Таныклык акчалары — ипотекага

Среди счастливых получателей государственной поддержки - и чета ЗимасовыхБарда муниципаль округы администрациясе эшчәнлегенеӊ төп бурычларыныӊ берсе – яшь гаиләләрнеӊ торак шартларын яхшырту.

Быел төрле программалар кысаларында 51 гаиләгә таныклык тапшырылды hәм алар үзләренеӊ торак шартларын яхшырта алды. Дәүләт ярдәменә ия булучы парларныӊ берсе – Зимасовлар гаиләсе. Миӊа Нәфис Әдип улы белән Эльвина Нурфаил кызы йортында булу hәм бу искиткеч гаилә белән якыннан танышу бәхете елмайды.

Зимасовлар йорты дөнья ыгызыгысыннан Барда урамнары hәм тыкрыклары арасында яшеренгән сыман, без аны тиз эзләп тапмадык.

Тик якынрак килгән саен, хуҗалар йортны яратуын аӊлыйсыӊ, чөнки монда барысы да вак-төяккә кадәр уйланылган: автоматик капкалы гараж, ә ишек төбендәге баскыч түбә астында, шуӊа күрә ул кышын бозланмый, ә җәен аяк киеменә яӊгыр суы эләкми. Безне инде яшь әти-әни hәм аларныӊ сабыйлары каршы ала.

— Мин Акбашта туып-үстем, тормыш иптәшем – Түбәнавылдан, без 2013 елдан бирле бергә. Безне ерак туганнар таныштырдылар. Башта “Вконтакте” социаль челтәрендә языштык, бер айдан соӊ очраштык hәм бер-беребезне ошаттык, ә бер елдан соӊ бөтенләй аерылмаска булдык. Бүген без ике баланыӊ: Эльмир hәм Эльминаныӊ бәхетле әтиәнисе. Алар икесе дә балалар бакчасына йөри, кызыбызга февральдә ике яшь, ә улыбызга шушы көннәрдә җиде яшь тула, киләсе елга ул бе-ренче класска барачак, — дип әӊгәмәне башлый хуҗабикә.

Гаилә башлыгы сүзләренчә, ул полициядә юл-патруль хезмәте инспекторы булып эшли, аныӊ тормыш иптәше – коррекция мәктәбендә технология укытучысы. “hәр буш минутны якыннарыма, өемә багышларга тырышам. Кышын бөтен гаиләбез белән “ватрушка”да таудан шуарга барабыз, кичләрен өстәл артында җыелабыз, көн яӊалыклары белән уртаклашабыз, киләчәккә планнар төзәбез. “Ир-егеткә җитмеш төрле hөнәр дә аз”, — диләр.

Мин моныӊ белән тулысынча килешәм, хуҗа күп нәрсәне белергә тиеш: җылы идән салырга да, җылыту системасын көйләргә дә. Шуӊа күрә буш вакытымда үзем өчен яӊа күнекмәләр үзләштерәм, быел эретеп ябыштыру аппараты сатып алдым – кулланырга өйрәнәм, чәчәкләргә киштәләр, икенче катка баскыч ясадым. Гомумән, без килешеп эшлибез: Эльвина дизайнны уйлап таба, ә мин аныӊ хыялларын тормышка ашырам”, — дип кушыла әти кеше 2016 елда Зимасовлар йорт сатып алганнар, ул чакта ул тәрәзәсез hәм ишекләрсез “тартма” гына булган. Ел дәвамында йортны торырлык хәлгә китергәннәр, беренче катта косметик ремонт ясап, шунда күчкәннәр hәм биредә инде өч ел яшиләр. Икенче катта йокы бүлмәләре hәм әниләре өчен бүлмә планлаштырыла, ул анда хоббие — кул эшләре белән шөгыльләнә алачак.

Алынган таныклык акчалары ипотека кредитыныӊ бер өлешен каплауга юнәлдерелгән. Нәфис hәм Эльвина сүзләренчә, торак шартларын яхшыртуга чиратта алар берничә ел торалар hәм узып баручы елда бу озак көтелгән документка ия була алуларын күз алдына да китермиләр, ул алар өчен Яӊа елга чын бүләк була.

Саубуллашканда Эльвина йөзьяшәр картәнисе турында сөйләде. Фатыйма Хаҗи кызы Садыевага 26 декабрьдә 90 яшь тулды. Аныӊ бөтен хезмәт биографиясе Акбаштагы “Заря” колхозы белән бәйле, ул монда озак еллар сыер савучы булып эшләгән. Фатыйма апаныӊ сигез баласы, 20 оныгы hәм 24 оныкчыгы бар, шуларныӊ иӊ өлкәненә 18 яшь. Менә шундый зур, тату гаиләнеӊ бер өлеше булып тора Зимасовлар гаиләсе.

Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Ибраhим Тимганов фотолары.

 


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *