Якты гомер

С родственниками супруга. Мунира Амирханова - справа
С родственниками супруга. Мунира Амирханова — справа

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!
Султанай мәдрәсәсенә багышланган теманы дәвам итеп, Мөхәммәтгата хәзрәт Мансуровның якын туганы – улы Миргалимнең кызы Мөнирә Мансурова-Әмирханова турында язма тәкъдим итәбез. Мәкалә 1984 елның август аенда дөнья күргән “Азат хатын“ журналыннан күчереп басыла. Авторы – Мөнирә Әмирханованың ире Фатих Әмирхан. Икенченең туганы – тарих фәннәре кандидаты Равил Әмирхан.
Сүз уңаеннан, бу мәкалә редакциягә “Гата хәзрәтнең туганнары бармы икән, булса, алар кемнәр?“ дип мөрәҗәгать итүчеләргә мәгълүмат та булыр иде дип ышанабыз.
Мөнирә Миргалим кызы 1989 елда, аның кызы Гөлнара (1926 елда туган) 2013 елда Казан шәhәрендә, икесе дә 87 яшьләренә җитеп вафат булалар. Рәсемдә сез Мөнирә Әмирханованың кызы Гөлнараны үзенең кызы Ләйлә янәшәсендә күрәсез.
Бу язманы hәм фотоны редакциягә китерүе өчен Мөнирә Миргалим кызының Түбәнавылда яшәүче туганы Ләбибә Шамил кызы Зимасовага рәхмәтебезне җиткерәбез.
Сездән Султанай мәктәп-мәдрәсәсе белән бәйле истәлекләрегезне, язмаларыгызны көтеп калабыз.
Мөнирә Мансурова 1902 елның 14 (27) июнендә элекке Пермь губернасы, Оса өязе, Солтанай авылында туа. Аның мөгаллим әтисе, Миргалим агай революциягә кадәрге чорда “бәхет эзләп“ ярты Россияне урарга мәҗбүр була.
Мөнирә 1910 елда укырга керә, 5 нче класстан ук татар кызлары мәтәбендә укучыларга рус теле укыта башлый, репетиторлык вазыйфасын үти. Соңрак Семипалатинскида казах малайларына рус теле дәресләре бирә. 1917 елда әбисе гаиләсендә Чистайда торганда да кызлар мәктәбендә балаларны русча өйрәтә. “Рус теле бик кадерле иде ул вакытларда, чөнки татарлардан русча укый-яза белүчеләр әллә нигә бер генә очрый иде“, — дип искә ала Мөнирә апа.
Миргалим абзый Октябрь революциясен хуплап каршы ала, Совет властена бирелеп, җирле советларда җиң сызганып эшли. Бу, әлбәттә, байчураларга ошамый. Шәhәргә аклар керүдән файдаланып, мөгаллимнең квартирасын тулысынча туздыралар, талыйлар, әмма үзен тотып өлгерә алмыйлар, Миргалим абзый качып китә… Аклардан кача-поса төрле авылларда сугылып йөргәннән соң, Мөнирә белән әнисе Җүәйрә апа да Каҗмакты исемле авылга (Бардага) барып урнашалар. Биредә алар икәүләшеп балалар укыталар. Ләкин аклар монда да бәреп керәләр. Миргалим абзый исә, төрле эзәрлекләүләрдән көч-хәл белән котылып, Семипалатинскига барып урнаша hәм җәмгыяте хәйрия приютында укыта башлый. Хатыны белән кызы да шунда юнәләләр. Миргалим абзый үлгәнче приютта hәм шәhәрнең башка мәктәпләрендә эшли, үзенең мөгаллимлек вазыйфасын намус белән үти. (Әтисе Миргалим Мөхәммәтгата улы 1921 елда, 42 яше тулар-тулмас, тиф авыруыннан вафат була).
Гражданнар сугышының дәhшәтле сулышы үзен Семипалатинскида да бик ачык сиздерә. Шәhәр кызыллар белән аклар арасында кулдан-кулга күчеп тора. 1919 елның декабрь ахырларында кала аклардан бөтенләй тазартыла. Мөнирә биредә гимназиядә укуын дәвам иттереп, 8 классның яртысын тәмамлый. Бу вакытта шәhәрдә 7 класслы икенче мәктәп ачыла, Мөнирәне hәм аның иптәшләрен бу мәктәптә тагын ярты ел укыталар да гимназиянең тулы курсын тәмам итү турында таныклык тапшыралар. Вакыты өчен төпле-нигезле белемгә ия булган Мөнирә шуннан соң ныклап торып укытучылык эшенә керешә.
Ул берникадәр вакыт Семипалатинскиның 11 номерлы мәктәбендә рус теле укыта. Озакламый Мөнирә гаилә тормышына аяк баса hәм тормыш дулкыннары аны Казанга алып килә.
Аның педагогик эшчәнлегенең җитди адымнары ил күләмендә культура революциясе колач җәйгән чорга туры килә. 1921-1925 елларда ул Казанның 12 нче урта мәктәбендә башлангыч класс балаларына белем бирә. Яшь педагог биредә үзенең тыйнаклыгы, тырышлыгы, балаларга булган аналарча мөнәсәбәте белән бик тиз арада ышаныч hәм ихтирам казана. 1925 елда аны акылга зәгыйфь балаларны тәрбияләү hәм укыту өчен махсус өлкә мәктәбенә җибәрәләр. Яңа урында ул кыен, җаваплы, ләкин кешелекле эшкә зур дәрт белән керешә. Мөнирә Миргалимовна зәгыйфь балалар организмында бара торган үзенчәлекле физиологик процессларның табигатен, аларның психологиясен, сәләтен, омтылыш, мөмкинлекләрен җентекләп өйрәнә. Башлангыч класс укытучысыннан ул башта завуч, аннары директор дәрәҗәсенә күтәрелә. Шәхси тормышында да мәшәкать кимеми: Мөнирә ханымның бер-бер артлы улы Булат hәм кызы Гөлнара дөньяга килә.
Дочь Муниры Амирхановой Гульнара (справа)
Дочь Муниры Амирхановой Гульнара (справа)

1929 елда, махсус мәктәп Казаннан Свияжскига күчерелгәч, Мөнирә ханым да, гаиләсендәге зур кыенлыкларга карамастан, шунда юнәлә hәм аны 1932 елга кадәр җитәкли. Биредә ул “бетсен наданлык“ җәмгыятенең актив члены, интернат тибындагы мәктәпнең методик секция җитәкчесе була. Зәгыйфьләр мәктәбен идарә итү чорында мәктәп hәм Мөнирә Миргалимовна үзе, балалыкны саклау буенча иң нәтиҗәле эш күрсәткән өчен, Бөтенсоюз балалар йортлары конкурсында премиягә лаек була. 1932 елны Татарстан мәгариф комиссариатының карары буенча ул Казандагы 49 нчы интернациональ мәктәпкә татар классларында укыту өчен күчерелә. Тиздән бу класслардан мөстәкыйль мәктәп оешкач, Мөнирә Миргалимовна анда завуч итеп билгеләнә. Ул биредә рус теле, география укыта, мәктәпнең аякка басуы, үсүе өчен зур көч куя. Бу чорда (1934-1939 еллар) үтә җаваплы, катлаулы эш алып баруына карамастан, ул Казан педагогия институтының кичке бүлегендә укый hәм аны географ буларак тәмамлый. 1939-40 елларда Мөнирә ханым Ленин исемендәге заводның hөнәр училищесында эшли.
Бөек Ватан сугышы башлангач, республиканың авыл районнарына Казаннан 25 укытучы җибәрелә. Алар арасында Мөнирә Әмирханова да була. Улын фронтка озатып, өйдә авыру ирен hәм карт әнисен калдырып, ул кызы белән Зәй районына юнәлә hәм, мәктәпләр инспекторы буларак, район уку йортларында уку-укыту процессын оештыру эшенә чума. Тиздән аны Татнаркомпросның мәктәпләр буенча инспекторы итеп билгелиләр.
Аның “Ушинский халык укытучысы турында“ дигән хезмәтенә профессор Шимбираев югары бәя бирә…
Үзенең 40 елга якын педагогик эшчәнлеге дәверендә Мөнирә ханым дистәләгән мактау кәгазьләре, рәхмәтләр, премияләр ала. 1947 елда аңа РСФСР Мәгариф министрлыгының “Халык мәгарифе отличнигы“ значогы тапшырыла. 1948 елда аның исеме ТАССР мәгариф министрлыгының Мактау кенәгәсенә кертелә. Соңрак ул хезмәт Кызыл Байрагы ордены hәм Ленин ордены белән бүләкләнә…
Мөнирә ханым 1957 елдан ялда. Әмма ул бүгенге көнгә кадәр республиканың культура, мәгариф проблемалары белән кызыксынып яши, аның уңышларына шатлана, үзенең бай тәҗрибәсен яшь буынга мирас итү өчен тырыша.
Р. Әмирхан.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *