Патриотик рухтагы спорт чарасы

“БАТЫР” физкультура-сәламәтәндерү комплексында 6 февральдә 2004-2006 елларда туган егетләр hәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Бөтенрәсәй турниры үткәрелде. “Әфган сугышында вафат булганнар истәлегенә” оештырылган бу ярышларда Пермь краеныӊ Барда, Кунгур, Суксун, Уен, Чернушка муниципаль округлары, Татарстан hәм Башкортостан Республикалары вәкилләре – 80гә якын спортчы көч сынашты. Быелгы бәйге Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруныӊ 32 еллыгына багышланган.

Бөтенрәсәй турнирына яшь көрәшчеләр әле ярыш буласы көнгә кадәр үк килеп урнашты, ара шактый ерак иде. Иртәгесен иртүк әзерлек эшләре башланды: үлчәнүләр, мандат комиссиясе утырышы, жирәбә салу.

Чара “Йолдызчыклар” бию коллективы (җитәкчесе Ализа Туйгильдина) чыгышы белән башланып китте. Барда муниципаль округы администрациясе аппараты җитәкчесе И.Р. Исмакаев, Пермь краеныӊ билбау көрәше буенча федерациясе президенты А.И Амаева, Барда балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Р.Р. Батыркаев, Әфган сугышы ветераннарыныӊ Барда округы комитеты рәисе Ә.М. Мәүликаев турнирда катнашучыларны кайнар сәламләп уӊышлы чыгышлар, җиӊүләр теләделәр.

Бәйгегә Әфган сугышын үтүче якташларыбыз да чакырулы иде.

Әфганстан Республикасында 200дән артык бардалы интернациональ бурычын үтәде, Озын Яланнан Ринат Рәүхәт улы Батыркаевныӊ hәм Байавылдан Наиф Шәриф улы Исмәгыйловныӊ яшь гомерләре өзелде. Бу сугыш хатирәләре hаман безнеӊ күӊелләрдә саклана, hич онытылмый.

Тантананы ачу хөрмәтенә Рәсәй Федерациясе гимны яӊгырады hәм келәмдә бил алышулар башланды.

Көрәшүче спортчыларга сокланып карыйсыӊ, кайберәүләргә җиӊү өчен бик аз вакыт кирәк, бик осталар hәм көчлеләр. Кызлар да егетләрдән калышмыйлар.

Татарстанныӊ баш тренеры Х.Г. Гыйльманов белән сөйләшәбез.

— Ярышка 15 көрәшче – егетләр hәм кызлар алып килдек. Мамадыш спорт мәктәбендә шөгыльләнәбез.

Тренер булып 30 елдан артык эшлим, — диде Хәлим Гәрәй улы.

Башкортостаннан да килүчеләр шактый булды.

— Бардага икенче килүебез. 600 километрдан артык юл үттек, Уфадан соӊ тагын 300 км әле безгә. Күнегүләрне 5 төркемдә алып барабыз, нигездә үзләре килә, әти-әниләре дә китерә. Үзләре теләп килгән балалар яхшырак нәтиҗәгә ирешә.

Билбау көрәшенеӊ үз кагыйдәләре бар, ул ирекле hәм классик төрләргә бүленә. Иреклегә караганда классик стильнеӊ таләпләре кырысрак, кызлар күбрәк ирекле стильне сайлый.

Кагыйдәләр үзгәреп тора, — диде Белорецк районыннан тренер Салават Газиз улы Даутов.

Аныӊ укучысы Эльвина Гаделшина 10 яшеннән көрәш секциясенә йөри. 2019 елда Үзбәкстанныӊ Алмалык шәhәрендә узган ярышта дөнья чемпионы булып таныла: — Миӊа 16 яшь, үзем теләп килдем көрәшкә. Башта биюгә йөрдем.

Бервакыт мәктәптә көрәш баруын күзәтәм. “Алар җиӊә, мин дә булдыра алам бит” дип тотындым. Беренче малайлар белән көрәштем, хәзер кызлар белән. Бүген ике тапкыр чиста җиӊүгә ирештем. Көрәш белән шөгыльләнүемә үкенмим.

Бардага 10 сәгать килдек. Ярышта 3 кыз катнашабыз.

Шул ук республиканыӊ Туймазы районыннан Илнар Шәрипов җиденче ел көрәш белән мавыга.

Спортка тартылуы уку процессына комачауламый икән.

— Көрәшнеӊ барлык төрләре белән шөгыльләнәм, шул исәптән грек-рим көрәше белән дә. Тренерларым икәү: Р.Р. Еникеев hәм Д.В.

Франк. Якшәмбедән кала hәр көн өчәр сәгать күнегүләр эшлибез.

Мәктәптә 4 hәм 5 билгеләренә генә укыйм. Киләчәктә Казанда белем аласым, офицер буласым килә, Пермь крае Кунгур муниципаль округы Яланоч мәктәбе спорт клубы җитәкчесе Ф.Г. Баhаутдинов: — Без 5 кеше килдек, 3 укучы hәм тренерлар. Бер укучым өченче урын алды.

Ә безнекеләр ничек чыгыш ясый соӊ? Барда муниципаль округы данын Төнгүк hәм Үдик урта мәктәбе укучылары яклады. Чайковский физик тәрбия институтын тәмамлап икенче ел эшләүче С.С.

Кодиров:

— Төнгүк урта мәктәбендә физкультурадан укытам, көрәш буенча тренер. Өч егет алып килдек, — диде.

Шул ук уку йортын тәмамлаган А.И. Ибраhимов Үдик урта мәктәбендә бишенче ел эшли, ирекле, милли hәм билбау көрәше белән шөгыльләнә.

— Ярышта бездән дүрт егет катнаша. Тәҗрибә туплыйсыбыз бар әле. Башкортостан, Татарстан спортчылары көчлерәк. Узган елда ике егетебез Казанда Рәсәй беренчелегендә чыгыш ясаган иде, — диде ул.

Бүләкләү тантанасында Әфган сугышы ветераннары: капитан Ш.М.

Тимганов, өлкән прапорщик Җ.С.

Хөсәенов hәм өлкән сержант С.Ә.

Беглов та катнашты. Җиӊүчеләрне уӊышлары белән котлыйбыз.

Үдик мәктәбеннән Денис Савинов үз үлчәү авырлыгында беренче урын алуга иреште, спорт остасына кандидат нормативын үтәде.

Денис Савинов со своим тренером

— Тугызынчыда укыйм, җиденче ел көрәш секциясенә йөрим.

Бүген 4 кеше белән көрәштем, диде яшь көрәшче.

Ахырда тәҗрибәле тренер И.Х.

Бикмөхәммәтовтан край командасыныӊ нинди нәтиҗәгә ирешүе белән кызыксындым. Уен районы (округы) командасы кызлары призлы II, III урын яулаганнар. Барда округыннан Денис Савинов март аенда үтәчәк Рәсәй чемпионатына барачак, яӊа җиӊүләр телибез аӊа! Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

 


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *