Эш сәфәре белән

В Бардымском районе с рабочим визитом побывал депутат Законодательного Собрания Пермского края по избирательному округу №23 Г.А. Ткаченко
27 ноябрьдә Барда районында эш сәфәре белән 23 санлы сайлау округы буенча Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты Г.А. Ткаченко булып китте. Башта делегация район башлыгы С.М. Ибраев hәм Земство Җыелышы рәисе Х.Г. Алапанов җитәкчелегендә 2 санлы Барда урта мәктәбенең төзекләндерелгән икенче корпусында булды. Мәктәп бинасында мәртәбәле кунаклар бүлмәләрне карады, классларны тәэмин итү hәм объектны эксплуатацияләүгә тапшыру вакыты буенча сораулар бирде.
Сергей Миннихан улы сүзләренчә, мәктәпне төзекләндерү эшләре өч ел дәвам итте. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә 450 укучы өчен 18 уку кабинеты булдырылган, шулай ук бу бинада Балалар сәнгать мәктәбе эшләячәк. Бүгенге көнгә ремонт эшләре тәмамланган, лицензия алу гына калган, аннан соң мәктәп үз ишекләрен ачачак hәм буш коридорлар балаларның көлү тавышлары белән тулачак, ә классларда эш башланачак.
Мәктәпне караганнан соң делегация “Перспективный” микрорайонына юл тотты. Бу объект район башлыгы С.М. Ибраев hәм Земство Җыелышы Х.Г. Алапановның аерым контролендә тора. Бу объектны финанслау түбәндәге чыганаклардан булды: Барда авыл җирлеге – 3835,96288 мең сум, шулай ук Земство Җыелышы карары нигезендә депутатлар тарафыннан Барда муниципаль районы бюджетыннан 10948,31712 мең сум күләмендә акча бүленде. Биредә тулы куәттә эш бара. 26 ноябрьгә газүткәргечнең 5858 метрыннан 2000 метры Чкалов, Чапаев, Суворов, Гәйнә урамнары hәм Чкалов тыкрыгы буенча сузылган. Төзелеш эшләре 25 декабрьгә кадәр тәмамланырга тиеш.
Георгий Ткаченко визитының икенче өлешендә гражаннарны кабул итү оештырылды. Депутатка бирелгән сораулар төрле темаларга кагылды. Берәүләр АПК өлкәсендә яшь белгечләргә ярдәм күрсәтү белән кызыксынса, икенчеләр районда газлаштыру барышы белән, өченчеләр федераль хезмәттәге эш стажын муниципаль стажга тиңләү hәм тиешле өстәмәләр урнаштыруны үтенделәр h.б.
Бөреҗле авыл җирлеге Депутатлар советы рәисе Н.А. Киндяшев, мөгаен, бүген районның hәр кешесен борчыган авыл җирлекләрен кушу темасын күтәрде. Ул килеп чыккан хәлне аңлатуны үтенде. Г.А. Ткаченко җентекле җавап бирде: “Бүген муниципалитетлар үсеше hәм идарә итүнең нәтиҗәлелеге өстенлектә. Бу сорауның уңай чишелеше, финанс средстволарын экономияләү максаты белән шул исәптән территорияләрнең берләшүенә бәйле. Берләшү процессы барышында муниципалитетлар өчен финанс ярдәменең 1,5 тапкыр үсеше карала, яңадан оешкан муниципаль территорияләрнең төшеп калган керемнәрен финанс иминиятләү hәм “Сумга сум” өстәмә ярдәме каралган, ягъни үсешкә юнәлгән hәр муниципаль сумга край бюджетыннан тагын бер сум өстәлә. Кайбер территорияләр инде берләшкән, шуңа күрә бу процессның ачык икътисади эффекты турында нәтиҗә ясарга була.”
Сергей Миннихан улы Барда районы башка район белән берләшмәячәген аеруча ассызыклап, шулай ук бу сорауга аңлатма биреп узды. Үзгәрешләр тик җирлекләргә генә кагылачак, ә экономияләнгән средстволар территория үсешенә юнәлдереләчәк.
Очрашу ахырында Георгий Александрович тәэсирләре белән бүлеште: “Бүген зур программа планлаштырылган иде. Без берничә объектны карадык. Алар барысы да бик мөhим, чөнки яңа социаль объектлар барлыкка килү – авыл үсешенең күрсәткече. Шуңа күрә ирешелгәннәрдә туктап калырга кирәкми, алга таба барырга кирәк. Шулай ук без гражданнарны кабул иттек. Халык белән очрашу зур әhәмияткә ия, алар сайлаучылар бездән, депутатлардан, нәрсә көткәннәрен аңларга ярдәм итә. Сораулар төрле булды: конкрет гаиләне борчыган көнкүреш мәсьәләләрдән алып масштаблырак, төрле структуралар катнашуында чишүне таләп иткән сораулар”.
Венера Шәрәфетдинова
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *