Дуслар җыелган җирдә

Invalid Displayed Gallery

Менә тагын килде ул көн, барыбыз да сагынып көтеп алган, край, Рәсәй төбәкләреннән, хәтта чнт илләрдән бик күп кунаклар жьшган бәйрәм — ямьле Барда җыены. Килде дә, барчабызны җыр-моңнарга урап, җылы хисләр өеренә күмеп мизгел эчендә үтеп тә китте. Безгә исә сагынып сөйләргә генә калды. Бәйрәм башка еллардагы кебек безне иртәннән үк җ анга рәхәт таныш көйләр белән сәламләде. Мәйданга килеп керүгә болыт гөлләренең гүзәллегенә, ачык төсләр балкышына, халыкның күтәренке кәефенә игътибар итәсең. Кунакларның күплегенә исләрең китәрлек!Крайдан, күрше республикалардан тамаша кылырга килгән рәсми затлар иң беренче Башкортостан, Татарстан Республикалары мәйданчыкларында урнашкан тирмәләрдә булыш, көнкүреш әйберләре, сәнгать әсәрләре белән танышты, аш-суларыннан авыз итте. Халкыбызның күп гасырлар буе яшәп килгән милли бизәкләренең матурлыгына, күңел җәүһәрләренең байлыпына, йола-бәйрәмнәренә сокланмый мөмкин түгел.
Быелгы Барда җыены Бөек Җиңүнең 70 еллыпына һәм Рәсәйдә игълан ителгән Әдәбият елыша багышланды. Ил азатлыпын яулап көрәшкән сугыш һәм тыл ветераннары өчен иң дәрәҗәле урыннар тәкъдим ителгән. Ә матур әдәбият әсәрләреннән алган тәэсир, гыйлем һәм тәрбия үрнәкләре безне гомер буе озата бара… Мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать белән шө гыльләнүче балалар катнашында башкарылган җырлы-биюле композиция тамашачыларны күп гасырлар элек ата-бабаларыбыз яшәгән заманнарга алыш кайтты. Сүз дә юк, халык тарихына күз салсак, милли йолаларчабыз аша үз асылыбызны табабыз. Туган телебез, гореф-гадәтләребез, энҗе бөртекләредәй кадерләп сакланып буыннан буынга күчә бара. Алга таба да шулай була күрсен, берүк!
Быгелгы җыенны ачу, бәйрәм флагын күтәрү хокукы чәчү йомгаклары буенча җиңүче булып танылган «Искир» җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Шәрифулла улы Таразовка һәм узган елгы җыен батыры Руслан Наил улы Маматовка тапшырылды. Барда районы гимныша әйләнгән «Тол буйларын» халык аягүрә басып тыңлады. Халык күңелен яулаган бу җырны башкаруыбыз аны иҗат итүче шагыйрь Мостафа Ногман һәм композитор Сара Садыйкова рухларына изге дога булып барып ирешсә иде.
Тигез сафларга тезелеп парадта катнашучылар бәйрәмебезгә аерым бер рух, тантана өсти. Парадны язмышларын мәң гегә бәйләргә сүз биргән яшь парлар, кияүләр һәм ап-ак күлмәк кигән кәләшләр башлап җибәрә. Алар янәшәсендә 50, 55 ел бергә яшәп алтын, зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче күркәм парлар атлый. Быгелгы җыенның тагын бер үзенчәлеге -аның ураза аена туры килүендә. Ходай Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарышнан тыелып та бәйрәм итеп була бит, уй-гамәлләребез генә изге булсын. Мәйдан түренә дин әһелләре узганда җаннарыбызга тынычлык өстәлә.
Чакырылган кунакларыбыз, Татарстан Республикасының Минзәлә районың Башкортостан Республикасышыщ Тәтешле районы мәдәният хезмәткәрләрен зурлап каршы алып сәламләп калабыз.
Бәйрәм парады дәвам итә. Игътибар үзәгендә — икмәк һәм сөт җитештерүче уңган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре. Язгы кыр эшләрендә җиңүче «Искир» җәмгыяте хезмәт алдынгылары: белән рәттән Үдик авыл поселениесе мәдәният хезмәткәрләре, фольклор коллективлары бара. Алардан соң «Триумф» хуҗалыгында эшләүчеләр һәм үзешчән сәнгать осталары атлый. Бөреҗлеләр узгач, төнгүклеләр, каенавышлылар һәм башка җирлекләрдә яшәүче райондашларыбызны хөрмәтлибез. Районда яшәешне тәшкил иткән җирле оешма, учреждение, предприятие вәкилләре, спортчылар озын колонна булып күз алдыннан үтә.
Бәйрәмнең иң тантаналы өлеше — кунакларныщ сәламләве, котлаулар һәм бүләкләүләр. Сәхнәгә район башлыгы С.М.Ибраев, Земство Җыелышы рәисе В.М.Сарбаев, Пермь крае имам-ахуны Ә.А.Аблаев, Пермь крае губернаторы Администрациясе җитәкчесе А.Ю.Маховиков, Пермь крае губернаторы Администрациясенең эчке сәясәт департаменты директоры вазыйфаларын башкаручы Л.В.Политов, край Законнар чыгару Җыелышы рәисе В.А.Сухих, Пермь муниципаль районы башлыгы А.П.Кузнецов, 6 санлы ЦДНГ начальнигы В.И.Санников һәм башка дәрәҗәле кунаклар күтәрелә. Бәйрәмгә килүчеләрне кайнар котлый алар, берсеннән-берсе матур изге теләкләр яңгырый. Казан шәһәрендә яшәүче райондашыбыга, быел 85 яшен билгеләп үтүче Мәсгут ага Имашев тәбрикләвен моңлы җыр аша ирештерде. Якташлары «Менә ичмасам җырчы!» — дип тыңлады аны, чыгышын алкышларга күмде.
Барда җыены, сабан туйларының асылы — күңел ачу гына түгел, ә язгы кыр эшләрен сыйфатлы итеп башкарган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләү. Алдынгы хезмәтчәннәрне, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыкларым муниципаль район башлыгы, Земство Җыелышы рәисе котлады, мактау грамоталары, рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырды, алга таба да хезмәт уңышлары теләде.
Бәйрәм алды көннәрендә район депутатлары «Барда районышыщ почетлы гражданины» исемен бирү турышдагы мәсьәләне карады. Быел бу мактаулы исемгә ике кеше: Бөек Ватан сугышы ветераны1 Сәкинә Шәйморат кызы Субакова һәм хезмәт ветераны, актив җәмәгатьче Кадырҗан Сәет улы Зиятов лаек булды.
Пермь крае буенча Пенсия фонды идарәсе начальнигы С.Ю.Аврончук край буенча Ана (Гаилә) капиталыныщ 130 мең енче юбилей сертификатын Барда районышда яшәүче Максутовлар гаиләсенә тапшырды.
һәр сабантуйның бизәге саналган бу тамаша мәйдандагы бөтен халыкны җәлеп итте. Быелгы чабышларда 27 ат катнашты. Әллә сибәләп үткән кыска вакытлы яңгыр сәбәпче булды, әллә нәрсә, чабыш вакытында өч җайдакның атларыннан егылуы борчуга салды. Ярый әле егетләребез зыянга тарымады.
Барда районы вәкилләре быел барлык заездларда диярлек җиңүче булып танылды, рәхмәт сезгә, егетләр! Төнгүк авылында яшәүче Рамис Шәрипов РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан крайда беренчеләрдән булып «Менге атларны тәрбияләүче оста-мастер» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Чабышкы атлар тәрбияләү һәм җайдаклар өйрәтү белән 1991 елдан башлап шөгыльләнә ул. Танылган җайдаклар Альберт Миргунов, Салават Юлаев, Линар Хөснетдинов — аның укучылары. «Линар Уфа, Казан сабантуйларында җиңү яулады. Бүген дә сынатмады. Егетләребез булдыра», — диде ул горурланып. Шул исемне аклагандай, Шәрипов укучылары өч заездда беренчелекне яулады.
Пермь крае губернаторы В.Ф.Басаргин призларына үткәрелгән беренче заездда Линар Хөснетдинов (юртагы Белвес кушаматлы ат) өч түгәрәк әйләнеп, финишка иң алдан килде. Татарстаннан кунакларыбыз Альгиз Гарипов икенче, Диана Гаязетдинова өченче урында. «Бердәм Россия» сәяси партиясе призларына уздырылган икенче заездда Наталья Шалимовага (юртагы — Лагранд) тиңнәр булмады. Бу ярышта Задор кушаматлы атта райондашыбыз Алик Фәйзуллин финишка икенче булып килде. Парнас кушаматлы ат белән (Соликамск) Сергей Тутынин өченче урында. «ЛУКОИЛ-ПЕРМЬ» ОООсы призларына үткәрелгән заездда Рушан Атнагулов җиңү яулады (юртагы Малыш), Озын Яланнан Виликан Зиялеев (юртагы Стрела) икенче, Юго-Камскидан Михаил Бакилин өченче урында. Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы рәисе В.А.Сухих призларына игълан ителгән чабышта Башкортостан егетләре Руслан Галиев белән Эльвир Әхмәтовны артта калдырып, райондашыбыз Альберт Миргунов Эпиграмма кушаматлы атта җиңү яулады. Барда районы башлыгы С.М.Ибраев призларына барган ярышта янә Альберт Миргунов беренче килде. Алик Фәйзуллин икенче урында, бу ике заездда җиңү китергән атлар яшь техниклар станциясенә карый. Фәрит Мостаев хуҗалыгындагы атта чабып Павел Сунцов өченче урынны алды. Ат чабышларын Пермьнән килгән комментатор Василий Фролов аңлатып барды.
Пәһлеваннар бил алыша, кайсысы җиңәр икән? Мәйдан киң һәм иркен. Көрәш җанатарларын яуган яңгыр да, эссе кояш та куркыта алмый. Көндезге 12 сәгатьтә башланган ярыш көн буена сузылды. Бәйге егетләр һәм ир-атлар арасында, барысы 12 авырлык категорияләре буенча алып барылды. Егетләр арасында 50кг га кадәр авырлыкта Осадан Эдуард Кучукбаев кө ндәшләрен җиңә алды. Башкортостан, Татарстан кунаклары Юнир Рамазанов һәм Айнур Гарипов икенче, өченче урыннарда. 55кг га кадәр үлчәү авырлыгында призлы урыннарны Илсаф Хәйруллин (Башкортостан), Ян Юсупкулов (Пермь) һәм Айнур Аптуков (Каенавыл) алды. Башкортостаннан Ленар Шәрәфиев, Төнгүк егетләре Вадим Мансуров һәм Артем Ягъфәров 60 кг га кадәр авырлыкта көрәшеп җиңү шатлыгын татыдылар. 65 кг нан югары үлчәү категориясендә Төнгүктән Сәрвәрбек Кодировка тиңнәр булмады. Осадан Рамил Латыповны һәм Үдиктән Эльмар Абраковны җиңде ул. 70 кг авырлыкта Барда егете Рөстәм Фәйзуллин, Башкортостаннан Булат Мөхәммәтдинов, Осадан Алексей Совчук уңышлы көрәштеләр. 70 кг нан югары авырлыкта Аклыштан Рамазан Әхмәдуллин батыр калды, Татарстаннан Булат Сәрвәров икенче, Каенавылдан Алмаз Чурмаев өченче урынны яуладылар. Ирләр арасында милли көрәш нәтиҗәләре түбәндәгечә: 70 кг га кадәр беренче һәм икенче урыннарны Татарстан, Башкортостан вәкилләре Ринат Шәйхетдинов белән Радик Вәсбиев алды. Байавылдан Арсен Кучукбаев өченче урында. 80 кг га кадәр авырлыкта өч призер: Рөстәм Хәмидуллин (Татарстан), Үдик авылыннан Рифат Киеков белән Денис Ибраһимов. 90 кг авырлыкта Бардадан Илгиз Аптуковка тиңнәр булмады. Башкортостан вәкилләре Рамил Бәдәмшин белән Иршад Әүхәтовны җиңә алды ул. 90 кг нан югары авырлыкта Бардадан Руслан Маматов җиңүче булды. Үдиктән Ринат Ибраһимов икенче, Удмуртиядән Шамил Рамазанов өченче урынны яуладылар. Ветераннар арасында 85 кг га кадәр үлчәү авырлыгында Рифнур Шәрипов (Төнгүк), Исмәгыйл Бикмөхәммәтов (Барда), Юныс Акбашев (Үдик) җиңде. Ә 85 кг нан югары авырлыкта призлы урыннарны Бардадан Мәүлит Мөэминов, Алик Саликов һәм Яңа Казанкадан Радик Латыпов яулады.
Барда җыенының абсолют батыры булып быел да Руслан Маматов танылды. Традицион бүләк — тәкәне иңенә салып әйләнгәндә көрәш җанатарлары батырны алкышларга күмде. Тагын бик күп тапкырлар батыр булырга язсын, җиңүегез котлы булсын!
Спортның башка төрләренә килсәк, вертикаль баганага менүдә Октябрь районыннан Эльнар Матынов беренче урында. Гер күтәрүдә үз үлчәү авырлыкларында Сөҗәннән Илнур Кантуганов, Яңа Казанкадан Айдар Маматов һәм Бардадан Әдһәм Мушаков җиңү яулады. Гер күтәрү ярышларында «Элемент Лизинг» Рәсәй лизинг компаниясе өстәмә бүләкләр белән булышлык күрсәтте. Армрестлинг буенча хатын-кызлар арасында беренче урыннарда Бардадан Сания Тляшева һәм Бөреҗледән Ләйсән Галиева. Волейболда җиңүчеләр: Оса, Сылва, Озын Ялан командалары (хатын-кызлар), ирләр арасында Пермь, ЛПУ МГ, Сылва командалары.
Гаделлек, халыкчанлык билгесе булган бәйрәмебездә төрледән-төрле чара, бәйгеләр оештырылды. Үзәк сәхнәдә Барда эстрадасы йолдызлары, Татарстан һәм Башкортостан Республикалары үзешчән сәнгать коллективлары, Пермь крае үзешчән сәнгатьтә катнашучылары чыгыш ясады. Тамаша караучылар бик канәгать калды. Әй, моңга сусаган күңелне сандугач сайравын хәтерләткән илаһи, табигый моң гына басадыр ул! Кече сәхнәдә «Халык чишмәсе» край халык иҗаты фестивале гөрләде. Ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайлар һәм дә яшьләр онытылып концерт карады. Пермь крае мәдәният һәм яшьләр сәясәте министрлыгы ярдәме белән оештырылган бу чара «59 регионның 59 фестивале» проекты кысаларында алып барылды. Коми-Пермяк автоном округыннан, Осадан, Искеавылдан (Орда районы) иҗат коллективлары чыгыш ясады. Кунгур шәһәреннән килгән музей кварталы эшләде.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан «Җиңүне данлыйбыз!» күчмә күргәзмәсе эшләде. Монда батыр якташларыбыз, тырыш тыл хезмәтчәннәре, гомумән, җиңүгә өлеш керткән райондашларыбыз турында танышып була иде. Ветеран түгәрәге — олы буын вәкилләренең ял итү һәм очрашу урыны ул. «Уйна, Барда гармуны!» мәйданчыгы әллә каян үзенә дәште. Талантлы да инде бездә халык, үзләре үк өздереп гармунда да уйный, җырлыйлар да. Бу конкурста Түбәнавылдан Әхнәф Булатов («Иң яхшы гармунчы» номинациясендә), балалар сәнгать мәктәбе укучысы Гөлназ Мостаева («Яшь гармунчы»), шул ук мәктәптән «Гармоника» ансамбле («Иң яхшы гармунчылар ансамбле»), Төнгүктән Фаиз Максиев җитәкләгән гармунчылар триосы («Гаилә ансамбле»), Таныптан Рамил Батыркаев («Өлкән гармунчы»), Бардадан Рәүфә Гаязова («Хатын-кыз гармунчы» номинациясендә) җиңү яуладылар. Жюри өч махсус приз тапшырды: Төнгүктән Рәшит Маматовка, Бөреҗледән Земфира Киндяшевага һәм Орда районы, Кече Башап авылыннан «Шаян яз» ансамбленә.
Авыл поселениеләре кунак йортлары җыеныбызга ямь өстәп кенә калмый, анда кереп ял итеп тә була. Бу бәйрәмне барысы да ярата. Яшьләр исә КВН Милли лигасында катнашып тапкырлыкларын сынады, уен барышын күзәтүчеләргә менә дигән бүләк ясадылар. Балалар мәйданчыгы «Балачак исемле дөнья!» дип аталды. Гомумән, балалар өчен төрле аттракционнар эшләде, кызыклы, хәрәкәтчән уеннар, конкурслар оештырылды. Атта, понида йөреп, таганда атынып, квадрациклда чабып, әй күңел ачты малай һәм кызлар. Күкләргә ашкан батутлар бала-чаганы үзенә дәшә, сокланып карап торырлык.»Кайда калды гүзәл балачагым? » дип җырларсың, билләһи.
Уеннар дигәннән, аркан тарту, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, авыш баганага менүдә, бумда көрәштә катнаштыгызмы? Үзегезне җитезлектә сынадыгызмы? Халык уеннарында җиңеп бүләк алу күңелегездә сөенечле мизгел булып саклансын.
Җыен кунаклары фикерләре белән танышсак, бик урынлы булыр. «Бардага еш киләбез, үзебез дә кабул итәбез. Шулай аралашып, дус булып яшәргә кирәк. Рәхәтләнеп ял итеп кайтабыз», — диде Тәтешле районының тарих, крайны өйрәнү музее җ итәкчесе Айсылу Шәрифҗанова. Екатеринбург каласында яшәүче якташыбыз, Башап Түз авылы кызы Миңсылу Туктамышева-Ижгузина: «Туганнар белән күрешеп сөендек. Омскида да булдым, Томскида да булдым, мондый бәйрәм бүтән бер кайда да юк. Татарстаннан кала, әлбәттә. Яшибез әле!», — дип хисләре белән уртаклашты. Икенче Әрҗән авылыннан Тәслимә апа Тубилова уразада булса да, бәйрәмгә килмичә калмаган: «Рамазан ае бара. Иң элек барчабызга сәламәтлек телим. Дөньялар тыныч, бәйрәмнәр котлы булсын!» — диде ул. Төнгүк авылыннан Вәфирә Максиевага концерт бик ошаган. «Якташларыбыз Мәсгут Имашевның көчле, көр тавышына сокландым, сеңлесе Энҗе белән Чулпан Юсупованың җырлары ошады. Тәтешле һәм Минзәлә артистлары да матур чыгыш ясады», — диде ул. Нытва шәһәреннән Барда кияве Таһир Тляшев: «Мондый бәйрәмне елына ике тапкыр үткәрергә кирәк!» — дигән тәкъдим ясады. Бәйрәмне кунакларыбыз җылы кабул иткән, димәк.
Барда җыены — ул җәй һәм кояш, хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Шулай булды, алга таба да шулай булып калсын. Изге Рамазан аенда теләгән теләкләребез кабул булсын!
Роза ГЫЙЗЗәТУЛЛИНА.
 
Кунакларның фикере
МИНЗәЛә район мәдәният сарае директоры Гөлия Рәис кызы Бәдриева: «Пермь краенда без икенче тапкыр: узган елда Уинский районында үткән край сабантуенда катнаштык, быел сезгә килдек. Барда җыены безгә күбрәк ошады. Бәйрәм югары дәрәҗәдә оештырылган. Безнең делегация зур — 70 кеше, шуңа карамастан безне яхшы каршы алдылар. Биредә халык -кунакчыл, аралашучан. Безнең мәйданчыкка рәхәтләнеп керәләр, фотографиягә төшәләр, кызыксыналар. Мәйданның урнашуы да ошады: барысы да уңайлы, компактлы. Барлык оештыручыларга уңай эмоция бүләк иткәннәре өчен рәхмәт белдерәсе килә. Районыгызга киләчәктә дә үсеш телим!»
Россия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы Пермь крае оешмасы рәисе Алексей Николаевич Толстиков: «Без бәйрәмгә зур делегация белән — 23 кеше килдек, нигездә, алар башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре. Күпчелегебез бәйрәмдә беренче тапкыр катнаша. Безнең крайда үткәрелгән иң яхшы чараларның берсе, дип саныйм. Бу чын-чынлап халык бәйрәме, ул кеше күң еленнән чыга. Зур канәгатьләнү алдык. Шунысы сөенечле, мондый искиткеч бәйрәм үз сферасы өчен җанын биреп эшләгән мәдәният хезмәткәрләренең тырышлыгы белән әзерләнә һәм үткәрелә. Барыгызга да яхшылык телим. Афәрин, Барда районы!»
Оса мәдәният һәм ял үзәге директоры Надежда Владимировна Поповцева: «һәр ел бу искиткеч бәйрәмгә киләбез, фольклор фестивальләрдә катнашабыз. Безне инде күпләр белә, ярата, үз тамашачыларыбыз бар. Бу бәйрәм күп милләтләрне берләштерә. һәрвакыт Бардадан күңелле тәэсирләр, җылы хатирәләр белән китәбез».
«Звезда» край газетасының башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Татьяна Дмитриевна Васильева: «Мин сезнең райондагы искиткеч бәйрәмдә беренче тапкыр. Милли уеннарны, конкурсларны карау бик кызыклы, аеруча ат чабышлары ошады. Хәтта сулыш кысылды! Төрле милләт халыклары бәйрәмендә катнашу бәйрәмгә җылы дустанә атмосфера бирә. Чакыруыгыз өчен рәхмәт!»
Уинский районыннан Эльвина Ногумаяова: «һәр ел гаиләбез белән Барда җыенына киләбез. Бәйрәмдә һәрвакыт күңелле, күрер-карар нәрсәләр күп. Көрәшне карарга, ат чабышларын тамаша кылырга, талантлы башкаручылар концертын күрергә яки аттракционнарда катнашырга мөмкин. Барда җыены үз мәдәниятеңнең искиткеч атмосферасын тоярга, аңа тулысынча чумарга ярдәм итә. Бу көнне син татарларның бердәмлеген тоясың, көтеп алган очрашулардан шатлык, елмаюлы йөзләр күрәсең».
Индира ХАҖИЕВА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *