Округта спортны үстерү максаты белән

17 декабрьдә Барда мәдәният hәм ял үзәге янындагы яӊартылган hәм Үдиктә хоккей бортлары белән универсаль ике хоккей мәйданчыгы ачылды. Округ башлыгы Хәлил Алапанов, округ Думасы рәисе Илгизәр Вахитов, 6нчы ЦДНГныӊ җитештерү буенча начальнигы урынбасары Александр Прозоров hәм Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А.Сухихныӊ ярдәмчесе Фәдия Корбангалиева тантананыӊ мөхтәрәм кунаклары булдылар.

Чара район үзәгендә, Барда бозында убырлы карчык hәм скоморохлар белән кечкенә тамашадан башланды, делегацияне Кыш бабай hәм Кар кызы сәламләде: “Сәламәтлектән кыйммәтрәк бернәрсә юк, кеше чын-чынлап таза булганда гына бәхетле булырга мөмкин. Территория җитәкчесенеӊ иӊ мөhим бурычларыныӊ берсе, әлбәттә, гражданнарыбызныӊ сәламәтлеге hәм моныӊ өчен бик күп нәрсә эшләнә: спорт комплекслары төзелә, спорт мәйданчыклары, мәктәпләрдә, клубларда, спорт берләшмәләрендә күп кенә секцияләр ачыла. Сүзләребезне бүгенге бәйрәм раслый”.

Округ башлыгы чын күӊелдән край хөкүмәтенә hәм губернаторына, Пермь крае Физик культура hәм спорт министрлыгына, “ЛУКОЙЛ” компаниясенә hәм бардалыларга территориябездә спорт үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. “Милли hәм төбәк проектларында катнашып, без, чыннан да, спортка зур игътибар бирәбез. Быел округыбызда 29 спорт объекты ачылды, шуларныӊ бишесе – хоккей тартмалары. Ирешелгәннәрдә туктарга җыенмыйбыз, бу юнәлештә алга барачакбыз, спорт мәйданчыклары hәм хоккей тартмалары төзәчәкбез. Бердәм эшебез нәтиҗәсендә балалар таза hәм спортны яратып үсәрләр hәм тормышта зур уӊышларга ирешерләр дип ышанам”, — диде ул.

Тантаналы өлештән соӊ яӊа бозга Барда хоккейчылары чыкты. Алар үз осталыкларын күрсәтте, ә беренче алканы символик рәвештә ташлау Х.Г. Алапанов hәм А.Е. Прозоров катнашында узды.

Бардада хоккей тартмасын яӊарту эшләре “Инициативалы бюджетлаштыру” проекты кысаларында алып барылса, Үдиктәге мәйданчык Пермь крае хөкүмәтенеӊ 108-п санлы карарын гамәлгә ашыру нигезендә барлыкка килде. Әлеге мәйданчык ел әйләнәсендә кулланыла: кышын биредә хоккей уйнаячаклар, тимераякта масса-күләм шуулар оештырылачак, ә җәен баскетбол, кече футбол, волейбол уйнарга мөмкин. Округ халкы тормышында спорт аерым урын алып тора. Спортчылар арасында халыкара класслы спорт мастерлары, Рәсәй, край чемпионатларында җиӊүчеләр, спорт мастерлыгына кандидатлар, разрядлы спортчылар бар. Сәламәт яшәү рәвешен алып баручы кешеләр саны елдан-ел арта бара.

— Сезне шушы искиткеч вакыйга белән котлыйм. Соӊгы вакытта Үдик авыл җирлеге спорт, төзекләндерү, мәдәният өлкәләрендә эзлекле рәвештә үсә бара. Болар барысы да сезнеӊ край территориясендә тормышка ашырылучы күп кенә чараларда, программаларда актив катнашуыгыз нәтиҗәсе, — дип билгеләп үтте Илгизәр Вахитов.

Фәдия Корбангалиева яӊа мәйданчыкларныӊ округыбызда физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен, авылдашларныӊ спорт рухын hәм спорт туганлыгы ныклыгын үстерүгә өстәмә стимул булуын, әлеге спорт объектларыныӊ спорт hәм үсеп килүче буын иминлеге өчен озак хезмәт итүләрен теләде hәм Үдик хоккей командасына форма алу өчен сертификат тапшырды.

Тантаналы рәвештә бәйрәм символы – “тиз очучы алка”ны ташлагач, мин яшь хоккейчылар белән аралаша алдым. “Без уенга Беренче Әрҗәннән килдек. Хоккей белән өченче ел шөгыльләнәм. Миннән hәм энемнән тыш, хоккейны әтиебез Илсур Исмәгыйлов та уйный.

Без барыбыз да капкачылар, беренче булып капкага мин, аннары әти hәм энем басты. Бу сезонда минем капкага ике генә алка керде”, — дип уртаклашты Зарина. “Ә мин үз капкама бик күп алка керттердем. Тимераякта торырга бер атна эчендә өйрәндем, бу кыен түгел. Гомумән, хоккей күӊелле уен, миӊа ошый.

Безнеӊ кумирлар – Александр Овечкин hәм Сергей Бобровский. Без “Ак Барс” hәм “Салават Юлаев” хоккей клублары өчен җан атабыз”, — дип кушылды Тимур.

Мәйданчыкларны ачу тантанасы Үдик hәм Беренче Әрҗән командалары арасында хоккей ярышлары белән дәвам итте. Боз ярышы нәтиҗәсендә ике яшь төркемендә дә әрҗәнлеләр җиӊү яулады. Буллитлар сериясеннән соӊ кече командалар арасында исәп – 3:2, өлкәннәр арасында – 9:1. Әлеге уен балалар hәм үсмерләр командалары арасында хоккей буенча Барда муниципаль округы чемпионаты кубогы өчен уеннар циклыныӊ берсе булып тора.

Үдиклеләрнеӊ әле оттырганны уйнап кайтарырга hәм кирәкле очколар эшләп алырга вакыты бар. Чемпионат нәтиҗәләре 2021 елныӊ январе ахырында ясалачак, шул ук вакытта җиӊүчеләрне бүләкләү дә булачак.

Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Ибраhим Тимганов фотолары.

 


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *