Әтиемне сагынып яшим

Галим АхмадуллинМөхәммәтгата хәзрәт Мансуров мәдрәсәсендә укучылар арасында Галим Әхмәдуллин да булган. Ятимлек ачысын татырга өлгергән үсмерне тәрбияләп олы юлга бастыра хәзрәт, тик репрессия тозагына эләгеп аның гомере аянычлы өзелә. Галим мулланың кызы — ветеран укытучы Самига апа Искәндәрова Үдик авылында яши. Инде 90 яшенә җитеп килсә дә, hаман әтисен сагынып гомер итә ул. Редакциягә язманы Самига апаның кызы Зилдә Искәндәрова алып килде.
Минем әтием – Галим (Мөхәммәтгалим) Әхмәдулла улы Башкортостан Республикасының Борай районы Иске Кизгән авылында күп балалы гаиләдә туган кеше. Тормыш авырлыклары, ярлылык, мохтаҗлык аны Барда якларына, атап әйткәндә Султанай авылына китереп чыгара. Ә биредә инде Гата (Мөхәммәтгата) хәзрәт Мансуровның мәдрәсәсе була. Ниhаять, Галим төпләнер урын таба: хәзрәткә йорт эшләрендә булышчы булып урнаша. Кимсетелүләр, ачлык, ялангачлык артта кала. Галим эш сөюче, җиренә җиткереп үтәүче, кыю, тыңлаучан егет булып чыга. Бөтен эшкә хәвәслеге аны хәзрәткә якынайта. Шулай итеп, Галим мәдрәсәдә белем ала башлый.
Султанай мәдрәсәсендә ул елларда ук дин дәресләреннән тыш тормыш өчен кирәкле дөньяви фәннәр дә укытылган: математика, география, биология… Шәкертләргә төрле яклап белем бирелгән. Мәдрәсәнең зур китапханәсе дә киң белем алуга этәргеч булып торган. Гата хәзрәт читтән килгәннәрне аталарча кайгырткан, тукландыру, киендерү, тулай торакта торгызу гына түгел, укып чыкканнан соң эш белән дә тәэмин иткән. Галим дә укуы тәмамлангач, “Указлы мулла“ дигән дәрәҗә ала. Гата хәзрәт тарафыннан Нытва шәhәренә мөгаллим итеп билгеләнә. Шул урында ике ел эшләгәннән соң, хәзрәт тәкъдиме белән Пермь өлкәсенең Югары Мулла районы (хәзер Пермь районы) Яныч авылына күчерелә hәм уку-укыту эшләребелән шөгыльләнә (билгелебулганча , мәчет каршында).
Мулла авылда ихтирамга лаек кеше, чөнки ул халыкка гыйлем таратучы. Татар халкының бөтен тормышы муллага бәйле: бала туса – исем кушарга мулла кирәк, өйләнсәң – мулланы чакырасың, кемдер үлсә – тагын мулладан башка булмый. Мулла ул киңәшче дә, хөкемдар да.
Урындагы мулла үлгәч, ул Яныч мәчетенә мулла итеп билгеләнә. Өйләнә, балалары туа, ә шулай да мәчетнең бер бүлмәсендә генә торалар, чөнки ул заманда читтән килеп урнашкан кешеләргә йорт салып чыгу өчен җир бирелмәгән. Бары тик өченче бала тугач кына җир бүлеп бирелә: йорт сала, хуҗалык эшен башлап җибәрә. Шул ук вакытта мәчеттә халыкны гарәп телендә укырга-язарга өйрәтә, ислам дине кануннары белән таныштыра.
Гата хәзрәт Галим әтинең эшен ике мәртәбә килеп тикшерә, эшеннән канәгать булып, яхшы бәя бирүе билгеле. Халык хәтерендә дә әтием турында җылы истәлекләр саклана: ачык йөзле, олы җанлы, эчкерсез, мәрхәмәтле, hәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер, ягымлы. Күптөрле эшкә хәвәс – “алтын куллы“ булуы да билгеле.
Мин Яныч авылы олылары Минюкова Галиянең, Сибаева Мәрьямнең, Касыймова Луизаның, Закирова Адиянең язып калдырган истәлекләрен саклыйм. Алар әтиемне гел унай яктан гына искә алалар.
1919 елда Галим мулланың хатыны Мәмдүдә алты баласын ятим калдырып, дөнья куя. Зур баласы Хәбибрахманга 13 яшь, ә иң кечкенә баласы Таhиргә бары берничә ай гына була.
Барданың беренче мәхәллә мулласы Касыймов Зөфәр Шакир улы 1919 елда Галим муллага үзендә мөгаллимә булып эшләүче Мөгаззәмә Садыртдин кызы Мәсәгутованы димли. Мөгаззәмә үзе дә күп балалы гаиләдән булып (алты баланың зурысы), тагын күп балалы гаиләгә эләгә. Галим мулланың балалары үги әнине яхшы каршы алалар, хөрмәт итеп “әни“ дип дәшәләр. Яңа гаиләдә җиденче бала булып мин – Самига Галим кызы туганмын.
Мөгаззәмә –үзе үк динле, укымышлы, алдынгы карашлы булганлыктан, мөгаллимәлек эшен дәвам итә. Авылның хатын-кызларын гарәп телендә укырга-язарга өйрәтә, дин сабаклары бирә.
Мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә укыту эшләре алып барган дин әhелләрен 30 еллар репрессиясе вакытында кулга алып төрле якларга җибәргәннәр. 1931 елда минем әтиемнең гаиләсе дә репрессиягә эләккән. Аны Лысьва якларына урман эшләренә озаталар, hәм ул шунда үлеп кала.
Миңа ул чакта 3 яшь тирәсе генә булган. Әти кеше ул — бала өчен тормышта терәк, ышаныч, сине яклаучы, сөюче, яратучы, ышанычлы таяныч. Тормышта әтиеңә сыенып, шатлык-кайгыларыңны, уй-фикерләреңне бүлешәсе килгән вакытлар аз булмый, башкалар “әти“ дип эндәшкәндә, әтиләре аркасына ышыкланганда үкереп елаган чакларым аз булмады… Әле хәзер дә әтиемне юксынып, сагынып яшим…
Әтиемә ул чакта 50 яшьләр тирәсе: таза-сау, тормышны яратучы, кешеләргә хезмәт итүче… Яшәргә дә, яшәргә генә кирәк булган. Шундый укымышлы, гадел, намуслы, кешелекле, үз эшен яратып башкаручы, гаиләсен hәм үз халкын яратучы яхшы кешене шулай харап иткәннәр.
Галим мулла 1997 елда реабилитацияләнде. Мин үзем дә гомеремнең 37 елын балаларга белем hәм тәрбия бирүгә багышладым. Әтием-әниемнең төп хезмәте — мөгаллимлекне дәвам итә алуым белән горурланам. Кызым Зилдә дә өч югары белемгә ия, 37 ел мәктәптә укытты. Хәзерге көндә оныгым Сильвия дә ике тапкыр югары белем алды – укытучылар династиясен дәвам итә.
Үдик авылында гомер итүче ветеран укытучы Самига Галим кызы Искәндәрова.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *