Дустыбыз турында сүз

“Халык чишмәсе“ газетасының 25 еллыгы, аның беренче мөхәррире И.В. Закировның тууына 80 ел тулу уңае белән
Язучы, журналист, публицист, талантлы, тирән фикерле каләм иясе, ялкынлы милләтпәрвәр, җәмәгать эшлеклесе. Яхшы гаилә башлыгы, тугры иптәш…
Слово о друге: Ильдус Закиров
Бу сүзләр барысы да – Илдус Вәгыйз улы Закиров турында. Бакыйлыкка иртә күчкән өлкән дустыбыз hәм фикердәшебезгә быел сиксән яшь тулган булыр иде. Кама буе төбәгендә, Татарстан hәм Башкортостанда, тулаем ил күләмендә киң танылу алган шәхесне олы юбилее уңаеннан зур ихтирам белән искә алабыз.
Ул күбрәк русча язды, чөнки рус телендә чыгучы газеталар белән хезмәттәшлек итте. Ә “Халык чишмәсе“ газетасы мөхәррире итеп тәгаенлангач, туган татар телендә дә бик матур итеп яза белүен күрсәтте. Кама буе татар hәм башкортлары көтеп алган, җәмгыятьтәге үзгәрешләр, милли үзаң үсү шартларында туган бу басманы чыгару hәм ун ел дәвамында җитәкләү Илдус Вәгыйзовичтан күпме җаваплылык, эшчәнлек, тырышлык таләп итте! Ул “Звезда“ өлкә газетасында эшли hәм авыл тормышын яктырту өчен җаваплы иде. Сүз уңаеннан: Илдус абый үзе дә авылда туып-үскән hәм авыл хезмәтенең, тормышының бөтен нечкәлекләрен белүче кеше буларак, бу темага гомер буена тугрылыклы калды. Ул әле “Сельская жизнь“ газетасы белән дә тыгыз элемтәдә торды, илебезнең төрле төбәкләрендә иҗат командировкаларында булды hәм менә дигән очерклар, мәкаләләр иҗат итте.
Хикәя hәм повестьларын шулай ук авыл кешеләре тормышына багышлады. Ул Россия Язучылар hәм Журналистлар берлекләре әгъзасы иде.
Яшьлегендә ул безнең редакциядә, Осада эшләп ала, аннары каләме шомарган сәләтле журналистны “Звезда“га чакыралар. Шәхсән Бардага килгән вакытларында очрашулар hәм “Звезда“да басылган мәкаләләре аша гына белгән Илдус Вәгыйзович белән якыннан танышуыбыз “Халык чишмәсе“ газетасын чыгару белән бәйле булды. Өлкәдә татар телендә эшләүче бердәнбер редакция hәм типография Бардада булу сәбәпле, ул ярдәм итүебезне сорап безгә мөрәҗәгать итте. “Таң“ мөхәррире Г.З. Кәримов тәкъдимне хуплады, булышлык hичсүзсез булачагын белдерде.
Ә хезмәттәшлек менә нәрсәдән гыйбарәт иде: Илдус Вәгыйзович Пермьдә материаллар туплый, яза, фотолар әзерли hәм кайсы нинди биттә булырга тиешлеген күрсәтеп безгә тапшыра. Бүгенге буын укучылар, интернет аша, дип уйлап ялгышырга мөмкин. Туксанынчы еллар башында кая ди ул интернет? Әле факслар да юк иде. Илдус абый газетага дигән материалларны үзе машинкада басып, ял көннәрендә Бардага китерә яисә берәрсе белән җибәрә торган иде. Шунысы яхшы – ул вакытта “Халык чишмәсе“ редакциясе белән өлкә татар hәм башкортлары милли-мәдәни мөхтәриятенә икесенә бер җиңел машина бар hәм бу җәhәтрәк эшләү өчен уңайлы иде.
Беренче вакытта газета алты мең тираж белән басылды. Язылучылар, билгеле, шактый азрак, күпчелек тираж киосклар аша таратылыр, дигән ышаныч бар иде. Әмма бу барып чыкмады, сатылмыйча калган газеталар кире кайтарыла башлады. Атна саен чыгучы (беренче чорда “Халык чишмәсе“ шулай нәшер ителде) газета өчен бу зур hәм акланмаган чыгымнар белән бәйле иде. Шул сәбәпле тиражны киметергә туры килде. Соңрак газета ике атнага бер, аннан соң айга бер генә чыга башлады, монысы инде аны ешрак чыгару өчен акча җитмәү белән бәйле иде…
Беренче саныннан башлап бүгенгә кадәр “Халык чишмәсе“ Бардада, “Таң“ редакциясе коллективы ярдәме белән чыгып килә. Дөрес, Илдус Вәгыйзович газетадан киткәч, газетаның ике санын башка урында эшләтү мисаллары булды, әмма бу адымга баручыларның дәртләре тиз сүнде. Газета эшләп чыгаруның нинди мәшәкатьләр белән бәйле булуын hәм табыш китермәвен аңладылар. “Халык чишмәсе“ татар телендә газета чыгару тәҗрибәсе зур булган Бардага әйләнеп кайтты.
Бүген ул елларны уйдан кичерәм дә, исем китә: Илдус абый ничек өлгерде икән? Ул бит әле “Звезда“да лаеклы ялга чыккач бер ел эшләде, ә өлкә газетасы журналисты булу – нинди җаваплы зур эш, гомумән, журналист хезмәте җиңелдән түгел, халык әйткәнчә, аны белмәгәне генә белми. Әле бит язу сәләте, тәҗрибә булу өстенә вакыйгалар үзәгендә, мәгълүматлы булу, тырышлык, оперативлык, гадел бәяли белү hәм башка күпме сыйфатлар таләп ителә журналистка. И.В. Закировка, сүзсез, болар барысы да хас иде. Аның иҗат офыклары киң hәм дөреслеккә тугрылык, кыюлык, hәр язган сүзе өчен җаваплылык үрнәге иде! Шушы сыйфатлары белән истә калды ул.
Ә аның төрле дәрәҗәдәге җыелыш hәм конференцияләрдә чыгышлары – Пермьдә яисә Бардадамы, Казандамы – алар hәрвакыт төпле фикерле, әhәмиятле була иде. Бергә татар журналистлары форумнарында, Бөтендөнья татар конгрессы корылтайларында hәм түгәрәк өстәлләр эшендә катнашырга hәм Илдус абыйның фикерләрен еш ишетергә туры килде. Дөп-дөресен, барысын да ачыктан-ачык, турыдан-туры әйтә иде ул. Чит төбәкләрдә, шул исәптән бездә чыгучы татар матбугат басмаларының ярдәмгә мохтаҗ hәм лаек булуы, чөнки алар урыннарда татарлыкны саклау hәм үстерүдә гаять зур урын алып торуы хакында hәр дәрәҗәдә гел әйтә килде.
Аннары – аның татар әдәбиятын яхшы белүе сокландыра иде. Илдус абый яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен яттан сөйли, әдәбиятны үстерү турында фикерләре белән уртаклаша иде. Ә нинди кызыклы әңгәмәдәш иде ул!
…Барысын да үткән заманда гына сөйләргә туры килә. “Халык чишмәсен“ бергәләп чыгарган елларда без шулкадәр дуслаштык ки, хәбәрләшмәгән көнебез дә, мөгаен, булмагандыр. Бер эш өчен янып, фикерләшеп яшәдек. Ул өлгерә алмаган вакытта газетага кайбер материалларны үзебезгә әзерләргә туры килә иде. Килешеп, бер-беребезгә ярдәмләшеп эшләдек.
hәм бүген Илдус Вәгыйз улы Закировны иң тирән хөрмәт hәм олы сагыну хисләре белән искә алам. Аның белән дус булган hәркем, иманым камил, шундый ук тойгылар кичерә торгандыр!
Эльмарт УРАЗОВ.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *