Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге булмый

ГАИЛә, туганлык мөнәсәбәтләрен тергезү һәм саклауны максат итеп кунган Шәҗәрә фольклор бәйрәме чын мәгънәсендә тантаналы зур чарага әверелде. Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәге чакырылган кунаклар, чарада катнашучылар һәм тамашачылар белән шыгрым тулы иде. Кемдер үзенең нәсел-ыруы белән беренче тапкыр таныштырса, күпләр бу чарага зур әзерлек белән килгән. Әйе, без чыннан да ата-бабаларыбызның кем булуын белергә, өйрәнергә һәм үзебездән соңгы буынга җиткерергә бурычлы.
Пермь крае губернаторы администрациясе, край башкортларының «Корылтай» региональ иҗ тимагый оешмасы ярдәме белән оештырылган әлеге бәйрәм Барда муниципаль районы башлыгының социаль үсеш буенча урынбасары Т. В. Балтаеваның сәламләвеннән башланды: «һәр кеше үзенең тамырларын, гаилә тарихын белергә тиеш. Шушы җәһәттән әһәмиятле һәм край күләмендә үткәрелүче бу чарада нәтиҗәле эшләргә булсын», — дип уңышлар теләде. Пермь башкортлары корылтае рәисе Р.Т. Мөхәмәтьянов катнашучыларга: «Без барыбыз да Пермь крае балалары, тикмәгә генә бу чара крайның туган көненә билгеләнмәде. Шәҗәрә бәйрәме уздыру — үзеңнең рухыңа кайту ул», — дип мөрәҗәгать итте. Край губернаторы администрациясенең милли мөнәсәбәтләр бүлеге начальнигы урынбасары И.П.Оборина: «Тарихыбызны өйрәнүгә йөз тоткан бәйрәмнәр үткәрү инде матур традициягә әйләнде. Шәҗәрә белән кызыксынучылар арасында күпчелекне өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә, арабызда яшьләр күбрәк булса, тагын да күңеллерәк булыр иде», — дип урынлы фикерен җиткерде. «Бөтендөнья башкорт корылтае» халыкара җәмәгать берләшмәләре союзы Башкарма комитеты советы әгъзасы Д. Ә.Гайнуллин: «Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге булмый. Бүгенге чараның әһәмияте көчле. Үткәнебез барланып кына калмый, киләчәккә дә юл, күпер салына. һәркем үзенең нәсел тамырларын ө йрәнеп оныкларына тапшырсын иде, шул чагында гына халкыбызның иртәгесе көне ышанычлы булачак», — диде.
«Нәсел шәҗәрәңне беләсеңме?» дип исемләнгән күргәзмә-презентацияләр чараның кульминациясе буларак, игътибарны үзенә юнәлтте. Каенавылдан Аптуковлар, Сөҗәннән Әшировлар, Үдиктән Адутовлар, Күчтәнтидән Закировлар, I Әрҗәннән Сәбәләевлар,
II Әрҗәннән Рангуловлар, Төнгүктән Кучукбаевлар, Искилдедән Касыймовлар, Озын Яланнан Батыркаевлар, Федоркидан Машаровлар шәҗәрәләрен тәкъдир итте. Пермь районы Башкултай авылыннан нәсел агачы тәкъдим итүчеләр дә булды. һәр зат вәкиле туганнары хакында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирергә, тулырак таныштырырга ашыкты. Җыр, бию, шигырь, нәфис сүз аша тамашачыларга сәләтләрен күрсәтте. Бәйгедә кул эшләрен, халык һөнәрләрен башкару осталыгы да, милли ризыклар төрлелеге, тәме, эстетик яктан бизәлеше дә исәпкә алынды.
Мәсәлән, Аптуковлар үзләрен кул осталары итеп танытты — түбәтәй чигүче Әнүзә апа Сакаева край күләмендә «Халык остасы» исеменә лаек булган. Әшировлар — җир кешеләре, нәсел билгеләре итеп тә тук башаклар сайлаган. Арада сәнгать белән шөгыльләнүчеләр, башка һөнәр ияләре дә бар. Үдиктән Адутовлар нәселе 25 буынны беләбез, дип таң калдырды. «Агач тамыры белән, кеше нәселе белән көчле «, — диләр алар. Әлбәттә, һәр чыгыш үзенчәлекле, игътибарга лаек булды. Мәртәбәле жюри әгъзалары барысын да исәпкә алып, терки барды. Алга таба нәсел шәҗәрәләрен тәкъдим итүчеләр үзешчән сәнгать конкурсында катнашып осталыкларын күрсәтте. Вокал, хореография, милли халык уен коралларында чыгышлар чарага тагын да ямь өстәде.
«Шәҗәрә бәйрәме» башкорт мәдәнияте фестивале кысаларында үткән түгәрәк өстәл артында сө йләшү дә эшлекле, дустанә рухта узды. Аның эшендә Башкортостан Республикасыннан Д.Ә.Гайнуллин, гуманитар тикшеренүләр институты «Шәҗәрә үзәге» бүлеге мөдире, философия фәннәре кандидаты Р.Р.Асылгужин, Мәгариф министрлыгы баш белгеч-эксперты Ә.Х.Ишбаева, халык иҗаты үзәгенең регионнар белән эшләү буенча әйдәп баручы методисты Ф.Г.Акчурина, үзәк дәүләт тарих архивының документлар куллану һәм публикацияләү бүлеге начальнигы З.Г.Гатиятуллин, Пермь краеннан И.П.Оборина, Барда районыннан Т.В.Балтаева, җирле җәмәгатьчелек, укытучылар, укучылар, гомумән, нәсел тамырлары белән кызыксынучылар катнашты. Сөйләшүне Барда районы башкортлары корылтае рәисе К.С.Зиятов алып барды. Мәгънәле чыгышлар, төпле фикерләр чараның актуальлеген, урынлы булуын дәлилләде. Барда гимназиясе укучылары Артур Хәсәнов һәм Тимур Маматов (укытучылары Э. В. Әхмәтнуров,
Л. И. Мусина) шәҗәрә төзү тәҗрибәләре белән бүлештеләр. Барда гимназиясе укытучысы, Барда районы башкортлары корылтае башкарма комитеты әгъзасы Д. Н. Монасыйпова гәйнә ягының гореф-гадәтләрен саклау буенча мәктәп музее эшчәнлеге турында сөйләде. Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгенең халык иҗаты буенча методисты Ә.К.Якупова Барда халык театры шәҗәрәсен төзү тәҗрибәсе белән таныштырды. Барда мөхтәсибәте имам-хатыйбы М.Н.Мозафаров гәйнәлеләрнең йола, гореф-гадәт, тарихларын саклауда дин әһелләренең өлеше турында сөйләде. «Гәйнә халкының шәҗәрәсен булдыруда музей тәҗрибәсе» — бу тема буенча Барда музее директоры А.Р.Мәхмүдов чыгыш ясады. Башкултай авылыннан килгән кунагыбыз — Ф.К.Сәйдәшев нәселе тарихына тукталып үтте. Чыгышлар тәмамлану белән сөйләшүнең мөһимлеген билгеләп йомгак ясалды, башкорт телен һәм мәдәниятен үстерүне күздә тотып резолюция кабул ителде.
Шәҗәрә бәйрәмендә катнашучылар арасында җиңүчеләр унбер номинациядә билгеләнде: «Иң иҗади гаилә» — Закировлар (Күчтәнти), «Гаилә династияләре» — Рангуловлар (II Әрҗән), «Күп санлы нәсел» -Кучукбаевлар (Төнгүк), «Иң борынгы ыруг» — Адутовлар (Үдик), «Милли ризыклар» — Кучукбаевлар, «Халык уен коралларында чыгышлар» — Закировлар, «Хореография» — Язилә Рәсүлева (Үдик), «Иң яшь башкаручы» — Алмаз Закиров (Күчтәнти), «Автор-башкаручы» — Фәимә Газизова (Барда), «Халык җыры » — Гөлнур Ибраһимова (Сөҗән). «Вокал-соло» номинациясендә Мөнәфирә Рангулова (II Әрҗән) белән Ильяс Гимадетдинов (Үдик) беренче урынны бүлештеләр. Барлык җиңүчеләрне уңышлары белән кайнар котлыйбыз. Сәхнәдә чыгышлар Башкортостаннан «Далан» фольклор-эстрада төркеменең моңлы да, дәртле дә җырлары белән тәмамланды.
Ахырда чарада катнашучыларга «Шәҗәрә бәйрәме»нең нинди уңай якларын билгеләр идегез?» -дигән соравым белән мөрәҗәгать иттем һәм шактый үзенчәлекле фикерләр ишеттем.
— Киң даирәдәге мондый очрашулар халык иҗатын баетуда, тарихыңны барлауда һәр район үзәге ө чен файдалы булыр иде. Үзара танышу, аралашу, тәҗрибә уртаклашу эшчәнлегебездә, әлбәттә, үз җ имешләрен бирәчәк. Бер күрешү — бер гомер бит, тагын очрашырга булсын. (Фаил Сәйдәшев, Пермь районы, Башкултай авылы.)
— Бәйрәм ошады. Шунысы сөенечле, бу чараны бигрәк тә яшь буын яхшы кабул итте. Туганнарының күплеген күреп алар шаккатты. Оныкларым шәҗәрәгә багышланган край конкурсларында призлы урыннар яулады. Бу чарада катнашуны үзебез генә башкарып чыга алмас идек, ярдәмнәре өчен Төнгүк мәдәният йорты хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсе килә. (Кадрия Кучукбаева, Төнгүк авылы.)
— Мин якынча 1232 еллардан алып үземнең 40 (!) буынымны беләм, шәҗәрә төзүгә ДНК технологиясе ярдәмендә ирештек. Нәсел ыруыбыз борынгы бабабыз — Чыңгыз ханның юлдашы Майкы бигә барып тоташа. һәр кеше үз нәселен данлап яшәргә омтылсын, үрнәк гамәлләре белән хәтердә калсын. Синең белән балаларың, оныкларың горурланырлык булсын. (Альберт Кәримов, Башкортостан Республикасы, Караидел районы.)
Күпләрдә кызыксыну уяткан әлеге зур чара әнә шулай күтәренке рухта, бәйрәм рәвешендә узды. «Әзерләнеп безгә дә катнашырга булган икән, нәселебез зур, туганнарыбыз күп», — дип таралучылар аз түгел иде. Менә монысы инде иң мөһимедер.
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Артур Уразов фотолары: vk.com/bardainfo


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *