Бер гаиләдән — биш фронтовик

БЫЕЛ Бөек Ватан сугышында җиӊү яулаган, туган иле өчен батырлык күрсәтүчеләрне искә алабыз. Без фронтта геройларча сугышкан солдатлар hәм командирлар, партизан отрядларында сугышканнар, медсанбатларда hәм госпитальләрдә яралы солдатларны үлемнән коткарып калган hәм язмышлары сугыш белән бәйле булганнарны хөрмәтлибез.
Сугыш сулышы hәркайда, hәрбер гаиләдә үзен сиздерде.
Үдик авылында Гайшә hәм Шәйхулла Әбләшевлар яшиләр.
Алар икесе дә гади колхозчы булсалар да, заманына күрә яхшы, таза тормыш алып баралар. Биредә 5 ир бала дөньяга килә: Хәбиб, Сибәгать, Самикъ, Галим hәм Сәлим. Ватан сугышы башлангач бишесе дә илне саклау өчен сугышка китәләр. Шәйхулла бабай белән Гайшә әби улларын басу капкасына кадәр озата баралар. Улларыныӊ өчесе фронттан исән-сау кайта, ләкин икесенә кайтырга насыйп булмый.
Гайшә әби Сибәгать белән Самикъны hәр көн гомер буе көтте: “ Хәер, бүген кайтмасалар, иртәгә иртән кояш нурлары белән кайтып керерләр “ , дигән өмет белән йокыга китә иде. Аныӊ улларын бишесен бергә күрәсе килгән иде.
Кара кәгазь (похоронкалар) алсалар да, Шәйхулла бабай белән Гайшә әби ышанмадылар.
Алар өчен уллары исән иде …
Беренче балалары 1904 елда дөньяга килә, аӊа Хәбиб (гарәпчә — сөекле) дип исем кушалар.

Хәбиб

Утызынчы елларда Үдиктә “ Кызыл Шәрык “ колхозы төзелә. Хәбиб абый колхозга әгъза булып керә hәм ат белән эшли. Чувашай авылы кызы Разия апага өйләнә. Ленин урамында йорт төзәләр. Аларныӊ бер-бер артлы өч баласы дөньяга килә: Гадилә, Хәмит hәм Шаhит. Тату тормыш кичергәндә Ватан сугышы башлана. Хәбиб Шәйхулла улы авылдашлары белән Ватанны сакларга фронтка китә. Разия апа өч баласы белән өйдә кала hәм колхозда эшли. Хәбиб абый Сталинград фронтында катнаша. 1942 елныӊ 19 ноябрендә Кызыл Армиянеӊ Сталинград янында тарихи каршы hөҗүм башлана. Гаять зур территориядә киеренке сугышлар бара. Ике яктан да зур масса сугышчылар бәрелешә, нигездә, бу бәрелеш ике дәүләт – социалистик hәм фашистик дәүләтләр куәтен сынауга әверелә. Ниhаять, сугыш 1943 елныӊ 2 февралендә Кызыл Армиянеӊ җиӊүе белән тәмамлана.
Сталинград янында җиӊү белән Бөек Ватан сугышында тамырдан борылыш чоры башлана. Хәрби батырлыклары өчен меӊнәрчә сталинградчы орденнар hәм медальләр белән бүләкләнә, йөзләгән сугышчыга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Алар арасында авылдашыбыз Хәбиб абый “ Сталинград оборонасы өчен “ медале белән бүләкләнә. Сталинград сугышыннан соӊ ул хәрби бурычын башка фронтларда үти. 1945 елда туган авылы Үдиккә кайта hәм колхозда ат белән эшли. Фронтовик юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Тормыш яхшыра башлангач, Муса Җәлил урамында яӊа йорт эшләп чыктылар. Гаиләдә бик тату яшәделәр.
Аларныӊ балалары Гадилә апа колхозныӊ кырчылык бригадасында эшләде. Хәмит абый җәйге айларда Үдиктә hәм тирәюньдәге авыл халкына мич салды, ә кышын ылысны онга әйләндереп ферма малларына витаминлы азык әзерләде. Шаhит нефтьчеләрдә бораулаучы булып эшләде. Хәбиб абый 1979 елны бакыйлыкка күчте.
Әбләшевларныӊ икенче уллары Сибәгать (гарәпчәдән буяу, матур төс, бизәк мәгънәсендә) 1907 елныӊ 25 маенда туа.
Сибагат
Сибәгать

Гаилә ишле булу сәбәпле, Сибәгать абыйга кечкенәдән эшләргә туры килә. “ Кызыл Шәрык “ колхозында төрле хезмәт башкара, соӊыннан ат белән эшли. Ул Үдик кызы Кашифә апага өйләнә. Хәзерге Комсомол урамында ике тәрәзәле йорт төзиләр. Аларныӊ 4 баласы дөньяга килә: Мәгасумә, Мәхмүт, Мәсгут, Мәүлит.
Сибәгать абый сугышка 1941 елныӊ 29 июлендә алына. Кашифә апа 3 кечкенә бала белән кала, ә дүртенчесе – Мәүлит карынында була. Балаларын ачялангач итмәс өчен Кашифә апа башта колхоз идарәсендә, аннан пенсиягә чыкканчы Үдик мәктәбендә җыештыручы булып эшләде. Башка тормышка чыкмады.
Сибәгать абый Көнбатыш фронтта катнаша. Бу фронт Смоленск hәм Вязьма шәhәрләрен немец-фашистлардан саклый. Ләкин көчләр тигез булмый.
Смоленск өчен сугыш 10 сентябрьдә немецлар шәhәрне алу белән тәмамлана, 13 октябрьдә Вязьманы алалар. Вязьма янында сугышта Сибәгать абый әсирлеккә төшеп, шул ук елныӊ 17 декабрендә үлә. Җирләнгән урыны Германиядә — Зандбостель концлагеренда булуы турында мәгълүматлар бар.
Балалары: Мәгасумә колхозда сыер савучы, Мәхмүт Ленин исемендәге колхозда алдынгы механизатор, ә Мәсгут төзүче булып хезмәт куйдылар.
Ә дүртенчеләре Мәүлит Закамскида заводта эшләде. Дүртесе дә гүр ияләре булдылар инде.
Әбләшев Самикъ Шәйхулла улы Үдик кызы Саймә апа белән гаилә кора. Аларныӊ Тәүфыйк исемле уллары туа.
Самикъ абый 1941 елда Ватан сугышына китә hәм хәбәрсез югала. Самикъ – гарәпчәдән югары дәрәҗәле, бөек дигән мәгънәдә.
Самик
Самикъ

Саймә апа килен булып төшкән төп нигездә улы Тәүфыйк hәм Гайшә әби, Шәйхулла бабай белән яшәде. Алар колхозныӊ ит планын үтәү өчен җәйге айларда чебиләр үстереп тапшыра иделәр. Үзләре өчен кәҗәләр асрадылар. Улы Тәүфыйкныӊ күзләре начар күрү сәбәпле Чернушкага интернатмәктәпкә җибәрделәр. Озакламый Шәйхулла бабай да авырап якты дөньядан китте. Гайшә әби белән Саймә апа икесе генә яши башладылар. Ләкин озак бергә яши алмадылар, Саймә апаныӊ да күзләре начар күрә башлады. Гайшә әбине улы Галим hәм килене Нәфисә апа үз тәрбияләренә алдылар. 70нче елларда Ленин урамындагы биш сугышчыныӊ кендек каны тамган алты почмаклы йортны сүттеләр, янында үскән киӊ ябалдашлы тупыл агачын кистеләр hәм янгын сүндерү депосы төзеделәр. Колхоз Саймә апага шул урамдагы йорттан бүлмә бирде. Соӊгы елларын ул шунда яшәде.
Әбләшев Галим Шәйхулла улы 1912 елда туа. (Галим – укымышлы, белемле мәгънәсендә). 1930 елда “Кызыл Шәрык“ колхозына әгъза булып керә hәм ат караучы булып эшли.
Галим
Галим

1939-1940 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Хәрби бурычын үтәп туган авылы Үдиккә кайта.
1941 елда Ватан сугышы башлана, ул фронтка китә, Белоруссия фронтында катнаша. 1941 елда немецлар оккупацияләгән Белоруссия шәhәрләрен азат итү өчен 1944 елның язында “Багратион“ операциясе булдырыла. Операция узачак урында фланглар аеруча ныгытылган була. Өч ел эчендә гитлерчылар Белоруссия шәhәрләрен көчле ныгытмаларга әверелдерәләр. 1941 елда җиңел генә калдырылган шәhәрләрне, 1944 елның җәендә, совет сугышчыларының батырлыгын, фидакарьлеген hәм ныклыгын төп таяныч итеп, кире кайтарырга туры килде. Совет сугышчылары немец гаскәрләрен тар-мар итә, авиация hәм танк корпусының көчле hөҗүмнәре “Багратион“ операциясе җиңүе белән тәмамлана. Нәтиҗәдә Бобруйск, Минск, Могилев, Смоленск, Витебск шәhәрләре азат ителә. Бу операциядә Үдик кешесе Галим дә катнаша. Сугышчан батырлыклары өчен Ватаныбыз аны юбилей медальләре белән бүләкли.
1945 елда Ватан сугышы тәмамлангач, ул туган авылына кайта. Алар Нәфисә апа белән яшиләр. Нәфисә апаның беренче иреннән туган Габдрафикъ hәм Рәмзи Арзыевларны тәрбияләп үстерә. Габдрафикъ абый Кояново педагогия училищесын тәмамлап башлангыч класслар укытучысы дипломы ала. Ул Уймуж, Үдик, Озын Ялан, Байавыл мәктәпләрендә, соңрак Тауавыл башлангыч мәктәбендә укыта hәм директор да була.
Рәмзи абый Пермь авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, югары белемле агроном булуга ирешә. Ленин исемендәге колхозда баш агроном, соңыннан партия комитеты секретаре вазыйфасын башкарды. Галим абый белән Нәфисә апа 1 Май урамында яңа өй җиткерделәр. Гайшә әбине үз йортларына алып яхшы карадылар hәм бакыйлыкка озаттылар. Галим абый лаеклы ялга чыкканчы колхозда эшләде. Ул якты дөнья белән 1982 елның 20 февралендә хушлашты.
Сәлим Шәйхулла улы (Сәлим – гарәпчәдән сәламәт, исән-сау мәгънәсендә) 1914 елның 24 октябрендә туган. Ул Үдик волостенда 1917 елда ачылган коммунистик яшьләр мәктәбенең (ШКМ) башлангыч классын тәмамлый. 1931 елда “Кызыл Шәрык“ колхозына әгъза булып керә hәм эшли.
Салим
1939 ноябрь – 1940 март ак финнар Совет иленә каршы сугыш алып бара. Сәлим Шәйхулла улы фронтка китә hәм 250нче укчы полкта хезмәт итә. Сугышларның берсендә яралана hәм туган авылына кайта.
1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. Сәлим Шәйхулла улы авылдашлары белән фронтка китә. Ул 1941 елның ноябреннән Ленинград фронтында катнаша. Чөнки 1941 елның 8 сентябреннән немец-фашистлары Ленинградны блокадага алалар. Шәhәрнең озакка сузылган оборонасы башлана, Сәлим блокадада катнаша. Ниhаять, блокада 1944 елның 27 январенда өзелә. Аннан соң I Белоруссия фронтында 368нче укчы полкта илебезнең Көнбатышын немец оккупантларыннан саклый. Каты сугышларның берсендә яралана. 1942 елның декабренә кадәр госпитальдә дәвалана, яралары төзәлгәч, 1943 елда туган авылы Үдиккә кайта.
1943 елның 24 мартында район хәрби комиссариаты юлламасы белән Уймуж җидееллык мәктәбенә хәрби җитәкче (военрук) итеп җибәрелә. Сәлим абый Каенавыл кызы Рәхимә апа белән гаилә кора. Муса Җәлил урамында йорт төзәләр. Аларның Сабир исемле уллары hәм Тәслимә, Тәнзилә исемле кызлары туа.
Сәлим абый белән Рәхимә апа бик тату яшәделәр. Икесе дә Ленин исемендәге колхозда эшләделәр. Кайбер елларны күршесе Ибраhимов Сәлим абый белән “Әкәй“ тугайда колхозның тайларын көттеләр.
Сәлим абый белән Рәхимә апа олы кызы Тәслимәнең улын Рифатны тәрбияләп үстерделәр. Ул Фаикъ кызы Раузага өйләнде hәм берничә еллар бер өйдә яшәделәр.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 1986 елда Сәлим Шәйхулла улын илебез 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләде, орден янына юбилей медальләре өстәлде. 1979 елның 30 мартында Ленин исемендәге колхоз идарәсе карары белән хезмәт ветераны исеме бирелде.
Сәлим абый каты авырудан соң 1999 елның 15 декабрендә якты дөньядан китте. Аны оныгы Рифат hәм килене Рауза ислам дине йолалары буенча зиратка озаттылар.
Басу капкасын чыккач,
Күтәрелде томаннар.
Дөнья хәлен белеп булмый,
Сау булыгыз, туганнар, —
дип җырлаганнар фронтка китүчеләр.
Наил Искәндәров.
Үдик авылы.
Наил ИСКӘНДӘРОВ.
Үдик авылы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *