Мәктәп — авылның йөзе

Мәктәп - авылның йөзе«БАЛАчАК белән очрашу күңелгә моңсулык алып килә. Ләкин бу якты моңсулык… Тормышның күңелсез юшкыннарыннан җаныңның ничек чистарганын тоеп, шул чакта үземә әйтеп куйдым: «Мин әле бирегә тагын киләчәкмен. һичшиксез, киләчәкмен».

Бу юлларны моннан 20 ел элек Яңавыл мәктәбенең 70 еллык бәйрәменә кайткан Рәсәй Язучылар берлеге әгъзасы, язучы Павел Алексеевич Брычков район газетасы битләрендә язып чыккан иде. 7 ноябрь кичендә Яңавыл төп мәктәбенең 90 еллык юбилей кичәсендә булып, әлеге язучы әйткәнчә, без дә балачакка, яшьлеккә кайтып килдек, күңел хатирәләрен яңарттык.
Бәйрәм тантанасы авыл мәдәният йортында узды. Анда мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар, кайчандыр биредә эшләгән укытучылар, бүгенге мәктәп коллективы, район җитәкчеләре, күн кенә кунаклар һәм авыл халкы катнашты.
Бәйрәмне Яңавыл мәктәбе укучылары ачып җибәрде. Шуннан соң кичәне алып баручы укытучылар — Нурия Тимганова һәм Алсу Дускаева мәктәп тарихының данлы үткәне белән таныштырдылар. Мәктәп директоры Зәнфирә Раһиб кызы Тимганова мәктәпнең бүгенге көненә тукталды.

— Мәктәптә 25 кенә укучы булса да, белем һәм тәрбия бирүгә кагылышлы таләпләрне җиренә җиткереп үтәп киләбез. Районда узган барлык чараларда актив катнашабыз. Уңышларыбыз бар. Киләчәктә дә бөтен көчебезне биреп эшләргә әзербез, — диде ул.

Чыннан да, биредә белем бирү сыйфатлы, өлгереш елдан-ел югары кала. Укучылар төрле олимпиадаларда, ярыш-бәйгеләрдә, конкурсларда һәрвакыт призлы урыннар яулап килә. Иҗади эшләүнең нәтиҗәсе булып укучыларның 2011 һәм 2013 елларда мәгарифне модернизацияләү «Ступени» край проектында җиңеп чыгулары, 2014 елда районның төп мәктәпләре арасында мәгариф учреждениеләре рейтингында призлы урын алулары тора.
Юбилей кичәсендә яңавыллыларны бәйрәм белән муниципаль район башлыгының беренче урынбасары С.Н. Назин, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутатлары җәмәгать кабул итүе кабинеты җитәкчесе Ф.Ф. Корбангалиева, район мәгариф идарәсе начальнигы И.Ә. Тляшев, район Земство Җыелышы депутаты М.М. Уразаев, Яңавыл поселениесе башлыгы Р.З. Надыйров, район мәктәпләре директорлары, башка мәктәпләрдән укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары һәм мәктәп юбилеена кайткан авылдашлар җылы котлаулар белән чыктылар һәм коллективка истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.
Бәйрәмдә мәктәп горурлыгы — биредәге белем йортының элекке укучылары, талантлы якташлары мактап

телгә алынды. Алар — язучы Павел Алексеевич Брычков, медицина фәннәре кандидаты Вера Ивановна Патракова, Рәсәйнең атказанган ветеринары Тәуфыйк Төхфәт улы Тимганов һәм башка бик күпләр.

Соңгы 60 ел эчендә генә дә мәктәпне тәмамлап чыгучылар арасыннан 116 укытучы, 40 экономист, 10 хәрби хезмәткәр, 24 хокук саклау органнары хезмәткәре, 45 медицина хезмәткәре, 4 очучы, күп кенә инженерлар, тө зүчеләр, машина йөртүчеләр, сатучылар, нефть һәм газ промышленносте тармагында эшләүчеләр, эшмәкәрләр һәм башка һөнәр ияләрен санап китә алабыз.

Иң күп, иң җылы котлау һәм мактау сүзләре, мөгаен, гомерләрен туган авылы мәктәбендә белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Т.З. Дускаева, Д.К. Әбделманова, Р.Х. Әлмәтова, З.Х. Надыйрова, Г.Н. Надыйров, С.Н. Рахмангулова, М.М. Хәсәнова, М.З. Надыйрова, Р.Ю. Газизова, Н.Г. Иосыпова, Ф.М. Надыйрова кебек педагогик хезмәт ветераннарына әйтелгәндер.
Кичәдә катнашучылар шулай ук соңгы елларда арабыздан китеп барган унлаган укытучыны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Бәйрәмдә ветераннардан торган «Тынгысыз йөрәкләр» фольклор төркеме, җырчы Әнфисә Ягъфәрова, укытучылар Нурия һәм Рәсил Тимгановлар үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Берничә укытучының һәм бәйрәмгә килгән укучыларның үзләре язган шигырьләрен сөйләп ишеттерүләре дә матур мизгелләр булып күң елгә кереп калды.
Бу чараны үткәрү, әлбәттә, игелекле спонсорлардан башка авырга төшәр иде. Ярый, андый яхшы кешеләр бар әле, дип сөенеп куясың. Кичәдә мондый затларга мәктәп дирекциясе исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды. Болар — Александр Сергеев, Роман Кучумов, Марсель Уразаев, Зикаф Шәмсетдинов, Камил Иосыпов, Мәҗит Дускаев, Мансур Надыйров, Ралиф Иосыпов, Динара Казанбаева, Луиза Балтаева, ветеран укытучылар. Шулай ук спонсорлар белән алдан сөйләшеп, аларны оештырып йөргән Зарифә Хөснияр кызы Надыйрова исеменә дә күп рәхмәт сүзләре әйтелде.
Берничә сәгатькә сузылган бәйрәм тантанасы сизелмичә үтеп тә китте. Биредә яңгыраган иң зур теләкләрнең берсе — киләчәктә дә Яңавыл мәктәбенең данлы традицияләрен ышанычлы дәвам иттерү теләге һәрберебез күң елендә тирән уелып калды.

Әйе, мәктәп — авылның йөзе, мәктәбе булган авылның киләчәге бар. Мәктәп булса, авыл яшәр.

Идият ӘШИРОВ.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *