Киләчәк — сезнеӊ кулда

Школа молодого политика: «За вами – будущее»12 октябрьдә Барда мәдәният hәм ял үзәгендә “Яшь сәясәтче мәктәбе“ семинары узды. Чарада Пермь крае яшьләр парламентлары әгъзалары җыелды. Бу көнне Барда җире унике территориядән кунаклар кабул итте: Оса, Октябрь, Елово, Куеда, Орда, Кунгур, Суксун, Березовка, Кишерть, Чернушка районнары, Кунгур шәhәре, Чайковский шәhәр округы.
Семинарны сәламләү сүзе белән район башлыгы Х.Г.Алапанов ачып җибәрде: “Хөрмәтле яшьләргә шушы файдалы семинарда катнашулары өчен рәхмәт белдерәм. Безнеӊ кунакчыл җиребез сезгә ошар, уӊай хисләр генә түгел, үзегез өчен файдалы мәгълүматлар да алырсыз, дип ышанам. Законнар чыгару Җыелышы рәисе Валерий Александрович Сухихка яшьләр идарә итәргә өйрәнә торган шундый семинарлар үткәргәне өчен рәхмәт белдерәм, ә бит бераз вакыт үткәннән соӊ сез җаваплы вазыйфалар башкарырсыз, киләчәк – сезнеӊ кулда“, — диде Хәлил Газбулла улы. Район башлыгы котлауларына Земство Җыелышы рәисе И.Р.Вахитов та кушылды hәм яшьләргә чарадан зур файда алуларын теләде.
“Сәясәтчегә 33 сорау“ проекты кысаларында яшьләр Хәлил Газбулла улы hәм Илгизәр Равиз улына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар. Җитәкчеләр үзләре, гаиләләре, хезмәт юллары нинди булуы, сәясәткә килгәнче кем булып эшләгәнлекләре, районныӊ киләчәген ничек итеп күрүләре hәм хәзер нәрсәләр өстендә эшләүләре турында сөйләделәр. Яшьләр район башлыгыныӊ халык белән ничек эшләве белән, җирле халык белән турыдан-туры аралашу бармы, җирле Яшьләр парламенты нәрсә белән шөгыльләнә hәм, гомумән, мондый орган кирәкме, сәясәтче булу өчен кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, Рәсәй Президентыныӊ май күрсәтмәләре үтәләме, яшьләр районга кайтсын өчен нәрсә эшләнә, президент постында булсагыз, беренче чиратта нәрсә эшләр идегез, дип кызыксындылар.
— Хәзер югары технологияләр гасыры, халык белән эшләү өчен күпме “каналлар“ бар – бу халык җыеннары, учреждениеләр сайтлары, социаль челтәрләр, турыдантуры трансляцияләр, телефоннан шалтыратулар hәм депутатларныӊ гражданнарны кабул итүе. Гомумән, бер генә сорау да игътибарсыз калмый. Барда районында Яшьләр парламенты 20дән 30 яшькә кадәрле сигез кешедән тора. Быел ул яӊа составта, яшьләр эшкә өйрәнәләр генә.
Бу орган hичсүзсез кирәк, монда яшь сәясәтчеләр эшләргә hәм идарә итәргә өйрәнәләр. Үзебезгә алмаш әзерләмәсәк, бездән соӊ кем эшләр? Шулай ук Яшьләр парламенты хакимият белән район яшьләре арасындагы үзенчәлекле звено булып тора.
Сәясәтче ватанпәрвәр, намуслы, әдәпле, эшлекле, hәрвакыт трендта булырга hәм hәрвакыт белем алырга тиеш. Май күрсәтмәләре буенча, эшләүче кеше лаеклы эш хакы алырга тиеш, бюджет өлкәсе дә искәрмә түгел, кыенлыкларга карамастан, кешеләрнеӊ хезмәт хакларын арттыру буенча даими эшлибез. Президент булу бәхете елмайса, беренче чиратта эшләүче халыкныӊ да, пенсионерларныӊ да тормыш иминлеген яхшырту өстендә эшләр идем, икенчедән, илебез бөтен дөньяда конкурентлыкка сәләтле булсын өчен спортны, икътисадны үстерүгә күбрәк игътибар бирер идем. Яшьләр районга кайтсын өчен җирле үзидарә органнары уӊайлы яшәү шартлары тудырырга тиеш, бүген районда газлаштыру, юлларны, мәгариф учреждениеләрен төзекләндерү эшләре бара.
Шулай ук, яшьләргә ярдәм итү максатыннан, районда берничә программа эшли, мәсәлән, максатчан юллама буенча укуларын тәмамлаганнан соӊ, яшь белгечләр кайтып, район иминлеге өчен эшлиләр, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән программалар да бар.
Бүгенге көнгә тугызынчы классны тәмамлаучы чыгарылыш класс укучыларыныӊ 70 проценты мәктәптән китәләр hәм махсус урта уку йортларына керәләр. Бу омтылышны бетерү максаты белән укучыларга өстәмә белем бирү тәкъдим итәбез.
Иҗади балалар өчен балалар сәнгать мәктәбе эшли, спортчыларга – физкультура-сәламәтләндерү комплексы, спорт объектлары төзелә, ДОСААФ мәктәбен булдыру планлаштырыла, анда яшүсмерләр машина йөртү таныклыгы алачаклар җаваплар шундый булды.
Пермь крае Яшьләр парламенты рәисе А.В.Дашковский сүзләренчә, “Яшь сәясәтче мәктәбе“ проекты биш елдан артыграк эшли hәм яшьләр, территория таләпләренә карап укулар үткәрелүче күчмә семинарлар циклы булып тора. “hәрчак лекция темалары төрле, ләкин максат бер – Пермь краенда яшьләр парламенты хәрәкәтен үстерү. Яшьләр парламенты — гражданлык җәмгыяте коралы ул. Бу мәйданчыкныӊ өстәмә нәтиҗәләре бар, шуларныӊ берсе – дустанә мохит булдыру. Семинарга катнашучылар Земство Җыелышлары hәм шәhәр Думалары аша чакырыла, нигездә Яшьләр парламенты составыннан яки территорияләрнеӊ кадрлар резервыннан киләләр“, — дип билгеләде Артем Вячеславович.
Чара программасын идарә итү принципларына юнәлдерелгән “Идарә итү сәнгате“ эшлекле уены дәвам итте. Аннары катнашучылар лекцияләр тыӊлады, модераторлар проект эшчәнлеге кысаларында территорияләргә финанс чараларын җәлеп итү турында, социаль челтәрләр сәясәтченеӊ нәтиҗәле эше өчен инструмент булып торуын hәм башкалар турында сөйләделәр. Яшьләр үзләренеӊ телефоннары аша анкеталаштыруда катнаштылар (рәсемдә).
— Мин күптән түгел Яшьләр парламентына кердем, Бөтенрәсәй “Халык авазы“ җәмәгать оешмасы әгъзасы булып торам. Бу чарада беренче такыр катнашам, бик канәгать, чөнки семинар сәясәтне өйрәнүдә яхшы старт булып тора. Миндә уӊай тәэсирләр калды, күп файдалы мәгълүматлар алдым, алар миӊа алдагы эшчәнлегемдә кирәк булыр дип уйлыйм, — дип уртаклашты Чернушка шәhәреннән Иван Ситников.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Ибраhим Тимганов фотолары


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *