Көч hәм осталык

Сила и мастерство: 50 лет вольной борьбе в ТюндюкеМәктәп укучылары арасында ирекле көрәш буенча шәхси беренчелеккә 17 декабрьдә үткән ярышлар район тормышындагы истәлекле бер вакыйгага багышланды: Төнгүктә ирекле көрәшкә нигез салынуга 50 ел тулды, әлеге бәйгене дә балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, район hәм авыл поселениесе җәмәгатьчелеге ярдәме белән, шушы авылда үткәрде. Билгеле ки: бу сабан туйлары, Барда җыены батырларын, зур ярышлар чемпионнарын әзерләүче төбәк, hәм районда беренче ирекле көрәш секциясенең дә Төнгүктә ачылуы шуңа күрә бик табигый hәм нигезледер. Ә бу эшне башлаучы — көрәш остасы, күп еллар дәвамында спортны үстерүгә зур көч куйган Р.Г.Кучукбаев була. Ярышлар да Рәфхәт Гарифулла улы хөрмәтенә hәм аның актив катнашуы белән оештырылды. Россия спорт мастеры, районның почетлы гражданины Р.Г.Кучукбаев тормыш иптәше Кадрия Нәзи кызы hәм уллары Салават hәм Алмаз белән ярыш дәвамында залда булды, алышларны бәяләп барды.

Р.Г. Кучукбаев
Р.Г. Кучукбаев

Бәйгедә ун команда, шул исәптән Башкортостанның Тәтешле районы вәкилләре катнашты. Алышлар hәр спортчыдан көчле булу hәм көрәш алымнарын белү белән бергә аларны оста итеп, зур егәрлек белән куллануны таләп итте. Кем шушы шартларны үтәде, шул җиңүче булды. Карап торуга бер дә җиңелмәс кебек тоелган көрәшчеләрнең дә көндәшләренең тиз хәрәкәтләренә, отышлы алымнарына каршы торалмыйча бирешергә мәҗбүр булу очраклары да күзәтелде.
Спортчылар – 2000 елда туганнар hәм алардан яшьрәкләр иде. Иң кечкенәләр 24, 26 килограммга кадәр авырлык категорияләрендә көрәштеләр hәм ничек кенә кызыклы көрәштеләр әле! Кызлар нинди матур көрәш алымнары күрсәтте, үсмерләр чын осталарга хас хәрәкәтләре белән истә калды…
Келәмгә бу көнне сиксән бер көрәшче чыкты. Уңышка ирешүчеләр арасында төрле мәктәпләр спортчылары бар, бу урыннарда көрәшне үстерү буенча эш алып барылуына мисал. Җиңүчеләр исемлеге дә шушы фикерне раслый: Данил Бикмөхәммәтов, Данил Уртабаев, Алия Әхмәрова (гимназия), Артур Кантуганов (Бөреҗле), Даниил Садыев, Рөстәм Савинов (Үдик), Гөлфия Якупова (Сараш), Эльза Суримова (Акбаш), Эмиль Балтачев (Төнгүк), Ренат Атнагулов, Арсен Абзаев (политехник колледж), Хәсән hәм Тархан Богатыревлар (2нче санлы Барда урта мәктәбе), Руслан Шәйнуров, Руден Фазутдинов, Равил Борханов (Тәтешле).
— Ярышлар матур үтте, — ди Р.Г.Кучукбаев. – Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, балаларны бәйгегә әзерләгән тренерларга, спонсорларга – район татар hәм башкортлары мәдәният үзәгенә, край Законнар чыгару Җыелышы депутаты
В.А.Сухихка, балаларыбыз Салават hәм Алмаз Кучукбаевларга, Төнгүк урта мәктәбе, авыл поселениесе җитәкчеләренә, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтебез зур. Шулай бергә-бергә эшләгәндә күп нәрсәне уңышлы хәл итәргә була, спортны үстерүдә дә максатчанлык белән бердәмлек яхшы нәтиҗә бирә.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *