Ярты еллык йомгаклары

ШУШЫ ЕЛНЫҢ 6 аенда халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә эш эзләүче 912 кеше мөрәҗәгать итте, 561 е эшсез, дип танылды. Безнең служба ярдәмендә 545 кеше эш тапты, алардан 62 се — түләүле җ әмәгать эшләренә урнаштырылды, вакытлыча эшкә урнаштыру программасы буенча укудан буш вакытта 14 тән 18 яшькә кадәрге егет-кызлар — 213, эш табуда авырлык кичерүче эшсез гражданнар — 16, урта профессиональ белем белән беренче тапкыр эш эзләүче 18-20 яшьтәге гражданнар — 2 булды. Унтугыз кеше вакытыннан алда пенсиягә чыгарылды.
Беркайда да эшләмәгән, әмма эш эзләп мөрәҗәгать иткән 558 кеше теркәлде. Алар арасында 52 инвалид, ирегеннән мәхрүм ителгән урыннардан кайткан — 13, хәрби хезмәттән соң — 1, ятим балалар — 5, оешмалары ликвидацияләнгән яисә кыскартуга эләккән — 53, пенсия алды яшендәге 57 кеше бар.
Отчет чорында эш бирүчеләр халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә барлыгы 74 вакансия турында хәбәр иттеләр.
Дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча җиткерелгән барлык күрсәткечләр тулы күләмдә үтәлде. Ел башыннан алып 4603 мең сум край бюджеты средстволары үзләштерелде, эшсезләргә федераль бюджеттан субвенцияләр хисабына социаль түләмнәр өчен җибәрелгән сумма 8381,3 мең сум тәшкил итте, аның 8173,4 мең сумы — эшсезлек буенча пособиегә, 207,9 мең сумы стипендия түләүгә сарыф ителде.
Край бюджетыннан 14 кеше шәхси эшләрен ачу өчен бер тапкыр бирелүче финанс ярдәме алдылар.
«Пермь крае хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча өстәмә чаралар программасы»н тормышка ашыру кысаларында 4 инвалид, күп балалы гаилә башлыгы, ирегеннән мәхрүм ителгән урыннардан кайткан 3 кеше эшкә урнаштырылды, 346 мең сумга бюджет средстволары үзләштерелде.
77 кеше укытылды, шулай ук 3 яшькә кадәр бала карау буенча декрет ялында булган 6 хатын-кыз повар-кондитер профессиясе буенча квалификациясен күтәрде.
Пермь, Барда уку йортлары белән түбәндәге профессияләргә укыту буенча контрактлар төзелде: маникюрчы, парикмахер, электрик, котельный операторы, повар-кондитер, экскаватор машинисты һәм электр-газ белән эретеп ябыштыручы (уку вакыты 2 айдан 3 айга кадәр).
Венера КУЧУКБАЕВА, үзәк директоры Вазыйфаларын башкаручы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *