Заманча мәгълүмат үзәге

Современный информационный центр
Агымдагы ел үзәк район китапханәсе өчен юбилей елы. Аның оешу hәм үсү тарихы белән укучыларыбыз инде таныш. Ә бүген китапханә ничек яши, нинди уңышларга ирешкән? Шул турыда без китапханә директоры Л.К. Исакова белән әңгәмә кордык.
— Лилия Камил кызы, 100 ел – ул озын яки кыска вакытмы?
— Кемгә ничек. hәр юбилей елы – яңа үрләргә hәм казанышларга тагын бер адым. Ә казанышлар безнең аз түгел hәм без алар белән горурланабыз. Соңгы дистәдә булган үзгәрешләр китапханәбезне дә үзгәрттеләр. Бүген ул китаплар саклау урыны гына түгел, ә укучыбыз ихтыяҗ тойган экологик, хокукый, икътисади, юридик h.б. төр информация үзәге.
— Китапханә бүген нинди яңа хезмәтләр күрсәтә?
— Без льготалы гражданнар категориясенә түләүсез юридик ярдәм, Госюрбюро юристларының скайп аша консультацияләре, өлкәннәрне hәм инвалидларны компьютер белеменә укыту, начар күрүчеләр өчен текстны тавышка күчерүче автоматлаштырылган эш урыны hәм Интернетка чыгуны булдыру, сөйләшүче китап ярдәмендә хезмәт күрсәтү, цифрлы форматта аудио китапларны уку мөмкинлеге тудыру, копия, сканирование ясау, интернетка, Дәүләт хезмәтләре сайтына керү кебек хезмәтләр күрсәтәбез.
— Үзәк китапханә районда беренчеләрдән булып проект эшен башлады. Сезгә hәм укучыларга проектлар нинди мөмкинлекләр ачты?
— Бүгенге көнгә китап hәм укуны популяр итүгә юнәлгән 30 дан күп 1,5 миллионнан артык сумга инновацион проект тормышка ашты. Бу эш безнең өчен мөhим юнәлешләрдә төзелде, күп оештыру сораулары чишелде. Грант акчасына Пермь краенда беренчеләрдән булып экологик мәгълүмат үзәге ачылды, ул инде 17 ел эшли. 2006 елдан башлап китапханәдә Габдулла Тукай музее бар.
Биобиблиографик сүзлек hәм Барда районы фронтовиклары турындагы видеоязма рәвешендә ясалган туган якны өйрәнү материаллары тупланган электрон архив әзерләнде.
— hәр учреждениенең уңышлы хезмәте – коллективның бердәм эш нәтиҗәсе. Үзегезнең коллегаларыгыз турында сөйләгез әле.
— Бүген китапханәдә 15 иҗади hәм белемле белгеч эшли. Хезмәткәрләрнең уңышлары югары бүләкләр белән билгеләнгән. Алар арасында Луиза Барый кызы Акова, Лилия Хәмит кызы Шакирҗанова, Лидия Идият кызы Зыятова, Наилә Хәлим кызы Иткинова, Гүзәл Гарибҗан кызы Барсаева, Әлфия Кадыйрҗан кызы Мөхсинова, Наилә Наил кызы Миргунова, Эльвира Энис кызы Аптукова, Нурия Хәниф кызы Хәсәнова. Алар безнең энтузиастларыбыз hәм үз эшләренең осталары.
— Ә укучыларыгыз турында нәрсә әйтер идегез?
— Бүген китапханә — ул белемле, кызыксынучан, таләпчән, актив тормыш позициясе булган укучылар. hәр ел үзәк библиотека 2,5 мең укучыга хезмәт күрсәтә hәм аларга ел дәвамында 100 меңнән артык китап бирелә. Нәкъ аларның мәнфәгатьләре безнең эшебезне билгели дә.
— Юбилей уңаеннан сезнең коллегаларыгызга hәм укучыларыгызга булган теләкләрегез.
— Юбилей алдыннан коллегаларыма, укучыларыбызга мөрәҗәгать итәсем килә, безгә генә хас булган хезмәт сөючәнлек, үз сүзегездә нык тору, сабырлык безгә әкрен булса да алга — хәзерге заман китапханәсе төшенчәсенә барырга булышачак. hәм вакыт узу белән китапханәләр лаеклы аралашу үзәкләренә әйләнәчәк.
Аерым рәхмәт сүзләрен безнең китапханә хезмәте ветераннарына — Тәлгыя Гарифулла кызы Илкәевага, Луиза Барый кызы Аковага, Вәлимә Миңнияр кызы Мостаевага, Рәхибә Шәйморат кызы Хәсәновага, Наилә Хәлим кызы Иткиновага, Эльза Әсләм кызы Кәримовага, Раиса Николаевна Шарыгинага, Лидия Идият кызы Зыятовага, Наилә Наил кызы Миргуновага әйтәбез.
Аларның бай хезмәт биографиясе – район китапханә тарихының бер өлеше. Эшләренә булган мәхәббәт hәм тугрылык безгә, яшьләргә, үрнәк булып тора. Кадерле ветераннарыбыз! Сезнең алдагы тормышыгыз якты hәм бәхетле булсын. Күңелегез белән гел яшь булыгыз, шатлык hәм оптимизм саклагыз.
Ә барлык район халкына: “ Укырга яраткан hәм белгән кеше – бәхетле кеше”, — дип әйтәсем килә. Укыгыз hәм бәхетле булыгыз!
Әңгәмәне Индира ХаҖиева алып барды.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *