Авыл хезмәтчәннәренә – дан!

Труженики ООО «Искирь»
Труженики ООО «Искирь»

БАРДА җыены алдыннан hәр елда кырларныӊ торышын карап чыгу оештырыла. Район авыл хуҗалыгы hәм кулланучылар базары идарәсе белгечләре шытымнарныӊ сыйфатын тикшерә hәм чәчүгә, терлекчелектә кышкы чорга йомгак ясый.
Район хуҗалыклары арасында җиӊүче итеп быел да “Искир“ ОООсы (директоры Н.И. Лушников) хезмәтчәннәре танылды (рәсемдә).
Бу хуҗалыкта чәчү мәйданы 1670 гектар били, шуныӊ 670 гектарында бөртеклеләр үсә. Терлекләр саны 914 баш, шул исәптән савым сыерлары 320 баш.
Җиӊүчеләр исемлегендә “Триумф“ ОООсы (директоры В.М. Сарбаев) икенче, “Мир“ ОООсы (директоры М.Н. Галиев) өченче урында.
Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында быел “С.Т. Балтаева“, “И.Н. Дускаев“, “С.Ә. Ибраhимова“ хуҗалыклары лидерлар рәтендә.
Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрне милли бәйрәмнәребез белән котлыйбыз, тырыш hәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез.
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *