Туган көннәр арасында әңгәмә…

rif-ismagilРИФ Әмин улы Исмәгыйлов 26 ноябрьдә тугян көнен — 65 яшьлеген билгели, ә элекке хезмәттәше Сәлим Нәҗип улы Нязин инде бу тугян көнен үткәрде. Яшьтәшләр, күн еллар район җитәкчеләре булып эшләгән затларның әңгәмәсе укучылярыбызгя кызыклы булыр, дин уйлыйбыз.
— Риф Әминович, миңа халык ярасында кешеләр синең турында күп кенә сораулар бирәләр. Менә б үген бу сорауларга синең җавапларыңны ишетик әле.
Инде пенсия яшенә җитүеңә дә биш ел үтте, ә син һаман эшлисең. Нигә рәхәтләнеп ял итеп кенә яшәмисең?
— Сәлим Нәҗипович, син бит беләсең, хәрәкәт ул — тормыш. Булган белемемне, тәҗрибәмне, халыкка хезмәт итүне дәвам итәргә мөмкинлек булганда, нигә алдан җирләргә?
— Бүгенге көндә нәрсә белән, нинди юнәлештә шөгыльләнәсең?
— Бүген мин, өч ел инде, «Ашатли» дигән агрохолдингның директорлар советы рәисе. Бу безнең Пермь краенда бердәнбер иң зур агрохолдинг, аның төп юнәлеше халыкка сөт продуктлары җитештерү. Безнең агрохолдингта 2500 савым сыерга көненә 65 тонна сыйфатлы, чиста сөт җитештерелә. «Ашатли «ның үз сөт эшкәртү предприятиесе бар. Сөттән барлыгы унике төрле азык-төлек чыгарыла. Без җ итештергән продукцияне бөтен таләпләргә туры китереп, бернинди консервантлар кушмыйча эшлибез.
Мин үз тормышымда һәрвакыт агрохолдинг төзү турында хыялландым, чөнки Совет чорында булдырылган агропромышленностъ комплексы җимерелде, ә яңа формалар тәкъдим ителмәде. Эшне тик агрохолдингларда нәтиҗәле оештырырга мөмкин, анда ресурслар белән төрле юнәлешләрдә эшләргә мө мкинлекләр арта.
— «Ашатли»‘ агрохолдингы һәм башка авыл хуҗалыгы оешмалары Пермь краеның төрле районнарында урнашкан: Уинск, Оса, Орда, Пермь, Частые, Верещагино. Ә нигә Барда районында эшләмисез?
— Мондый зур агрохолдингны оештырганда беренче таләп — теләкләрнең бердәм булуы һәм тәңгәл килүе. Холдингка керергә теләүчеләр үз гаризалары нигезендә кабул ителделәр, ә безнең Барда районыннан беркем дә гариза бирмәде.
Белгәнебезчә, безнең татар һәм башкорт халкының менталитеты башкача. Без хөсетле, таркау, аздан канәгать булучы халык, безгә масштабсызлык хас булуын да билгелим. Зур уңышларга ирешү өчен без бердәм эшләргә тырышырга тиешбез.
Юкка гына татар халкының беренче президенты Минтимер Шәймиев бөтен татар халкын бердәмлеккә өндәми.
— Безгә төрле чорларда яшәргә туры килде. Исемдә, бергә эшли башлаганда син халык белән русча аралаша идең. Соңрак син бит бөтенләй милләтчегә әверелдең. Моның сәбәбе нәрсәдә?
— Безнең район халкының 95 процентын татарлар һәм башкортлар тәшкил итә. Син шул халык баласы һәм шул халыкның хезмәтчесе икән, тәнең һәм рухың белән аңа якын булганда гына уңышлы җ итәкчелек итә аласың. Әниемнән-әтиемнән, әбиемнән һәм бабамнан килгән гореф-гадәтләрне, иң яхшы сыйфатларны оныту — ул хыянәт.
Россия халыклары салават күперендә үз төсебез булган шикелле үз мәгарифебез һәм мәдәниятебез, традицияләребез бар. Без үзебезне халык буларак сакласак кына башка милләтләр арасында югалмаячакбыз, ә үсәчәкбез, бакчадагы гөлләр шикелле чәчәк атачакбыз. Мин олыгая төшкәч шуны ачык аңладым: безгә күп телләр белергә кирәк — туган телне, рус телен һәм инглиз телен. Шуңа күрә без мәгарифкә күп әһәмият бирергә тиешбез. Безнең сабантуебыз, Барда җыеныбыз, милли көрәшебез, ат
чабышларыбыз, җыр-моңнарыбыз һәм биюләребез бар. Бу — безнең мәдәни байлык, аны саклыйк һәм үстерик.
— Халыкта Исмәгыйлов киткән имеш, икенче хатынга өйләнгән имеш, диләр. Бу сүзләр дөресме?
— Мин, белгәнеңчә, «Ашатли» агрохолдингының генераль директоры булдым, бүген директорлар советы рәисе, миңа Бардада яшәп, Пермьгә һәм башка алты районга йөреп эшләргә туры килә.
Барда районында тудым, үстем, биредә яшимен һәм, алла бирса, яшәячәкмен. Белгәнеңчә, 5 ел дәверендә ишек алдымда яңа йорт та төзедем.
Гаиләгә килгәндә, минем өчен гаилә изге, чөнки үз балаларыма һәм хатыныма тугры.
— Риф Әминович, туган көнең ащыннан бәлки халыкка, эшмәкәрләргә, җитәкчеләргә әйтер теләгең, уй-фикерләрең бардыр?
— Әйе, җитәкче кеше ул һәрвакыт иҗади эшләргә тиеш. Җаваплылык, халыкка яхшылык эшләргә тырышу, халыкның социаль-икътисади тормышы өчен уңай шартлар тудыру турында уйлаудан һәм эшләүдән дә изге эш юктыр.
Районда шәхси эшмәкәрләр артып бара. Бу бик сөендерә. Ләкин, шәхси керем алу белән генә мавыгып, дөньяның рухи ягын онытмаска кирәк. Районда без күпчелек мөселманнар, һәм мөселманнарга хас булган иң изге гамәлләрне кылырга тырышу кирәк.
Ә халыкка теләгем шул: без иҗтимагый тормышка битараф булмаска тырышырга тиеш. Халыкта әхлак һәм намус югалу чагыла. Соңгы 25-30 ел эчендә безнең илебез нинди зур сынаулар кичерде. Халык сайлауларда актив катнашты, ә хәзер сайлауларга да йөрми башладык. Халык могҗиза көтә. Әгәр аяк терәп эшләмәсәк, акны карадан аерудан туктасак, могҗиза булмаячак. Шуңа һәрберебез намусыбызга тугры булыйк.
Без тормышны үзебез яхшыртырга тиешбез. Алма пеш, авызга төш, дип көтеп ятырга кирәкми.
— Риф Әминович, без, синең кардәшләрең, дусларың, иптәшләрең ихлас күңелдән олы юбилеең белән тәбриклибез. Сиңа саулык-сәламәтлек, озын гомер, эшләреңдә уңышлар, халык өчен игелекле эшләрең дәвамлы булсын, дип телибез.
Сәлим НАЗИН.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *