Халык мәнфәгате өчен

Председатель Законодательного Собрания края В.А. Сухих горячо поздравил С.М. Ибраева с избранием на второй срок
БАШЛЫКЛАР советының 25 ноябрьдә уздырылган бу утырышы башкаларыннан аерылып торды. Беренчедән, анда авыл носеление башлыклары белән бергә район Земство Җыелышы депутатлары катнашты. Икенчедән, утырышта край Законнар чыгару Җыелышы рәисе В.А.Сухих та булды.
Көн тәртибенә дүрт мөһим сорау куелган иде. Беренче сорау буенча муниципаль район администрациясенең финанслар идарәсе начальнигы А.Г.Сакаев чыгыш ясады. Ул депутатларны һәм поселение башлыкларын 2016 елга бюджет проектын хәзерләү белән таныштырды. Икенче сорауда — Пермь крае буенча Федераль казначейство идарәсенең 16 санлы бүлек начальнигы Ә.М.Рангулова «Электрон бюджет» порталына мәгълүмат урнаштыру турында сөйләде. Фикер алышканнан соң поселение башлыкларына агымдагы елның 1 декабренә кадәр «Электрон бюджет» системасында 2016 елга ведомстволы исемлек формалаштырырга дигән карар кабул ителде. Барда муниципаль районы территориясендә җир участокларын тоташ инвентаризацияләү йомгаклары турында муниципаль район администрациясенең җир-милек сораулары буенча идарә начальнигы Г.М.Мәүлетова мәгълүмат җиткерде. Поселение башлыкларына җир законнары җыелмасы сферасында хокук бозуларны бетерү өчен халык белән очрашуларның план-графигын раслау, җаваплы затлар билгеләү, расланган план буенча очрашуларны үткәрү турында карар кабул ителде.
Совет утырышы соңында Сергей Миннихан улы Ибраевка муниципаль районы башлыгы — Барда муниципаль районы Администрациясе башлыгы таныклыгы һәм күкрәк билгесе тапшырылды. Сергей Миннихан улы тантаналы рәвештә ант кабул итте, халык мәнфәгате өчен эшләргә сүз бирде. Край Законнар чыгару Җыелышы рәисе В.А.Сухих икенче срокка район башлыгы булып сайлану уңаеннан С.М.Ибраевны кайнар котлады, шартлы идарә символлары прәннекләр һәм камчы бүләк итте, киләчәктә дә уңышлы эшләвен теләде. С.М.Ибраев шулай ук Пермь крае губернаторы В.Ф.Басаргин исеменнән җирле үзидарә органнары белән бергә эшләү департаменты бүлек начальнигы С.М.Лопатин һәм «ЛУКОИЛ-ПЕРМЬ» ОООсы вәкилләре А.М.Зорин һәм Г.В.Смирнова котлавын да кабул итте. Бу көнне тәбрикләүләр Земство Җыелышы рәисе булып яңа сайланган Х.Г.Алапанов адресына да яңгырады. Хәлил Газбулла улына шулай ук таныклык һәм күкрәк билгесе тапшырылды.
Роза ГЫЙЗЗәТУЛЛИНА.
Артур Уразов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *