Проблемаларны бергәләп хәл итәргә

Начались информационные встречи3 февральдә Каенавыл һәм Федорки поселениеләренә кергән авылларда район башлыгы С.М.Ибраевның традицион отчет-информацион очрашулары башланды.
Беренче җыелыш Кодашта үтте, аннан — Уймужда, Федоркида һәм Акбашта. Очрашуларда район башлыгы белән бергә район администрациясенең эшләр белән идарә итүче В.М.Рангулов, район администрациясенең кайбер идарә һәм бүлек җитәкчеләре, белгечләре, предприятиеләр, службалар һәм социаль сфера учреждениеләре җитәкчеләре дә катнашты.
Сергей Миннихан улы башта 2010-2014 елларда башкарылган эшләргә отчет ясады һәм очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
Аның сүзләре буенча, Барда районы Пермь краеның иң куркынычсыз территориясе булып кала. 2014 елда больницада 3500 кеше стационар ярдәм алган, барлыгы үзәк район больницасына 141 мең мөрәҗ әгать булган. 2010-2014 елларда больницаны ремонтлауга һәм җиһазландыруга, сәламәтлек саклау сферасында башка максатларга якынча 30 млн сум сарыф ителгән. Мәгариф сферасына килгәндә, бу биш ел эчендә балалар бакчаларында 600 дән күбрәк өстәмә урын булдырылган, аларның 225е — 2014 елда. Бездә район, край, бөтенрәсәй дәрәҗәсендәге төрле чаралар үткәрелгән, өстәмә рәвештә мәдәният һәм ял объектлары булдырылган. Мәдәниятне үстерү буенча средстволар җәлеп ителгән. Спортны үстерүгә дә зур тырышлык куелган — яңа спорт инвентарьлары сатып алынган, бассейны белән физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылуга якын. Бу елларда авыл хуҗалыгы буенча да күрсәткечләр сизелерлек яхшырган. Барда пассажир-автотранспорт предприятиесе белән проблема бар: инде берничә ел оешма чыгымнарын каплый алмый, халыкның күпчелеге таксида йөрүне өстен күрә. Районда яңа газүткәргечләрне проектлаштыру буенча эш алып барыла һ.б.
Район башлыгы 2015 елның бик үк җиңел булмаячагына басым ясады, кризиска каршы план кабул итү һәм аны тормышка ашыру аеруча мөһим булып кала.
Халык очрашуга килгән җитәкчеләргә проблемаларын җиткерде. Мәсәлән, Кодашта шикәр диабеты белән авыручылар бар, тик мондый авыруларга кирәкле кара икмәкне сатып алу мөмкин түгел, чөнки ул авыл кибетенә сирәк китерелә. Барлык авылларда диярлек шикәр кебек беренче кирәк-ярак товарларга бәяләр күтәрелү турында мәсьәлә җитди тора. Район башлыгы әйткәнчә, администрация базар бәяләрен контрольли алмый, закон буенча аңа мондый эшчәнлек белән шөгыльләнергә ярамый. Бу процесска бары тик хокук саклау органнары гына тиешле йогынты ясый ала, мәсәлән, район прокуратурасына халыктан жалоба булса, ул тикшерү үткәреп, эшмәкәр — кибет хуҗасы ягыннан бозулар ачыкланган очракта, аны җавапка тартырга хокуклы.
Шулай ук бирегә килүчеләр юлларны карап-тоту турындагы мәсьәләне дә күтәрделәр (бигрәк тә Кодашта, халык билгеләгәнчә, бу юнәлеш буенча эш тиешле дәрәҗәдә алып барылмый), электр белән ө злексез тәэмин итү проблемалары, пенсия түләмнәре, тыл хезмәтчәннәренә күкрәк билгеләре тапшыру һ.б. шундый сораулар һәм проблемалар да кузгатылды.
С.М.Ибраев авыл халкы арасыннан иң активларга рәхмәт хатлары тапшырды. Халык җавап итеп район җитәкчелегенең соңгы елларда авылларда башкарылган эшләренә уңай бәя бирде, үз вазыйфаларын җаваплы башкарганнары өчен рәхмәт белдерде.
Артур УРАЗОВ.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *