Киләчәк турында кайгыртып

img14-6 декабрьдә Казанда Бөтен-дөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы һәм «Татарстанның эшлекле партнерларыР бөтендөнья форумы үтте. Алар эшендә Барда муниципаль районы башлыгы, Конгресс Башкарма комитеты әгъзасы С.М. Ибраев, аның беренче урынбасары, Конгрессның Пермь крае буенча вәкиле С.Н. Назин, край татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Х.Х. Фәрвәзетдинов, район массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, крайдан эшмәкәрләр төркеме катнашты.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының агымдагы елда алып барган эшчәнлеге йомгаклары турында Башкарма комитет рәисе Р.З. Закиров чыгыш ясады. Ринат Зиннур улы милли мәгариф һәм татар телен саклау мәсьәләсенә аеруча игътибар юнәлтте, моның татарлар ишле булып
яшәгән төбәкләрдә генә түгел, ә Татарстан өчен дә әһәмиятле булуын билгеләде, республикада милли мәгариф һәм телне саклау мәсьәләсе һәркайда да тиешле дәрәҗәдә хәл ителмәвен мисаллар белән раслады.
img2Дини оешмалар эшен координацияләү, халыкара мөнәсәбәтләр һәм кеше хокуклары, эшмәкәрлекне һәм икътисади бәйләнешләрне үстерү, массакүләм мәгълүмат чаралары, татар мәдәнияте һәм рухи мирас, милли мәгариф һәм фән һ.б. комитетлар җитәкчеләре чыгышында Р.З. Закиров әйткән фикерләр күп мисаллар белән куәтләнде. Төрле төбәкләр вәкилләре Башкарма комитетның эшчәнлеге һәм татар халкын үстерү буенча үз фикерләре белән уртаклаштылар. Киләсе 2015 елга эш планы кабул ителде.
«Татарстанның эшлекле партнерлары» форумы Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов, республика министрлары, эре промышленность һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, күпсанлы эшмәкәрләр катнашы белән үтте.
Форумга йомгак ясап, президент мондый очрашуларның кирәкле булуын, татар эшмәкәрләренең шулай үзара фикерләшеп, бер-берсеннән тәҗрибә алып эшләвенең тотрыклы үсеш тәэмин итүдә уңай чагылачагын билгеләде. «Без күп мәсьәләләрне бергәләп хәл итә алабыз, мин моңа шикләнмим… Ешрак шулай җыелып, татар халкы өчен мөһим мәсьәләләрне бергәләп хәл итик. Сезгә зур рәхмәт!» — диде ул. Ибраһим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *