Җилдән җитезләр

DSC_0077 (Medium)УЗГАН ял көннәрендә Сарашта Советлар Союзы Герое Шәрифҗан Казанбаев призына район чаңгы ярышлары үтте, 14 февральдә — өлкәннәр арасында, ә якшәмбе көнне — укучылар арасында. һәр ел бу чара бөтен районнан спортчыларны һәм чаңгы сөючеләрне җыя, биредә бәйрәм атмосферасы хөкем сө рә. Бәйгене ачу тантанасында Сараш авыл поселениесе башлыгы И.Ш.Урстемиров, район ветераннар советы рәисе Т.С.Ишморатов һ.б. чыгыш ясады. Алар спортчыларны һәм авыл халкын чираттагы старт белән котладылар һәм ярышларда уңышлар теләделәр.
Быел тантана яңа урында «Снежинка» яңа чаңгы базасын ачуга багышланган иде. Проектны тормышка ашыру өчен бүленгән средстволарга спортчылар өчен бина, 1, 2 һәм 3 км га чаңгы трассасы, тамашачылар өчен мәйданчыклар әзерләнгән. И.Ш.Урстемиров сүзләре буенча, киләсе елда 5 км озынлыгындагы янә бер трасса ясау планлаштырыла.
Гимн астында Россия Федерациясе флагын күгәрү хокукы чаңгы ярышларының күп тапкырлар җиң үчесе В.М.Мусинга тапшырылды. Районның почетлы гражданинын үткән юбилее белән җылы котладылар һәм бүләк тапшырдылар.
Ниһаять, старт бирелде һәм спортчылар алга ыргылдылар, мавыктыргыч көрәш башланды. Трасса яхшы әзерләнгән, аның аерым участокларында чаңгычылар зур тизлек алып, көндәшләрен артта калдырдылар. һәр ел рейтингта югары позицияләр яулаган спортчыларның тырышлыгы аеруча сизелерлек булды. Аларның хәрәкәтләре тамашачыларны да әсир итте, чөнки алар трассаны җилдәй җ итез, югары тизлектә үттеләр. Ярышларның беренче көнендә катнашучылар арасында районда танылган спортчы, көрәш, гер күтәрү кебек спорт төрләрендә дә уңышлы чыгыш ясаучы Айдар Маматов, төрле дәрәҗәдәге чаңгы ярышларында күп тапкырлар җиңүче һәм призер булган Рамзан Мөстәкыймов, районда иң тиз чаңгычыларның берсе, сәламәт яшәү рәвешен алып баручы активист Владимир Богданов һәм, әлбәттә, район ярышларының барысында да катнашучы ветераннар — Идеал Закиров, Хәбетдин Ахметшин һәм Вәсил Мусин бар иде.
Хатын-кызлар арасында үзләренең яшь группасында Әлфинә Әлимова, Гөлназ Ягъфәрова, Оксана Рамзина, Наилә Рәсүлева, Миләүшә Килдебаева, Зәбирә Иманаева, Зәбирә Нурсубина һәм Рәсимә Халитова өченче урынга лаек булдылар. Икенче урында — Юлия Балтаева, Лилия Абдалова, Альбина Кульмашева, Гөлнур Акбашева, Гөлнара Тюмисова, Зилә Дускаева, Эльза Шәрәпова, Раушания Абдулова, Сания Латыйпова, Нәсимә Ибраһимова һәм Кадрия Кучукбаева. Айгөл Йосыпова, Әлфия Юнысова, Әлфия Черникова, Гүзәл Байсикина, Эльвира Назарова, Люция Азманова, Ирина Максутова, Фирдәүсә Мәсәгутова, Гөлфинә Таразова, Ольга Курочкина һәм Гөлҗиһан Батыркаева җиңүче исеменә лаек булдылар.
Ирләр арасында үзләренең категорияләрендә Эльмир Тляшев, Рифат Киеков, Артур Мәүлетов, Эльнар Кульмашев, Риф Кучуков, Ренат Уразманов, Марат Монасыйпов, Шамил Тимганов, Галимҗан Суяргулов, Мөхәрәм Мусин, Төфхәт Ишморатов, Рәфхәт Кучукбаев һәм Идеал Закиров өченче урын алдылар. Айрат Шәрипов, Фәнис Латыйпов, Сергей Казаринов, Владимир Женин, Ренат Галимов, Илшат Туйгелдин, Фиргать Рангулов, Фидәрис Әтнәшев, Рәмис Нурсубин, Рәмис Уразов, Илгать Тимганов, Мөнир Кучукбаев һәм Хәбетдин Ахметшин — икенче урында. Рамазан Имайкин, Рамзан Мө стәкыймов, Әлфир Латыйпов, Айдар Маматов, Владимир Богданов, Салават Таразов, Габделбәр Ибраев, Ренат Акжигитов, Фаикъ Сөбхангулов, Юныс Акбашев, Радик Батыркаев һәм Вәсил Мусин җиңүче булдылар.
Гомуми зачетта беренче урында — район мәгариф идарәсе командасы, икенче урында — «Барда» чаң гы клубы. Авыл поселениеләре арасында өченче урында — Әрҗән, икенчедә — Каенавыл һәм беренчедә -Озын Ялан авыл поселениесе.
Төп мәктәп укучылары ярышларында кызлар арасында Акбаш мәктәбе командасы җиңеп чыкты, икенче урында Бөреҗле мәктәбе, өченчедә — Күчтәнти. Егетләр арасында беренче урында коррекция мәктәбе командасы, икенчедә — Акбаш мәктәбе, өченчедә — Бөреҗле. Урта мәктәп укучылары арасында Төнгүк мәктәбе кызлар командасы беренче урынга лаек булды, икенче урында — Барда мәктәбе кызлар командасы, өченчедә — Каенавыл. Егетләр арасында беренче урында — Үдик мәктәбе командасы, икенчедә — гимназия, өченчедә — Төнгүк мәктәбе.
Р. Мустакимов и А. Маматов Команда Бичуринского поселения
Артур УРАЗОВ.
Ибраһим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *