Яшәү ямен тоеп

Азманов

Күрше хакы – алла хакы, дигән бик мәгънәле әйтем бар. Аңлашыла ки: күршең белән дус булып яшәү, көндәлек рәвештә хәлләрен белешеп, ярдәмләшеп тору зарури, бу безнең шикелле өлкән яшьтәгеләр өчен аеруча мөhим.

Менә инде утыз биш ел без Гарифҗан Гафур улы Азманов гаиләсе белән күршеләр булып яшибез. Бер-беребезгә кунакка йөрешмәсәк тә, яз-көз бакчада, ә кышларын урам ягында кар көрәгәндә очрашып сөйләшәбез, хәл-әхвәлләребезне телефон аша сорашып торабыз. Без икебез дә газеталар укырга яратабыз. Күршем дә, мин дә “Таң“ белән бергә край газеталарын күп еллар дәвамында яздырабыз, hәр санын укып барабыз, тормыш агымыннан читтә калмаска тырышабыз. Әңгәмәбез вакытында район яңалыкларыннан алып дөньядагы хәлләргә кадәр – барысы турында фикер алышабыз. hәм шунысын да әйтим, күп нәрсә буенча уй-фикерләребез туры килә.

Безнең янә бер уртак кызыксынуыбыз бар, ул – авыл хуҗалыгы торышы hәм үсеше. Икебез дә авыл хезмәтен яхшы белгәнгәдер, күрәсең, безне авыл тормышындагы hәр яңалык, үзгәреш кызыксындыра.

Күршемне мин узган гасырның алтмышынчы елларыннан башлап беләм. Ул вакытта Гарифҗан Азманов Ленин исемендәге тәҗрибә-производство хуҗалыгы рәисе
Г.З. Насыровның шоферы, ә мин шушы ук хуҗалыкның комсомол комитеты секретаре идем.

Аның сугыш еллары баласы булуын, ятимлектә — әтисез үсүен дә беләм. Гафур Азманов сугышка киткәндә Гарифҗанга әле биш кенә яшь була. Район “Хәтер китабы“нда: “Азманов Гафур Хәйдәр улы 1899 елны Акбаш авылында туа, 1941 елны Кызыл Армия сафларына алына, 1942 елның 24 августында hәлак була. Ленинград өлкәсендә җирләнә“, дип язылган.

-Авылда үскән сугыш чоры балалары күргәннәрне үз җилкәбездә тулысы белән татыдык, күпме авырлыклар аша үтеп, шушындый озын гомерле булуым өчен ходайга рәхмәтлемен. Әнием Назимә Мирхаҗан кызының — алты бала анасының безне үстерү өчен нинди көч hәм тырышлык куйганын сөйләп кенә бетерерлек түгел, — ди Гарифҗан Гафурович. — 1952 елда Акбаш җидееллык мәктәбен тәмамлагач, әнием әйтте: “Улым, минем сине укытырлык хәлем юк, инде тормышыңны үзең корырга тырыш“. Сугыш вакытында, сугыштан соңгы елларда алты баласын берүзе тәрбияләп үстерде әниебез, сынмады-сыгылмады, озын гомерле булды, туксан өч яшендә бакыйлыкка китте, урыны оҗмахта булсын.

Өч ел армия сафларында хезмәт иткәч, ДОСААФ оештырган курсларда укып, 1958 елда ул автомобиль йөртүче белгечлеге үзләштерә. hәм күп еллар машиналар белән бәйле булган предприятиеләрдә эшләп лаеклы ялга чыга. Кайда гына, нинди вазыйфада гына эшләмәсен, хезмәте белән үзенең яхшы белгеч булуын раслый. Күп санда почет грамоталары, 1970 елда В.И. Ленинның 100 еллыгы уңае белән hәм 1996 елда “Хезмәт ветераны“ медальләре белән бүләкләнүе шул хакта сөйли.

Ул хезмәт дәверендә укуын дәвам итте. Барда урта мәктәбен тәмамлады, Кунгур автотранспорт техникумында техник-механик дипломы алды. 46 ел да 10 ай исәпләнүче хезмәт стажы аның төрле предприятиеләрдә механик, гараж мөдире булган hәм җаваплы башка эшләр башкарган елларын үз эченә ала. 1980 елда Бардада Оса АТПсенең филиалы ачылгач аның беренче җитәкчесе Г.Азманов булды, 1983 елда яңа гаражны файдалануга тапшыру шулай ук аның җитәкчелегендә башкарылды.

Гомер күпме хатирәләр, вакыйгалар белән тулы! Кызганыч, алар арасында сагышлылары да юк түгел. Тормыш иптәше Шаhидәнең каты авырудан бик иртә дөнья куюын кырык җиде яшьлек Гарифҗанның нинди авыр кичерүе хакында ул үзе генә белә. Ә берничә елдан улы Рәмисне соңгы юлга озатырга туры килде. Бу югалтулар күршем өчен тормышындагы иң караңгы, иң газаплы көннәр булды.

Нишлисең, тормышны дәвам итәргә кирәк. Инде өч дистә елдан күбрәк күршем Рәкыйбә ханым белән яши. Алар матур тормыш итәләр, хуҗалыкта бар эшне икесе бергә, үзара ярдәмләшеп башкаралар. Ә бакча сөреп бәрәңге утырту, йорт тирә-юнендәге үләннәрне чабу кебек эшләрдә Рәкыйбәнең улы Альберт, үзе генә дә түгел, ике малае белән бергә, hәрвакыт ярдәм күрсәтә.

Безнең яшьтә сырхауларсыз гына яшәп булмый. Ярый әле, кирәк вакытта “ашыгыч ярдәм“ килә, күршем хирург В.И. Першинга да бик рәхмәтле. “Владимир Ильичка кайчан мөрәҗәгать итсәң дә, хәтта ял вакытында да, өйгә килеп ярдәм күрсәтә, дарулар язып бирә, ә аптекадан аларны кызым Фәнүзә тиз генә алып та кайта“, ди ул.

Бүген Гарифҗан Гафур улына сиксән биш яшь тула. Ул картлык килде дип зарланмый, hәр якты көнгә шатланып яши, көр күңелле, оптимист җанлы булып кала. Күршемне юбилее белән котлап, ходай таза-сау озын гомер насыйп итсен дип телим.

Ихтирам белән
Равил Сәйдәшев.

Барда авылы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *