Кулларыннан гөлләр коела

Рукам работа - сердцу радость - Гульнур
Электән-элек кул эше хатын-кызның кондәлек тормышының аерылгысыз олеше булган. Бар нәрсәне бәйләгәннәр — оекбашлар һәм яулыклардан алып остәл җәймәләренә хәтле, ә чигү белән солгеләрне һәм мендәр тышларын бизәгәннәр… Хәзер кул хезмәтен бәйләү һәм чигү машиналары һәм станоклары кысрыклый, ләкин авылларда әле үзенчәлекле һәм кабатланмас иҗат җимешләрен үз куллары белән кулы белән тудыручы оста хатын-кызларны очратырга момкин.
Аларның берсе Сарашта яшәүче Гөлнур Габдрәхим кызы Мәсәгу-това. Ул бәйләү белән инде бик озак шөгыльләнә, еллар дәверендә бәйләнгән әйберләр саны арта гына. Әйбер артыннан әйбер карап мин бәйләнгән тапочкилар, башлыклар, бияләйләр, бала комбинезоннары, кофталар, шәлләр, пинеткалар, костюмнар, күлмәкләр, мендәрләр, келәмнәр генә түгел, ә тапкырлап һәм шома чигүле мендәр тышлары һәм сөлгеләр дә күрергә өлгерәм. һәр әйбер мәхәббәт белән һәм җыйнак эшләнгән — карап туймаслык.
— Тагын бер мавыгуым — ул гөлләр. Җәен бакча да, ишегалды да пион, дәлия, клеома, годеция, агера-тум, кашкарый һәм флоксларның төрле төсле чәчәкләренә чумалар, -ди әңгәмәдәшем, — чокырга дәлия бүлбеләрен утыртканда, көл, йомырка, банан һәм цитруслыларның кабыкларын салам — бу табигый ашлама, ә кышын сакларга аерым тартмаларга тутырам. Аларны үстерүдә аерым сер юк, мин гөлләрне яратам һәм алар да миңа мәхәббәт белән күп чәчәк атып җавап кайтаралар.
Әңгәмәне чәй артында дәвам итеп, Гөлнур апа үзенең тормыш юлы турында да сөйләде: «Мин Карман авылында тудым, шунда ук 8 классны, аннан Печмень мәктәбендә тагын ике классны тәмамлап, тәрбияче һөнәрен Пермьдә алдым һәм Сараш балалар йортына пионервожатый булып килдем, шунда ук тәрбияче булып эшләдем, аннан — завуч булдым. Балалар йортын Бардага күчергәч, мине җирле балалар бакчасы мөдире итеп билгеләделәр. Минем белән бергә Әдибә апа эшләде, киләчәктә минем каенанам булды. Ул мине еш кына кунакка чакырды, минем Сарашта туганнарым юк, ә аралашырга теләк бар иде. Шулай Исмәгыйль белән таныштым, ә 1973 елда никахлаштык, өч елдан соң кызыбыз Гүзәлия туды».
Бүген Мәсәгу-товлар гаиләсе лаеклы ялда, оныклары уңышларына сөенеп, аларга ярдәм итеп яшиләр. Ә картәти белән картәнинең алты оныгы бар: иң зурысы Регина инде эшли, Салават Пермь милли тикшеренү политехник университетында журналист һәм тәрҗемәчегә укый, Руслан һәм Алина — укучылар, ә ике яшьлек игезәкләр Карина һәм Элина балалар бакчасына йөриләр. Гүзәлия белән Андрейның күп балалы гаиләсе Чернушка шәһәрендә яши һәм берничә ел рәттән шәһәрнең иң яхшы күп балалы гаиләсе булып тора.
Гөлнур Габдрәхим кызын авылдашлары кул эше остасы һәм чәчәкләр үстерүче итеп кенә түгел, җәмәгать эшлеклесе буларак та беләләр. Бар буш вакытын дингә багышлый ул. Рәхмәт хатлары һәм грамоталары арасында иң кадерлесе 2004 елда Коръән Кәримне уку буенча район конкурсында беренче урын алган өчен бирелгән.
Өйләреннән чыгар алдыннан мин ишек янындагы келәмгә игътибар иттем, ул полиэтилен пакетлардан бәйләнгән, күбебез аларны чүп дип ыргытабыз, ә аларга икенче тормыш та өрергә була икән. Менә шулай, һәр әйбернең үз билгеләнеше, үз урыны.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *