Тормышның hәр мизгеленә сөенеп

Габдульбар Габдуллович Балтаев,
18 мартта бөтен илебез Россия Президентын сайлауларга ашыкканда, Сөҗән авылында яшәүче Габделбәр Габдулла улы Балтаев үзенең 90 нчы туган көнен каршы алды. Авылның озын гомерле кешесен барысы да хөрмәт итә hәм, өлкән яшьтә булуына карамастан, яшьләрдән калышырга ашыкмый, дип соклана. Бер карасаң, Габделбәр бабай ишегалдында кар чистарта, я менә кибеттән кайтып килә; әгәр җомга икән – мәчеткә ашыга. Ә җәен, hәр авыл кешесенең кебек үк, эшләре шактый: җиләген дә җыярга, гөмбәгә дә барырга кирәк, мунча себеркесен дә запаслыйсы бар. Габделбәр Габдулла улы тормыш иптәше Зөлхизә белән бакчада да барысын үстерәләр: бәрәңге, кыяр, помидорлар… Әлегә кадәр абзарда бозаулар асраганнар, бүген, эшләрен бераз җиңеләйтү теләге белән, сарык үрчетәләр, ул инде бәрәнләгән.
— Мин эшсез утыра алмыйм, — ди Габделбәр бабай. – Көзгегә карасам гына үз яшем турында искә төшә, ә йөрәгем яшь әле. Ходай миңа, мөгаен, өч кеше өчен яшәргә боергандыр, шуңа күрә озак яшим.
Чыннан да, гаиләдә Габделбәрдән тыш, тагын ике бала – кыз hәм малай була. Балтаевлар хәлле гаиләдән, гаиләне раскулачить итәләр, әтисен хөкемгә тартып, сөргенгә озаталар, нәтиҗәдә ул шахтада эшләп үлә. Кечкенә балалар ачлыктан үлә, бер Габделбәр кала. Аның җилкәсенә күп кенә кыенлыклар төшә. Бары тик 3 класс белем алып, 10 яшендә колхозга эшкә керә, 12 ел рәттән Коми-Пермяк округындагы Гайны поселогына нарядка җибәрәләр – болар турында тыл ветераны күкрәгендәге медальләр сөйли. Барлык кыенлыкларга карамастан, бабай оптимист, позитив булып кала, тормышның hәр мизгеленә сөенеп яши.
Бүген Габделбәр Габдулла улы өч бала атасы, биш оныкка картәти hәм ике оныкчыкка карт картәти. Өлкән кызы Гөлфинә Бардада яши, улы Гадел Сөҗәндә, кечкенәсе Илгать Сургутта. Балалар, оныклар картәти hәм картәниләренә еш киләләр, ә алар, үз чиратында, уңышларына сөенеп, hәрвакыт кунакка көтәләр.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *