Иминлек нигезе — бердәмлек

2 июньдә район җитәкчелеге hәм администрациясе хезмәткәрләре барлык авыл җирлекләрендә булдылар, социаль өлкә учреждениеләрен карадылар, халык проблемалары белән таныштылар.
Бу сәфәрнең төп максаты – төзелеш, төзекләндерү эшләрен башкару, гомуми белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына, социаль-мәдәни-көнкүреш, энергетик билгеләнештәге объектларны, торак-коммуналь хуҗалыгын көзге-кышкы шартларда эшләүгә әзерләү, яшәү өчен уңайлы, куркынычсыз hәм күңелгә ятышлы мохит булдыру белән бәйле булган мәсьәләләрне оператив рәвештә чишү.
Барлыгы биш төркем иде, район башлыгы Х.Г.Алапанов җитәкләгән төркем Барда hәм Әрҗән авыл җирлекләрендә булды. Башта киләсе өч ай эчендә фонтан барлыкка киләчәк Г.Тукай исемендәге сквер, спорт мәйданчыгы hәм хоккей тартмасы төзеләчәк 2 санлы урта мәктәп, Барда мәдәният hәм ял үзәге территорияләре каралды. Шулай ук төркем Барда авылының гомуми белем бирү учреждениеләрендә, ”Теплоэнерго“ МУПында, торак-коммуналь хуҗалыгында, Беренче Әрҗәндә Ленин урамы, 28 адресы буенча урнашкан скверда, воркаут өчен мәйданчыкта hәм Икенче Әрҗәндә спорт мәйданчыгы төзү урынында булды. Тикшерү барышында Барда hәм Әрҗән авыл җирлекләре территорияләренең киләчәк үсеше hәм төзекләндерелүе билгеләнде.
— Ягу сезоны тәмамланды, димәк, объектларны, биналарны hәм корылмаларны киләсе ягу сезонына әзерлекне башларга вакыт җитте. Бүген комиссияләр эшләрне бәяләү максатында барлык социаль-мәдәни-көнкүреш объектларында булачак, шулай ук белгечләр ”Инициативалы бюджетлаштыру“, ”Уңайлы шәhәр мохитен формалаштыру“, ”Авыл территорияләрен комплекслы үстерү“ программалары hәм үзсалым кысаларында эшләр башлануы белән танышачак. Фонтан төзү — безнең беренче тәҗрибә, әгәр ул уңышлы булса, аны башка авыл җирлекләрендә төзәргә булачак. 2 санлы Барда урта мәктәбе янындагы спорт мәйданчыгы универсаль булачак, биредә олылар да, балалар да мини-футбол, баскетбол, волейбол, гандбол уйный алачак. Ике төркем каралган, берсе — мәктәп укучылары, икенчесе авыл кешеләре өчен булачак. Район территориясендә агымдагы елда 13 мондый спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк, аларның 12се — ”Авыл территорияләрен комплекслы үстерү“ программасы hәм берсе инициативалы бюджетлаштыру кысаларында. Ышанам, бу объектлар балаларның физик сәләтләрен үстерү өчен яхшы ярдәм булачак, — дип билгеләде Хәлил Газбулла улы hәм балалар объекттан җәен файдалана алсын өчен подрядчыдан эшләрне мөмкин кадәр кыска вакытта тәмамлавын сорады.
Аннан соң без Т.В.Балтаева җитәкләгән төркемгә кушылдык hәм Төнгүк авыл җирлеге торак пунктларында булдык, халыкның проблемаларын тыңладык, Төнгүк мәдәни-ял комплексында, Аклыш hәм Төнгүк авыллары балалар бакчаларында башкарылган ремонт эшләрен бәяләдек.
Далее мы присоединились к группе, возглавляемой первым заместителем главы района Т.В. Балтаевой, побывали в населенных пунктах Тюндюковского сельского поселения, выслушали проблемы местных жителей
Татьяна Владимировна сүзләренчә, комиссия Яңавыл hәм Төнгүк авыл җирлекләренең 15 социаль-мәдәни-көнкүреш объектларында булды – болар белем бирү оешмалары, авыл клублары, администрация биналары, котельныйлар: ”Без бу учреждениеләрдә булган проблемаларны билгеләдек, шулай ук җирлек башлыклары алдында торган бурычлар, халык алдындагы йөкләмәләр белән таныштык. Гомумән алар юлларны карап тотуга, урам яктыртуын көйләүгә кагыла. Бер сүз белән әйтсәк, кирәкле эшләр күләмен билгеләдек. Ахырда фикер алышканнан соң өстенлекләр билгеләнәчәк, ягъни бу елда эшләнәсе эшләр hәм алдагы елга нинди эшләр калачак, hәм перспективага – нинди край hәм федераль программаларда без катнаша алачакбыз“.
Район җитәкчелегенең мондый сәфәрләре бик мөhим, чөнки проблемалы участоклар күз алда тикшерелә, максатлар билгеләнә, урыннарда контроль алып барыла. Җирлекләрне тикшерү дәвам итәчәк.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *