Тәвәккәллек таш яра

БЕЗНЕӉ өчен чәй эчү ризыклану гына түгел, чын йола да. Әгәр сезгә кунаклар, якын күршеләрегез булса да килсә, бер чәшкә чәйгә чакыру мәҗбүри, кунакныӊ баш тартуы йорт хуҗаларын үпкәләтергә дә мөмкин. Ә менә бу искиткеч эчемлеккә күп төрле тәмлекәйләр куела, бу бары тик фантазиягә, пешерү осталыгына яки финансларга бәйле. Күп очракта өстәл өстендә коры җимешләр, кәнфитләр яки төрле камыр ашларын: бәлешләр, шәӊгәләр, беленнәр, барысыныӊ да күӊеленә хуш килгән чәкчәкне күрергә була.

Барда округында берничә цех пешеренү белән шөгыльләнә, ләкин иӊ танылганы булып Акбашевлар предприятиесе санала, аларныӊ «Лакомка» бренды районда гына түгел, бөтен край буенча hәм аннан еракта да билгеле.

Физия Шәриф кызы сүзләренчә, аныӊ әнисе Вәхтәнә Шакир кызы тантаналар өчен чәкчәк hәм гөлбәдия пешергән hәм аны, ун яшьлек кызын, бу hөнәргә өйрәткән. 2003 елныӊ февралендә Физия апа ике кызы белән үзенеӊ шәхси эшен ачарга була, нәрсә белән шөгыльләнәчәкләре турында озак уйларга туры килми, чөнки кечкенәдән бөтен кеше яраткан татлы ризыкларны әзерләү серләрен белеп үсә. Бизнес өчен вакыт бик таман булмый, ләкин, билгеле булганча, тәвәккәллек таш яра.

Яшь эшмәкәрләргә беренче адымнар ясарга танышлары, дуслары ярдәм итә, алар Каенавылда арзан бәягә арендага бина тәкъдим итәләр, цехка hәм кафега электр тогы тоташтырырга булышалар, киӊәшләр бирәләр… «Беренче өч ел бик авыр булды. Кичләрен төнге уникегә кадәр мин плитә янында басып тордым, иртән азыктөлекне сәүдә нокталарына алып бардык, көндезен продуктлар алырга йөрдек, кичен барысы да яӊадан кабатлана иде.

Ул чакта мин ярым утырып йокладым, нык йоклап китсәм, сәгать тавышын ишетмәм дип курыктым», — дип искә ала Физия апа.

Вакыт узу белән җиӊелрәк була, эшчеләр алалар, сату җайга салына, ә цех Каенавылдан Беренче Әрҗәнгә, йортка якынрак җиргә күчә. Өлкән кызы Римма «Виват», «Семья», «Берег», «Гастроном» кебек сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлек юлларын таба.

Җитештерү күләмнәре бик кызу үсә, чәкчәк, күмәчләр hәм гөлбәдиядән тыш печенье пешерә башлыйлар – предприятиенеӊ үсеш ноктасы 2016 елга туры килә — «Виват» ябылганчыга кадәр. Яӊа нокталар эзләп тормыйлар, гаилә җыелышында темпларны киметергә hәм хәлдән килгәнчә эшләргә булалар.

Бүген Физия Шәриф кызы технолог булып эшли, барлык мәшәкатьләрне үз өстенә кызы Алина алган, ул хәзер производство мөдире. Предприятиедә гаилә әгъзаларыннан тыш биш пешекче, водитель, бухгалтер hәм ике буфетчы эшли.

— Күптән түгел сатуга яӊа продукция — чүпрәсез арыш ачыткысында пешерелгән икмәк чыгарырга булдык, hәм оттырмадык. Аны атнага ике тапкыр пешерәбез, сатып алучылар көтеп ала. Әлбәттә, ул вакыт буенча да, осталык буенча да күп ресурслар таләп итә. Мин хәтта курслар да үттем, тик бу үз-үзен аклый. Чөнки ул тәмле генә түгел, файдалы да. Мәсәлән, мондый икмәк Е, К, В төркеме витаминнары hәм фолий кислотасыныӊ мөhим чыганагы булып тора. Аны Бардада, «Фикс-прайс» урынына яӊа «Пятерочка»ачылган бинаныӊ икенче катында урнашкан бүлегебездә сатып алырга була, — дип бүлешә әӊгәмәдәшем.

Үткәннәргә кайтып Физия апа 48 яшендә язмышын үзгәртергә hәм бизнеска китәргә карар кылуын елмаеп искә ала hәм аӊа ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт белдерә. Бүген аныӊ буш вакыты күп, ул барысына да җитешә: йокларга, теплица, зур йорт hәм бакча тотарга, монда гадәттәге яшелчә hәм җиләк-җимештән башка ясмин, зелпе, барбарис үсә, кыргый виноград беседканы урап алган. Оныклар картәнисенеӊ мәхәббәтендә коена, гомумән алганда, матди нәрсәләргә генә түгел, рухи гамәлләргә дә вакыт табыла…


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *