Җылы, истәлекле очрашулар

Рахиля ТагироваБЕЗНЕҢ районга Пермь крае халыкка социаль ярдәм күрсәтү фонды, Пермь крае нотариаль палатасы, Барда нотариаль округы вәкилләре, колледж преподавателе Владимир Николаевич Ефремов җитәкчелегендәге Пермь крае сәнгать һәм мәдәният колледжы студентлары һ.б. килде. Аларның төп максаты: Озын Ялан картлар һәм инвалидлар йортында һәм «Колос» вакытлыча урнаштыру пунктында булып, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә игътибар һәм хәйрия ярдәме күрсәтү иде.

Чараны Барда картлар йорты директоры Дилбәр Равил кызы Ибраһимова җылы сүзләр белән ачты. Ул барысын да юбилей язы белән котлады, озын гомер, иминлек теләде.

— 70 ел элек без илебезнең һәр гаиләсенә кагылган, зур югалтулар китергән сугышта җиңүне бәйрәм иттек. Безнең бурыч — яшьләргә сугышның нинди фаҗигале булуын аңлату, мондый афәт беркайчан да кабатланмасын, — диде Чайковский картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Александр Владимирович Шумкин.

Озын Ялан авыл поселениесе администрациясе башлыгы Рифхәт Әүхәт улы Исмакаев, край Законнар чыгару Җыелышы депутатларының җәмәгать кабул итүе җитәкчесе Фәдия Фаиз кызы Корбангалиева шулай ук зур бәйрәм белән котладылар. Пермь крае халыкка социаль ярдәм күрсәтү фонды директор урынбасары Валентин Митрофанович Ермолов билгеләп үткәнчә, бу оешма һәр ел Җиң ү бәйрәме уңаеннан хәйрия акциясе үткәрә. Мәсәлән, биш ел элек биредәге картлар һәм инвалидлар йорты территориясендә теплица урнаштырылган.

Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Фәим кызы Имайкина сүзләре буенча, быел район буенча Җиңүнең 70 еллыгына 780 юбилей медале тапшырылган. Россия Президенты Указы нигезендә, сугыш елларында фидакарь хезмәтләре өчен картлар йортында яшәүче Гөлсамига Ерасимова һәм Данибә Аковага да бу көнне медальләр бирелде, ә Р.Ә.Исмакаев аларга җирле үзидарә органнары исеменнән бүләкләр тапшырды. Шулай ук сугыш елларындагы намуслы хезмәте өчен Нариман Лотфуллин да бүләк алды. Башкаларга да татлы күчтәнәчләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чараның икенче өлешендә Пермь крае сәнгать һәм мәдәният колледжы студентлары әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр.

Валентин Митрофанович Ермолов сүзләре буенча, край фондының, хәйриячеләрнең һәм колледжның үзара хезмәттәшлеге инде күптәннән бара.

— Бер яктан, социаль ярдәм фонды буларак, без хәйрия белән шөгыльләнергә тиеш, икенче яктан — ул шулай да энтузиазмга корыла һәм эшчәнлегебезнең аерым бер юнәлеше булып тора. Башта без яшьләр катнашыннан башка, территориягә үзебез генә чыктык. Соңрак менә шундый уртак идеябез туды һәм без аны тормышка ашыра башладык. Яшьләрнең һәм ветераннарның мондый аралашу формасы — бер-берсенә бүләк. Ветераннарга — игътибар, ә укучыларга практика, күтәренке кәеф чыганагы.

— Безнең принцип — краебызның иң ерак почмакларында булу. Бүген без — Бардада, шулай ук Кудымкарда, ә аннан Кочево районы Пелым картлар йортында булачакбыз. Сәяхәтебезнең асылы шунда — беркая да чыга алмаган өлкәннәргә шатлык бүләк итү. Быел без шундый биш очрашу планлаштырдык. Әлбәттә, күбрәк эшлисе килә, әмма барысы да финанска бәйле, — ди В.М.Ермолов.

Озын Ялан картлар йортыннан тыш, делегация бу көнне 2 Әрҗәндә яшәүче Рәхилә Шархулла кызы Таһировага да барды (рәсемдә). Аңа автомат кер юу машинасы бүләк ителде. Хәйрия ярдәме алу өчен Рәхилә Шархулла кызы кандидатурасы район ветераннар советы һәм Әрҗән авыл поселениесе тарафыннан тәкъдим ителгән.

Рәхилә Шархулла кызы — тыл хезмәтчәне, 40 елдан күбрәк колхозда эшләгән. Тормыш иптәше Хәмзә белән уллары Сөләйманны үстергәннәр. Кызганычка каршы, тормыш иптәше дә, улы да вафат булган. Хәзер Рәхилә әби оныгы Раушаниягә карап, уңышларына сөенеп, Ходайга һәр яшәлгән көне ө чен рәхмәт әйтеп яши, ә августта аның зур юбилее — 85 яше.

Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА

Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *