Якты йорт, ныклы нигез

Семья Яхиных: Светлый дом, крепкая основа
— Барда елгасы аша күперне чыгып, ферма ягына таба барасыз, Сигезенче март урамына кергәч ерак калмый, йорт күренеп тора, янәшәсендә тракторлар утыра…
Озын Яланда Яхиннар йортын шушы мәгълүматлар буенча табарга кирәк булды. Бара торгач, безнең игътибарны урамның сул ягында балкып утырган якты йорт җәлеп итте, трактор-фәлән барлыгын карап тормадык, шушы йорт булырга тиеш дип, капкадан кереп, ишек алдына атладык. Беренче карашка ук монда чын хуҗалар яшәве ачык аңлашыла: барысы да яхшылап каралган-тәрбияләнгән, hәркайда тәртип, терлекләр абзары hәм аның янәшәсендәге мәйданчык тимердән ясалган матур койма белән бүлеп куелган, ә ишек алдында — җәйге йорт, бассейн, теплица, агачлар, куаклар hәм кая карама — чәчәкләр. Искиткеч матурлык!
Ялгышмаганбыз икән – ишек шакуга хуҗа hәм хуҗабикә — Әсхәт Габделәхәт улы hәм Рәсимә Нургали кызы безнең янга килеп тә чыктылар. Яхиннар, аларның хуҗалыгы, тормыш рәвеше белән танышуны экскурсиядән башладык.
Иркен итеп ясалган теплицага кердек, биредә кыяр, помидор hәм кавыннан кала виноград та үстерәләр икән, татып карадык, “Изабелла“ винограды нәкъ үз тәмендә иде. Аннары җәйге йортка кереп, Яхиннар белән әңгәмәбезне башладык.
Әсхәт Габделәхәт улының нәселе Өчкулдан булып, гаилә ул бала вакытта Озын Яланга күчеп урнашкан hәм аның бөтен тормышы, эшчәнлеге шушы авыл белән бәйләнгән. “Башта механизатор белгечлеге үзләштердем, колхозда эшләдем. Унбер ел сөтчелек фермасында орлыкландыручы техник хезмәтен алып бардым, аннан соң мөдир итеп куйдылар, озак еллар шушы эштә булдым, соңрак мәктәптә газ белән җылыту операторы эшен башкардым, — дип сөйли Әсхәт. — Ә хәзер – ел башыннан – лаеклы ялда“.
Хезмәт еллары дәвамында аңа кемнәр белән генә эшләргә туры килмәгән, әңгәмәбез вакытында төрле вакытларда Нариманов исемендәге колхозны, соңрак “КамТЭКС“ заводының цехын җитәкләгән затларны искә төшерәбез. “Барысын да җылы сүзләр белән искә ала торган, hәркайсының ул елларда авылларны үстерүдә өлеше бар“, — ди ул.
Ә Рәсимә Нургали кызы – Беренче Әрҗәннән. Чусовойда медик белгечлеге үзләштереп, районга кайта, Озын Яланга килен булып төшеп, авыл халкына медицина хезмәте күрсәтүгә дүрт дистә елга якын тормышын багышлый ул, халык арасында ихтирам казана. Гаилә өч кыз үстерә, хәзер биш оныклары да бар.
Рәсимә белән Әсхәт бер-берсенә шулкадәр туры килгәннәр: икесе дә эшчән hәм эшкә оста, уңган hәм булдыклы. Хуҗалыкларында hәм йортларында килмәгән җир юк, бүлмәләрнең зәвык белән бизәлеше таң калдыра, hәркайда алар куллары hәм җылысы белән өретелеп ясалган әйберләр урын алган. Хуҗабикәнең горурлыгы — өй эчендәге гөлләр белән тулы кышкы бакча, үз куллары белән ясалган җәймәләр булса, йортның hәм мунчаның эшләнешендә, төзеклегендә, уңайлылыгында хуҗаның осталыгы күренеп тора.
Гаиләнең табыш чыганагы — үзләре үстергән hәм җитештергән продукция. Алар бүген дә сигез баш мөгезле эре терлек, шул исәптән өч баш сыер тоталар, күпләп җиләк-җимеш үстерәләр. hәм атнага бер тапкыр базарга барып, ит, сөт, каймак, эремчек саталар. “Күптән йөрибез инде, анда безнең даими сатып алучыларыбыз бар, көтеп кенә торалар“, — ди Рәсимә. Төрле елларда күпләп күркәләр, казлар да караганнар, хәзер эре малдан тыш сарыклары hәм йомырка салучы тавыклары бар. Бакчаларында яшелчә-җиләк яхшы уңыш бирә, ә печәнне үзләренең пайга бүленгән җирләрендә әзерлиләр. Техникалары җитәрлек – тәгәрмәчле ике тракторлары, йөк hәм, әлбәттә, җиңел автомобильләре бар.
— Әти-әниләребез эшчән булдылар, күрәсең, бездә дә эшкә hәвәслек кечкенәдән тәрбияләнгәндер, — диләр Яхиннар. – Бераз да эшсез торалмыйбыз.
Гаилә корып яши башлагач салган йортлары бервакыт кечерәк булып тоела башлый, аңа янкорма эшлиләр, торак мәйданы зурая, өстәвенә яңа өлешенең астында иркен кухня ясыйлар. Газ белән кыздырылучы мунчага чолан аша гына чыгасы, әле ике арада душ кабинасы да урнаштырылган. Ишек алдында җәйге йортка ялгап янә бер корылма эшләп киләләр, анда инде мич тә чыгарылган, “авыл кешесе мичтә пешерелгән азыксыз торалмый, өйдәгесен газ килгәч бетергән идек, шуңа биредә эшләп алырга булдык“, — дип аңлаталар алар. Әле кызлары hәм кияүләренә ничек булышалар — өч гаиләгә дә йорт җиткерү өчен зур тырышлык куйганнар. Балалары шулай ук уңган, туган нигезгә күрешү, ял итү өчен генә кайтмыйлар, гел кул-камыт итәләр. “Кайтуларына кияүләргә эш әзерләп торабыз, булдыралар, барысын да эшлиләр“, — диләр Әсхәт hәм Рәсимә.
Менә шундый гаҗәеп гаилә, күпләр сокланырлык, күпләр үрнәк алырлык. Бу кадәр мәшәкатьләрне hәркем күтәрә алыр идеме? Юктыр, мөгаен. Ә алар ничек өлгерәләр соң? Тырышлык – тырышлык белән, әле вакыты да кирәк бит.
— Теләк кирәк, камиллеккә омтылып яшәү hәм шуны булдыру кирәк. Без hәрвакыт үзара килешеп, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшибез. Мондый хуҗалык булдыру, тормыш шартларын уңайлырак итү күпләрнең хәленнән килә, районда шундый тормыш алып баручылар аз түгелдер, дип уйлыйбыз.
Йортлары ничек якты булса, яшәешләре, уй-гамәлләре дә шундый аларның. Дуслары белән аралашырга да, балаларын hәм оныкларын барып карарга да, концерт-кичәләргә йөрергә дә вакыт табалар. Быел бер тирәдә — ферма якта яшәүчеләрнең урам бәйрәмен оештырганнар, hәм бу эштә шулай ук Яхиннар башлап йөрүчеләр булган.
Моннан ике ел элек алар Озын Ялан авыл поселениесенең үрнәк хуҗалыгы булып танылсалар, быел район иң яхшы ветеран хуҗалыгы смотр-конкурсында җиңүче булдылар. Чәршәмбе көнне әлеге бәйгенең Куедада үткән зона этабында янә уңыш казандылар, икенче урын яуладылар.
Яхиннарга авыл күрке булып, тормышны ямьләп озак-озак еллар таза-сау гомер итәргә язсын, дип телибез.
Эльмарт УРАЗОВ.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *