Солдат хатлары

Треугольные солдатские письмаӨчпочмаклы солдат хатлары. Үзе белән күпме шатлык алып килгән алар. Дошман беләп бәрелешләр тыйган арада язылган гади hәм кыска гына җөмләләр якыннарының исәнлеген хәбәр иткән, олы мәгънәгә ия булган. Ул гынамы? Туганнары, якыннары өчен бер вакыйга булып торган.
Боек Ватан сугышы тәмамлануга җиде диcтә ел вакыт үтте. Сакланып калган катлар — бик сирәк күренеш. Район туган якны өйрәнү музеенда сугыш кырларыннан килгән жат-хәбәрләр бармы икән? Бәхетебезгз каршы, берничә хатка тап булдык.
Беренче хат.
Аның авторы — Бардада яшәүче Усманов Мирзихан Усман улы. Сугышка 1941 елда үз теләге белән китә. Хәтер китабында «1907 елда туган, 215 укчы дивизиянең 707 укчы полкының кече политругы. 1942 елның 22 сентябрендә һәлак булган. Калинин өлкәсе, Ржев шәһәре янында туганнар каберлегендә җирләнгән», — дип язылган. Хатны тормыш иптәшенә, балаларына юллаган.

Усманов Мирзихан Усманович из Барды
Усманов Мирзихан Усманович

«Разия! Сиңа сагынычлы сәлам, шулай ук Вилгә, Ленага һәм Физиягә. Минем хәлгә килсәк, исән-сау. 19 сентябрьдә терелеп чыктым. Хәзер элекке частьтә, үземнең ротага политрук итеп билгеләделәр. Армеецларым мине бик сагынып көткәннәр, бик яхшы каршы алдылар. Терелеп чыккач бер генә көн торып немецларны кыйнарга килдек. Эшләр уңышлы бара, бик күп авыллар азат ителде. Немецлар күп авылларны яндырганнар, халыкны талаганнар, ач калдырганнар һәм әйтеп бетерә алмаслык кабахәтлекләр эшләгәннәр…», — дигән юллар бар.
Бу аның соңгы хатларыннан була. Мирзихан Усман улының 1936 елда туган кызы Лена апа исән-сау, Бардада яши. Әтисе турында истәлеклекләре белән бүлешеп, ул менә нәрсәләр сөйләде: «Әтине сугышка озаткан көнне бик яхшы хәтерлим — ул үзләре теләп фронтка китүче җиде кешедән төркем җыйды һәм алар Куеда аша киттеләр. Без — әти, әни, Вил абый, сеңелем Физия һәм мин станциягә кадәр атта бардык. Безнең арттан калган гаиләләр: Шамаевлар, Батыровлар, Вяткиннар, Тапаевлар һәм тагын ике гаилә (фамилияләрен хәтерләмим) килә иде. Мин әтинең тезенә утырып бардым һәм аның әнигә әйткән сүзләрен бик яхшы хәтерлим: «Елама, үтенеп сорыйм, син көчле, хуҗачыл, мәрхәмәтле ана, мин сиңа ышанам, мине көт, мин кайтырмын». Ул чакта абыйга 6 яшь тә 8 ай, миңа — 5 яшь тә 8 ай, сеңелемә бары тик 2 яшь кенә иде. Ә әниебезгә — 30, әтигә 32 яшь иде. Тик әтиебез кайтмады, без, өч бала, ятим калдык. Сугышка кадәр, 1932-1934 елларда әти райкомда комсомол секретаре булып эшли, районның артта калган колхозларын күтәрә. Моның турында документлар, рәхмәт хатлары сөйли. 1934 елдан, фронтка киткәнче, райлеспромсоюз директоры булды.
Лена Мирзихановна Усманова
Лена Мирзихановна Усманова

Әниебез еш кына әтиебездән килгән хатларны елап-елап укый иде, алар — солдат өчпочмаклары, почта открыткалары. Без, балалар, әниебездән әтиебез турында сөйләвен сорый идек һәм ул аны гел яхшы яктан гына исенә алды. Балаларны ялгызы аякка бастыру әниебезгә авырга туры килде. Кечкенә вакытта күргәннәр эзсез калмады, шуңа да сәламәтлек яхшыдан түгел: мин 2 группа инвалид. Без, сугыш балалары, ятимлектән башка нинди яхшылык күрдек соң? Җиңү бәйрәме безнең өчен моңсу да, шатлыклы да бәйрәм. Хөкүмәт безнең буынга да игътибарын арттырсын иде. Без яу кырында ятып калган әтиләребезне беркайчан да онытмабыз», — ди Лена Мирзихан кызы.
Лена апага исемен дә әтисе куштыра. Гәрчә әнисе «татар исеме түгел», дип каршы килсә дә. «Елга исеме бит ул», — дип тынычландыра ир хатынын. Лена апа әтисенең үле хәбәре килгән көнне ачык хәтерли. «Кайгылы хәбәр алгач әни кычкырып еларга тотынды, янына абый килде. Ул да әнине кочаклап елый башлады. Аларга кушылып мин дә, аннан сеңелем дә елаштык. Абый әтинең каберен эзләп барган иде, тик табалмый кайтты. Хәзер әниебез дә, Вил абый да исән түгелләр инде. Туганнарым рухына багышлап догалар укытам. Фоторәсемнәренә карыйм да, сагынып елыйм. Сеңелем Физия Пермьдә яши, бер үзем генә калдым», — ди ул күңеле тулып. Әтисенең документларын, сугыштан гаиләсен кайгыртып язган хатларын кадерләп саклый. Аларда исә чынбарлык, тормышның үзе чагылган.
Икенче хат.
Бу хат рус телендә, аңлавымча, әйтеп торып язылган. Молотов өлкәсе, Барда авылы, ВКП(б) райкомына, Аптуков Идият Әхмәт улына Аптуков Самикъ Әхмәт улыннан килгән булган. Хат махсус биткә язылган, «Немец оккупантларына үлем!» — дигән сүзләрдән башлана. «Кызылармеец сәламе белән бертуганың Самикь хат юллый. Тормышыгызның яхшы булуын теләп калам. Әнигә, Рабигага, Самикь кияүгә, хатыныма, балаларга сәлам. Зур сәламнәремне шулай ук барлык туганнарга һәм танышларга тапшырам. Мин исән-сау, фронт янында. Төгәл адресым булмаганга әлегә хат язмагыз». Әлеге хат 1942 елның дүртенче декабрендә язылган. Хәтер китабында аның исеме юк, бәлки ул сугыштан исән кайткандыр.
Өченче хат.
Часть командиры, гвардия майоры Телыпинов юллаган чираттагы хат Аксения Афанасьевта Калякинага рус телендә юлланган. «Безнең частьнең герое» дип атала ул. «Хөрмәтле Аксения Афанасьевта! Сезнең улыгыз Александр Александрович Калякин немец илбасарларына каршы көрәштә батырлык һәм кыюлык күрсәтте. Батырлыклары өчен хөкүмәтебез улыгызны югары бүләккә тәкъдим итте: «Кызыл Йолдыз» ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләде.
Туган илебезгә тугрылыклы патриот үстергәнегез өчен зур рәхмәт Сезгә, Аксения Афанасьевна. Сезнең улыгыз Александр Александрович югары бүләкләрне лаеклы аклар, дип уйлыйм. Алга таба да немец басып алучыларын рәхимсез кыйнар һәм юкка чыгарыр, туган җиребезне дошманнан тулысыңча азат итәр,дигән теләктә калам.
Сугышчан сәлам белән, гвардия майоры Телыпинов.
Батырларга дан!» — дигән сүзләр белән тәмамлана 1943 елның 25 декабрендә язылган бу хат. Тик кыю якташыбызга исән кайтып әнисе, якыннары белән күрешергә насыйп булмый. Капитан, адъютант А. А. Калякин 1944 елның 20 сентябрендә һәлак була, Калинин өлкәсе, Осташков шәһәре каберлегендә җирләнгән. Калякин фамилиясен йөртүчеләр Степан Александрович һәм Нина Ивановна Калякиннар Бардада яшәгән. Степан Александрович 1999 елда вафат булган, Нина Ивановна 2006 елда районнан күченеп киткән. Хәзерге вакытта Калякиннар Низовское авылында да яшиләр.
Дүртенче хат.
Югарыдагы хатны алгач, туганнары чиксез шатлык кичергәннәрдер, мөгаен. Ә бу хат, киресенчә, югалту ачысын хәбәр итә. «Немец илбасарларына үлем! Безнең Кызыл Армиягә дан! Мактау хаты, — дип башлана ул. — Исәнмесез, хөрмәтле Иван Васильевич! Сезнең улыгыз өлкән сержант Паршаков Федор Иванович командованиенең хәрби боерыкларын намуслы үтәп, нәфрәтле немец илбасарлары белән куркусыз көрәшеп, изге рус җирен фашист хәшәрәтләреннән азат итте.
Хәрби часть командиры һәм көрәшчеләре Сезнең улыгыз батырлыклары белән горурланалар. Хәрби бурычын үтәгәндә Ватаныбыз өчен батырларча һәлак булды. Ленинград өлкәсе, Иске-Рус районы, Юрьев авыл Советы, Пустобородово авылыннан 1350 метр көнбатыштарак туганнар каберлегендә җирләнде.
Үлем өчен дошман рәхимсез җәзага тартылачак.
Аның исеме мәңгегә безнең күңелләрдә калыр һәм безне дошманнан каты үч алырга өндәр.
Сугышчан сәлам белән часть командиры майор Шаповаленко.
Сәяси часть командиры урынбасары майор Жуков.
Штаб начальнигы капитан Воробьев». Хат 1942 елда язылган. Шунысы гаҗәп, Хәтер китабында Паршаков Федор Ивановичның исеме теркәлмәгән.
Сугыш… Күпләрнең бәхетен урлаган, гомерләрен өзгән, ялгыз калдырган ул. Югалту кайгысы кичермәгән, сугыш ишек шакымаган гаилә булмагандыр да. Сугыш алдыннан тормышлар җайлана гына башлаган. Кибетләрдә метрлы ситсы товарлар килеп чыккан. Сугыш алды елларында авылларда киләчәкне әйтүче (күрәзәлек кылучы) бер әби йөргән. «Озакламый ирең сәфәр чыгар», — дигән ул күп хатын-кызларга. Барысына да бер төрле генә сөйли торган бу әбигә ышанмаганнар да. Тик әбиебез дөресен әйткән шул. Күп тә үтми ир-атлар сугышка юл тоткан. Кайту бәхетен бик азлар гына татыган. 70 ел узса да, бу авырлыклар онытылмый. Алар турында безгә бу афәтне үзләре кичергән ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, әтиләре сугышта үлгән апа-абыйлар һәм солдат хатлары сөйли. Өчпочмаклы бу хатлар хәзер музей экспонатлары булып халыкка хезмәт итә. Без алар турында онытырга тиеш түгел.
Роза ГЫЙЗЗәТУЛЛИНА.
Ибраһим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *