Биюче булып туарга кирәк

zauhar«Җәүһәр» фольклор коллективының биш еллыгына багышланган юбилей концертын халык Барда мәдәният һәм ял үзәге залын тутырьш тамаша кылды. Чираттагы эш атнасыннан соң рухи ял алып таралды. Биш ел күп вакыт түгел, әмма шушы еллар эчендә ансамбль халыкка танылып өлгерде -монысы иң мөһиме.
Ансамбльгә йөрүче хатын-кызларны бию сәнгатенә булган мәхәббәт берләштерә. Гүзәл затлар арасында укытучы-тәрбиячеләр, медицина һәм мәдәният хезмәткәрләре, хәтта такси водительләре дә бар. Көндәлек эш мәшәкатьләреннән соң алар ару-талуларын онытып атнага ике яки өч тапкыр репетициягә ашыгалар. Монда аларны коллективның җитәкчесе, 38 ел гомерен мәдәнияткә хезмәт итүгә багышлаган Дилбәр Мәҗит кызы Камакаева каршы ала. Бию — сәнгатьнең шундый төре ул, тамашачыга хис-тойгыларыңны, кичерешләреңне көй, хәрәкәтең аша җиткерәсең. Халык алдына сәхнәгә чыгып биюне һәркем дә булдыра алмый. Ә Дилбәр ханым биюгә балачагыннан ук гашыйк була һәм гомере буе тугры кала.
— «Җәүһәр» фольклор бию ансамблендә 25 яшьтән 55 яшькә кадәр 15 биюче шөгыльләнә. Татар, башкорт биюләреннән тыш мари кызлары биюен өйрәндек. Край, Бөтенрәсәй конкурсларында уңышлы чыгыш ясадык, күптән түгел Бөреҗле, Үдик һ.б. авылларда концертларыбыз узды, хәзер сабантуйга әзерләнәбез, — дип очынып сөйли Дилбәр Мәҗит кызы.
Ансамбль 2011 елда Пермьдә 4 Бөтенрәсәй татар фольклоры фестивалендә лауреат исеме яулый, 2013 елда балетмейстерларның «Импульс» край конкурсында «Хәзерге заман халык традицияләрен саклаган өчен» махсус диплом белән бүләкләнә. Ел саен үткәрелә торган край халык иҗаты фестивальләрендә чыгышлары югары бәяләнә. Уфа телевидениесе әзерләп күрсәткән тапшырулар да иҗатларына дәрт, илһам өстәгән.
— Нинди биюләр башкарасын ничек хәл итәсез? — дип сорыйм ансамбль җитәкчесеннән.
— Репертуарыбыз бай: «Ярминкә», «Чиккән сөлге», «Чабата», «Тәкыялар», борынгы башкорт биюе һ.б. Көйне ошатып, идея күз алдына килергә мөмкин. Мәсәлән, «Ярминкә» биюе шулай «туды». Төрле бию төрлечә «туа».
Кичләрен әни кешенең гаиләсеннән аерылып мәдәният йортына биергә китүен кайсы ир заты кабул итә икән? Бу яктан «җәүһәрләр» бәхетле, ансамбльдә шөгыльләнүләренә тормыш иптәшләре аңлап карый. «Җәүһәр» кызлары ир-атлары хөрмәтенә мари кызлары биюен башкарды. Ә ирләр исә берсеннән-берсе матуррак чәчәк бәйләмнәре белән сәхнәдә бүләкләп сөеклеләрен сөендерергә ашыкты. Шушы күренеш концертка үзгә бер ямь, җылылык өстәде.
Икенче уңай ягы: «Өмет» хоры белән берлектә туган уртак җимешләре: җырлы-биюле «Шәл бәйләдем» композициясе. Шактый яшь булса да, коллективның ветераннары да бар: Гакифә Габдушева, Фәимә Газизова һәм Мәүлидә Рангулова беренче вакыттан башлап бииләр. Алар бүген дә сәхнә белән араларын өзәргә ашыкмыйлар, «Өмет» хорында шөгыльләнәләр.
— Энергияле, оста оештыручы, — диде Мәүлидә Хәмит кызы ансамбль җитәкчесе турында, — сезгә тән сихәтлеге, сәламәтлек телибез, — дип район ветераннар советы рәисе Т.С. Ишморатов исеменнән рәхмәт хаты тапшырды.
Шулай яшьләр белән дә, өлкәннәр белән дә уртак тел таба белә Дилбәр Мәҗит кызы. Ун яшьләрдәге балаларны «Салават күпере» ансамблендә бию серләренә төшендерә. 18 бала атнага ике тапкыр халык һәм заманча биюләр өйрәнә. Балалар чыгышын да зал җылы кабул итте.
«Җәүһәр» ансамбленең әйдәп баручы биючесе, Барда гимназиясенең ритмика укытучысы Айгөл Әмирова аерым бию башкарды. Айгөл Равил кызы үзе дә ансамбль җитәкчесе — «Алтынай» бию коллективы бу кичтә татар яшьләренең шаян биюен башкарды. Барысына да каян өлгерә диген, өч бала әнисе бит!
Концертның тагын бер үзенчәлеге — «Җәүһәр» коллективы биюләре төрле авыллардан җирле артистларыбыз чыгышлары белән аралашып барды. Тамашачы күңелен яулаган «Барда гүзәле» ансамбле, Әлфия Якупова, Гөлнур Ибраһимова, Гөлназ Сакаева, Зөһрә Суримова, Байавылдан Зө лхәбирә Мансурова, Сөҗәннән Сатирә Галиева, Озын Яланнан Рафаэль Сакаев, «Асылъяр» фольклор эстрада ансамбле һ.б. җыр башкарды. Чараны Илзирә Ижбулатова белән Рамил Әмиров алып барды.
Соңгы елларда концертларда моң иясе — гармун авазы читтә кала килә. Бу хата да төзәтелде, күп җ ырлар баян көенә яңгырады, баян партиясен Азат Габдулхаков алып барды. «Халык фольклорын сәхнәгә чыгару — максатыбыз шуннан гыйбарәт иде», — диде соңыннан Д.М. Камакаева.
…Зал шыгрым тулы. Халык чыгышларны көчле алкышларга күмеп озата, каршы ала. Мәдәният идарәсе начальнигы Ә.Т. Халитова район башлыгы исеменнән котлавын җиткереп рәхмәтен белдерде. Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәге директоры Е.Н. Кәлимуллина, аксакаллар советы рәисе К.С. Зиятов, Барда гимназиясе һәм 2 санлы Барда урта мәктәбе директорлары Н.Г. Исмәгыйлова һәм Т.И. Абузов, ата-аналар, хезмәттәшләре, укучылары Дилбәр Мәҗит кызы Камакаевага, «Җәүһәр» ансамбле
биючеләренә соклануларын белдереп, алга таба илһамланып иҗат итүләрен теләде:
— Юбилей кичәгез уңаеннан котлыйбыз. Чыгышларыгыз югары дәрәҗәдә, сезнең белән горурланабыз. Яңа биюләр көтеп калабыз, — диделәр.
Бу чара Пермь крае Мәдәният, яшьләр сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәме белән үткәрелде. Тамашачыларга күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф бүләк итте, җирле артистларыбызга исә эшләргә дәрт, дәрман өстәде.
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *