Сәләтләр — чиксез

3 ДЕКАБРЯ в физкультурно-оздоровительном комплексе «Батыр» в рамках декады инвалидов прошел районный спортивный праздник «Только вперед!» для людей с ограниченными возможностями здоровья.“БАТЫР” физкультура-сәламәтләндерү комплексында инвалидлар ункөнлеге кысаларында 3 декабрьдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен округ күләмендә “Бары тик алга!” спорт бәйрәме узды.

Чара “Демография“ милли проекты кысаларында үткәрелде. Коррекция мәктәбе укучылары hәм инвалидлар җәмгыяте әгъзалары составындагы чарада катнашучыларны район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Раушан Таhиров котлады: “Барыбызны да шушы күркәм бәйрәм белән котлыйм. Хәзерге заманда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр күп кенә кыенлыклар белән очраша, бу тирә-як мохитнеӊ кулайлыгы да, спорт белән шөгыльләнүнеӊ уӊайсызлыгы да. Округыбызда спорт өлкәсе актив рәвештә үсә, тиздән инде өстәл уеннары буенча түгәрәкләр ачылачак. Барыгызны да спорт белән шөгыльләнергә, актив яшәргә чакырам, уӊышлар hәм иминлек телим”, — дип билгеләп үтте ул.

Бу көнне hәркем тупны боҗрага ыргыту, дартс, динамометрия, урыннан озынлыкка сикерү hәм гер спорты кебек спорт ярышларында көч сынаша алды. Бәйрәмдә пандемия белән бәйле рәвештә кешеләр күп булмады, 30дан артык кеше килде, шуларныӊ 23е балалар иде. Катнашучылар арасында Надежда Ванкаева да бар иде, ул ишетми, ә тирәюньдәгеләр белән ишарәләр ярдәмендә аралаша hәм сүзләрне бераз иреннәр буенча аӊлый белә, әмма бу хәл безгә танышырга hәм сөйләшергә комачауламады, безгә аныӊ җиӊгәсе ярдәм итте. “Без Озын Яланда яшибез, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ча раларга ел саен киләбез, чөнки бу үзенә күрә бер игътибар билгесе, кешегә тагын нәрсә кирәк? Надежда туганнан бирле ишетми, әмма бу аӊа тулы, кызыклы тормыш белән яшәргә комачауламый. Тормыш иптәше Мәсхут белән алар өч кыз Таня, Роза hәм Ларисаны тәрбияләп үстергәннәр, хәзерге вакытта аларныӊ җиде оныклары бар. Бүген Надежда Самуиловна гер күтәрде, динамометрияне узды, гомумән, ул – спорт яратучы актив шәхес, барлык спорт бәйгеләрендә диярлек уӊышлы катнаша, еш кына призлы урыннар ала, ә узган ел йөзү буенча иӊ яхшысы булды”, — диде Сәвия Батыркаева. Соӊыннан Надежда чара аӊа бик ошавы турында “әйтте” hәм бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерде.

Нәтиҗәдә, төрле ярышларда иратлар арасында беренче урыннарны А.Зимасов, М.Әҗмәтов, Р.Шабаев, хатын-кызлар арасында: Д.Зөбәерова, З.Мөсәгыйтова, Н.Ванкаева, Ф.Кадыйрова, егетләр арасында: Д.Мәсәгутов, Л.Машаев, Д.Батыркаев, И.Рангулов, кызлар арасында: О.Балтаева, Г.Мәксутова яуладылар Раушан Рафис улы сүзләренчә, кышын hәм бигрәк тә пандемия шартларында чараны оештыру hәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне җыю җиӊел түгел. Бүген 65 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша алмады.

Ләкин бернигә дә карамастан, бәйрәм үтте. Шулай ук инвалидлар ункөнлеге кысаларында яӊа ел тамашасын үткәрү көтелә, аны барысы да, бигрәк тә балалар, түземсезлек белән көтә.

Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Ибраhим Тимганов фотосы.

 


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *