Зур энтузиазм белән

 ООО “Бардымская сельскохозяйственная компания”НәРСә генә әйтсәләр дә, авыл хуҗалыгында энтузиазмнан башка берничек тә булмый. Бездә Европаның көньягы да, АКШның бодайны күпләп игүче ягы да түгел, аларда бөртекле һәм яшелчә культураларының вегетацион чоры, Россиянең урта полосасы белән чагыштырганда, кояшлы көннәргә туры килә. Шулай ук заманча, яңа техника белән дә мактана торган түгел, ә искесен ремонтлап, кырга чыгарга туры килә.
«Барда авыл хуҗалыгы компаниясе» ОООсы коллективы кырларның югары уңышына ирешү өчен бар тырышлыгын куя. Моңа эшләрне акыллы оештыру һәм агротехника таләпләрен саклау булышлык итә. ООО директоры Ә.Ә.Йосыпов һәм аның уң кулы — директор урынбасары С.К.Кодиров эшкә сәләтле, яхшы коллектив оештыра алганнар. Аларның барысын да — склад мөдире Әнвәр Аков, бухгалтер Гөлназ Батыркаева, механизаторлар Илсур Кучукбаев, Азат Нурсубин, Илсур Туктамышев, Фаил Нурсубин һәм башкаларны бер максат берләштерә — хезмәт нәтиҗәлелеген арттыру исәбенә яхшы уңыш алу.
ООО “Бардымская сельскохозяйственная компания”Шунысы сөенечле, коллективка Дамир Аков һәм Денис Мортазин кебек яшь хезмәтчәннәр килә. Аларның беренчесе бәрәңге җыючы комбайнда эшли. Дамир үз бурычларын яхшы башкара. Ул үзе исә Пермьдә яши, анда водитель булып эшли, шуңа күрә туган авылына еш кайта алмый, шулай да уңыш җ ыю вакытында кайтырга тырыша. Тракторда Денис Мортазин җыелган бәрәңгене саклау базына ташый. Бу яшь егет предприятиедә шулай ук өченче ел эшли, ә аңа кадәр контракт буенча Балтыйк флотында хезмәт иткән.
Барлыгы хуҗалыкта быел 250 гектар мәйданда арпа, 250 гектарда бодай һәм 65 гектарда бәрәңге үстерелгән. Урып-җыю 3 сентябрьдә башланган. Инде бәрәңге уңышының яртысына якыны, ә бө ртеклеләрнең биштән бере җыелган. «Икенче икмәк» гектарыннан 200-220 центнер, арпа 16 центнер уң ыш бирә.
Бөтен коллектив эштә, әлегә һава шартлары да яхшы гына тора. Ничек эшләмәскә?! Предприятиегә көзге урып-җыю эшләрен уңышлы тәмамлауларын, югары уңыш һәм товарны край базарында табышлы реализацияләүләрен телибез.
Артур УРАЗОВ.
Ибраһим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *