаен. Шуның өчен бу исемгә лаеклы булырлык итеп яшәргә тырышкандыр. Авыр поход шартларында зур сынаулар уздырып, төрле кичерешләр, авырлыклар аша үткәреп, сугыш аның эчке рухи дөньясын һәм характерын да үзгәрткән. Сугышта күпне күргән булуы аның һәр адымында, хәрәкәтендә, хәтта йөз чалымнарында да чагыла иде.
Менә алгы сызыкта безнең артиллеристлар дошманга каршы ут ачалар. Кинәт наводчик җиргә ава, аның урынына икенче сугышчы баса. Ләкин ул бер мәртәбә дә ата алмый кала, дошманның авыр танкы аларның пушкасын җиргә сең дерә. Антонина яралы наводчикка ярдәм күрсәткән вакытта сулдан тагын дошманның ике танкы килеп чыга. Безнең солдатлар бу танкларны граната белән туктатырга азапланалар, ләкин дошман техникасы көчлерәк була. Танктан атылган ядрә якында гына шартлый. Менә шул чакта көчле контузия ала да инде Антонина. Госпитальдән соң кызның сәламәтлеге яңадан фронтка яраклы булмаганлыктан, медицина капитаны булып 1943 елның декабрендә тылга кайта һәм яраткан эшен дәвам итә.
1950 елда мединститутны тәмамлап, 1952 елдан баш врач булып эшләү дәверендә сәламәтлек саклау өлкәсендә зур тырышлык куя. Районда гына түгел, өлкә күләмендә дә билгеле бер урынны биләп торган кабатланмас көчле ихтыярлы шәхес иде, дисәм, һич ялгышмам.
Сәламәтлек саклау тармакларының эшен яңартып, авыруларга югары, ышанычлы һәм яхшы сыйфатлы ярдәм күрсәтүне тәэмин итте. Районда социаль проблемаларны хәл итүгә, хезмәткәрләренең эш һәм көнкүреш шартларын яхшыртуга ул күп көч куйды. Трахоманы бетерүдә, яңа туган балаларның үлем очракларын булдырмауда зур өлеш керткәне өчен хөкүмәтебезнең иң югары бүләкләренә — 1961 елда Ленин орденына, 1965 елда Ленин ордены белән бергә алтын медальгә һәм Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булды.
Ә тере Герой Антонина Павловна Курочкина белән эшләү минем өчен үзе бер онытылмас хатирә. һичкайчан ачу саклый белмәгән, үтә җаваплы, гаҗәеп ярдәмчел, эчкерсез, шат күңелле, өлгер кеше иде ул. Юкка гына район халкы аны зурлап «Безнең Антонина» дип дәшмәгәннәрдер. Ә врачлар өчен ул иң ихтирамлы остаз булды. Шулай тирә-яктагыларга нур таратып, үзе сүнә барды ул. Башкаларга яктылык өләшеп, үзең януга ни җитә!
Фәгыйлә ЮЛЫШЕВА, Барда авышы.
(«Таң» газетасы, 6 май, 1995 ел).


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *