Хезмәттә үткән елларны сагынабыз

"Скучаем по трудовым годам"

Узган гасырның 70 елында ярты районны биләүче эреләндерелгән Ленин исемендәге колхоз бишкә бүленә: “Урал“, “Правда“, “Рассвет“, Ленин hәм Нариманов исемендәге колхозлар оештырыла. Без алдынгылардан саналган “Урал“ колхозының Каенавыл бригадасында озак еллар намус белән көнне төнгә ялгап эшләгән колхозчылар — хәзер инде лаеклы ялдагы өлкәннәребез белән очраштык.
— “Урал“ колхозында 23 ел баш зоотехник булдым. Рәис Рияз улы Аптраков (Пермь авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган белгеч – автордан), Фәния Гарифулла кызы Зәетова hәм Фәтхия Зөфәр кызы Зимасова белән бергәләп эшләдек. Ул чакта Каенавыл сөтчелек фермасында 270ләп савым сыеры асрала иде, шул ук санда бозавы hәм танасы, әле атлар да бар иде, барысы 500 баш тирәсе мал, — дип сөйли Пермь авыл хуҗалыгы институтының зоотехния факультетын тәмамлаган Фаиз Харис улы Әбүбәкеров. — Фермаларда утыздан күбрәк кеше эшләде. Коллективыбыз бердәм, тату, ныклы булды. Озак еллар Каенавылда ферма мөдире булып Әхмәт абый Сакаев, Түбәнавылда Хәмит абый Кадрматов, Мөхәммәтсадыйк абый Илкәев эшләде, Әдhәм Гани улы Аптуков ветврач иде. Түбәнавыл фермасында җитештерелгән сөт балаларны тукландыруга тотылды, анда хәтта кымыз җитештерү дә оештырылган иде.
— Иртәнге сәгать 5 тә эшкә дип өйдән чыгып китә идек. Бозаулар карадык, фермага көненә өч тапкыр бардык, — дип сүзгә кушыла 37 еллык хезмәт стажының 33 елын терлекчелек тармагына багышлаган Фаика Таhирҗан кызы Әбүбәкерова. — Башта танылган зоотехник Таhирә Бикмөхәммәт кызы Зарипова кул астында Түбәнавылда эшләдем. Имүдән аерылмаган бозауларны әниләре белән 80 көн тудыру бүлегендә карадык, аерым группада имезеп үстердек. Яшь бозауларны кышын, язын тышка прогулкага чыгара идек. Таhирә апа шулай тәҗрибәләр үткәрде. Каенавылга килен булып төшкәч тә бер ел сыер саудым, аннан соңгы елларда бозаулар карадым. Тормыш иптәшем Назим Харис улы ветеринар хезмәтен башкарды, бөтен авылның терлеген дәвалап торды. Әле күрше авыллардан мөрәҗәгать итүчеләр дә бар иде.
— Унике яшем тулгач әтиебез үлде. Шул вакыттан эшкә тотындым инде, бозаулар, таналар карадым, тудыру бүлегендә эшләдем. Җитмешенче елларда сыерларны аппарат ярдәмендә сава башладык. Аңа кадәр 18 сыерны кул белән сава идек. Савым аппаратларына күчкәч, сыерлар саны 22-25 кә җитте. Җәйге айларда көненә өчәр тапкыр саудык. Хезмәт стажым 39 (!) еллар булырга тиеш, — дип шаккатырды безне Хәсинә Хәсән кызы Искәндәрова.
Рәмзия Муллаәхмәт кызы Якупова Башкортостанның Янаул районында туып үскән. 37 елга сузылган хезмәт биографиясенең 35 елын авыр hәм тынгысыз терлекчелек тармагына багышлаган. Аның матур сөйләмен тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Хезмәттәшләре Рәмзия апаны әдәпле, ягымлы булганы өчен ихтирам иткәннәр.
— Бервакыт Каенавыл фермасында нәселле терлекләр үрчетә башладык. Таналар тәрбияләүне ак яулык, ак халат киеп эшләүче Рәмзия апага ышанып тапшырдык. Терлекчеләребез больничный алмыйча эшләделәр, зарланмадылар да. Югыйсә, өйләрендә никадәр мәшәкать көтә үзләрен. Бүгенге әңгәмәдә катнашкан апаларыбызның ирләре дә фермада эшләде, — диде Фаиз абый.
— Балаларны күршеләргә куйган вакытларыбыз булды. Яслеләр соңрак ачылды, үзем белән килгәндә Назим абый янында калдыра идем. Хәзер улларымның берсе читтә, икенчесе авылда. Улым атнага ике тапкыр мунчага килеп ала, киленем кунак көткән кебек әзерләнеп тора. Мунча кереп, кунак булып кайтам алардан. Сөенеп туялмыйм, киленемә hәм улыма рәхмәтем зур, — ди Рәмзия апа.
— Фермада 20 елдан күбрәк, аннан калганын амбарда эшләдем. Сыерлар саудым, тудыру бүлегендә эшләдем. Сыерларны кул белән саудык, яшь бозаулар карадык. Бозаулар саны 80 гә җиткән чаклар да булды. Малларга ботка ташый идек. Идәннәрне дә кул белән юдык әле, яшьлек белән җитешкәнбез инде. Бергә-бергә эшли идек, — ди Рәшидә Мәүләви кызы Дускаева.
Фәтхия Зимасова шулай ук Пермь авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, югары белемгә ия белгеч. Султанай авылында туып үскән кыз Яңавылда, Сарашта эшләргә өлгерә, 1981 елдан “Урал“ колхозында баш зоотехник, профком рәисе, экономист булып эшли:
— Күп еллар сыер сауган апаларыбызны хөрмәт сүзләре белән искә алабыз — 87 яшьлек Тәрҗимә апа Әмированы, Асия апа Зәетованы, Халидә апа Аптукованы, Гадилә апа Зәетованы. Таләп итә идек, нәтиҗә ясый идек, “Колос“ hәм “Усть-Качка“ ял йортларына җибәреп хөрмәтли дә идек. Кызганыч, элекке савымчылар арасында инде дөньялыктан китүчеләр дә бар.
Каенавыл, Түбәнавыл, Байавыл hәм Кодаш бригадаларында эшләгән ветераннарыбызны авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз, ныклы тазалык телибез. Тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!
— Безнең колхоз ссуда алып төзелеш эшләре башкармады, үз акчабыз бар иде. Районда гел алдынгылар сафында бардык, — дип сөйли Фаиз Харисович. Ул 9 бишьеллык алдынгысы булган, хезмәтләре өчен Фаика апа белән икесе алтын кул сәгате белән бүләкләнгәннәр.
Хәзер күп күмәк хуҗалыкларның таркалуы өлкән буынның үзәген өзә. Никадәр көч hәм тырышлык куеп төзелгән терлекчелек объектларының җимерелүе күңелле күренеш түгел, билгеле.
— Эч поша, уйлап ис китә. Ил буенча шулай. Колхозлар булмаган да кебек хәзер, ә бит сөт, ит hәм иген җитештерүдән миллионлаган сум табыш алдык. Бездә генә дә 580 колхозчы исәпләнә иде, — диләр алар.
— Авылыбызда сыерлар да аз гына калды. (Каенавыл җирлегендә барысы 76 сыер, шул исәптән Каенавылда 7 сыер исәпләнә — автордан). Хәзер яшьләр сыер асрарга теләми. Ә без дусларыбыз белән бергә хезмәттә узган елларны сагынып искә алабыз, — диләр хөрмәтле өлкәннәребез.
Бүгенге язмам геройлары барысы да лаеклы ялда, хезмәт ветераннары. Инде алар үз хуҗалыкларында тыныч кына гомер итәләр, балаларын, оныкларын кунакка көтеп яшиләр. Бакчаларында төрле яшелчә-җимешләр үсә. Арада намаз укучылар – дингә тартылучылар бар, Фаиз абый исә чишмәләрне hәм мәчетне карап тәрбияләп тора икән.
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан үсемлекчелек, игенчелек, терлекчелек тармагында хәзер эшләүчеләрне hәм ветераннарны чын күңелдән тәбрик итәбез. Хезмәтегез нәтиҗәсе сөенечләр китерсен, уңышларга илтсен, сәламәтлегегез нык булсын. Бәйрәм белән сезне!
Роза Гыйззәтуллина.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *