Сәнгатькә hәм китап укуга гашыйк Кәримовлар

Еще одна достойная семья - Рафик Ахатович и Сания Насибулловна Каримовы.Шулай ук хөрмәткә лаеклы гаиләләрнеӊ берсе – Рафикъ Әхәт улы hәм Сания Нәсибулла кызы Кәримовлар.
Алар инде 52 ел бергә, 5 бала тәрбияләп олы тормышка аяк бастырганнар.
Рафикъ абый 1962 елда Оса зооветеринария техникумын тәмамлап туган колхозына кайтып ветеринар-фельдшер булып урнаша, 2001 елда лаеклы ялга киткәнчегә кадәр hөнәренә тугрылык саклый.
Әле хәзер дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә каршы килми. “Аннан оста кеше юк“, — диләр якын-тирәдә. Рафикъ абыйныӊ әтисе дә ветеринар булып эшләгән.
— Элек мал күп, Кодаш сарык фермасында гына 3 меӊ ярым баш сарык асрала иде.
Алты авылныӊ терлекчелек фермаларында hәм авыллардагы терлекләргә ветеринар хезмәте күрсәттем. Эшемне яраттым, кар-буранда, я төн уртасында да килеп алалар иде, — дип сөйли ул.
Сания апа 1961енче елда Уймуж мәктәбен тәмамлый да 15 яшендә фермага эшкә килә. Җәен бозаулар көтә, кышын башмаклар карый, аннан сыерлар сава. Соӊрак ясалма орлыкландыручы hәм ферма мөдире вазыйфаларын да башкара, 1994 елда колхоз таркалганга кадәр эштә була.
— Ут сүнгән чакларда төнге сәгать икеләргә кадәр кул белән сыер сава идек. Аппарат белән савуга 1973 елларда тотындык, звеноларга бүленеп, 25әр сыер карадык. Колхозлар бетүе кызганыч, гел сөйлибез, элек эшләгән елларны сагынабыз, — ди хезмәт ветераны. Сания Нәсибулла кызыныӊ “Герой-ана“ медале дә бар. Кәримовлар гаиләсендә 3 егет hәм 2 кыз үскән, хәзер 6 оныклары, 3 оныкчыклары бар. Уллары Эльмарт, Илhам hәм Радик Пермьдә яшиләр, шофер булып эшлиләр, кызлары Эльмира туган авылында төпләнеп калган, ә Роза Бардада.
Бу йортта китап күплегенә игътибар итми мөмкин түгел. Рафикъ абый белән Сания апа рус телендә китап укырга яраталар икән, район китапханәсенә дә мөрәҗәгать итә торган булганнар. Рус теленә мәхәббәтне элеккеге укытучылары Нурикамал апа Мәрдәнова уяткан була. Сания апа Донская, Устинованыӊ бик күп китапларын укыган, чит ил әдәбиятын ярата, ә Рафикъ абый фантастик hәм хәрби теманы якын күрә. Шкаф киштәләрендә Ф. Незнанский, А.Толстой, Александра Маринина, Сергей Высоцкий, Александр Щелоков китаплары h.б. урын алган. “Китап тотып карамаган кешеләр бар, алар ни белә икән?“ — диләр Кәримовлар.
Рафикъ абый җыр сәнгатен сөюче зат икән, аныӊ турында авылдашлары: “Ул җырлаганда клуб селкенеп тора иде, концертларда гел катнашты“, — диләр. Күрше Кодаш, Акбаш авылларында, яшь чакларында Мәсгут Имашев белән Оса шәhәрендә чыгыш ясаган. Бу уӊайдан ул үзе: “Җырларга яратам, әти-әнидән күчкәндер. Юлда арбада буламмы, я атка утыраммы – бер җыр сузып җибәрәм, рәхәтләнеп җырлый идем“, диде.
Хәзер Кәримовлар тыныч картлык кичерәләр, балаларына бәхет теләп, ярдәмләшеп яшиләр.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *