Әтиебез юлы – яхшы үрнәк

ӘТИЕБЕЗ Әмиров Таваф 1924 елныӊ 24 февралендә Каенавылда Лотфулла Хуҗануретдин улы hәм Хәтимә Гыйлемша кызы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Алар барысы 4 бала була. Ул 4 класс тәмамлый. 1942 ел башында, 18 яшь тулгач аны Кызыл Армия сафларына алалар. Әтиебезне hәм тагын аныӊ ике авылдашын чанада Кунгурга алып китәләр. Алар өч ай дәвамында Бершетьтә өйрәнүләр үтәләр. Шуннан соӊ аны яӊадан уку өчен Свердловскига, хәрби ант кабул иткәннән соӊ Украинага фашистларга каршы сугышка җибәрәләр. Аны өченче Украина фронтына 38нче гвардия дивизиясенеӊ 214нче полкына артиллерист итеп билгелиләр. Трембовля шәhәрендә, Днепр өчен сугыша, Киевны азат итүдә катнаша. Карпат тауларына барып җитеп, бер ай оборонада булалар. Күз яшьләре аша ул: “ Бик текә таулар иде, тягачлар урынына үзебез җигелеп, 122 миллиметрлы гаубицалар hәм пулеметларны сөйрәп бардык. Каты канкойгыч сугышлар барды“, — дип сөйли иде.
Румынияне азат итәләр, Бухарестны алалар. Венгрия өчен көрәш аеруча авыр була, зур югалтулар белән бара. Ул еш кына андагы юлларны искә төшереп: “Шундый тигез hәм яхшы асфальт җәелгән юлларны беркайчан да күргәнем юк иде, хәтта гаубица белән барганда пыяладан барган шикелле сызгыру тавышлары ишетелә иде“, — дип гаҗәпләнеп сөйли торган иде.
Җиӊү көнен әтиебез Бухарестта каршы ала. 1945 елныӊ язында, Кызыл Армиягә каршы бандерчылар бандасы восстание башлагач, аныӊ полкы Бухарестка күчерелә.
1945 елдан 1947 елга кадәр Көнбатыш Украинада бандерчыларга каршы сугышларда катнаша. 1945 елныӊ сентябреннән 2198нче артиллерия полкы составында, ә 1946 елныӊ маеннан 289нчы укчы полкында сугыша. 1947 елныӊ апрель ахырында ул демобилизацияләнә hәм туган ягына кайта. Әни-әтисе, сеӊелләре Тәскирә, Тәслимә, энесе Камалетдин аны шатлык күз яшьләре белән каршы алалар.
Таваф үзенеӊ туган Чириз елгасын да сагынып кайта, ул үзенеӊ чиста сулары белән аны чакырып тора.
Сугыш вакытында hәм сугыштан соӊгы елларда хәрби батырлык лары өчен күп санлы хөкүмәт орденнары hәм медальләре: “Гвардия“ күкрәк билгесе, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Германияне җиӊгән өчен“, “Жуков“, юбилей медальләре h.б. белән бүләкләнә.
Сугыштан соӊ әтиебез колхозны торгызуда катнаша. 1948 елда күрше Түбәнавылдан Кучукбаева Мәрзия Хатмулла кызына өйләнә, ул эш сөючән була, кыенлыклардан курыкмый: балта остасы, су тегермәнендә тегермәнче, пилорамачы, кочегар булып эшли. 60нчы елларда ул ат караучы була, атларны тәрбияли. Ел саен июнь аенда, барлык район халкы кебек үк, ат җигеп, гаиләсе, туганнары белән милли бәйрәмнәребез — Барда җыенына hәм сабантуйларга кыӊгыраулы тальян моӊы астында бара. Әтиебезнеӊ алтын куллары агачны чын сәнгать әсәренә әверелдерә иде. Район халкы өчен юкәдән киселгән, орнамент белән бизәлгән тәрәзә наличниклары ясый. Йорт төзи, аларны тышлый. Мунча, йортлар hәм агачтан башка корылмалар төзү hәм ремонтлау белән шөгыльләнә. Кухня шкафлары, комодлар, өстәлләр, урындыклар, диваннар hәм башка бик күп әйберләр ясый иде. “Хезмәт ветераны“ исеменә лаек була.
Әни белән бер тән, бер җан булып 55 ел гомер кичерәләр. Дүрт бала: Әлфирә, Әмирә, Рәмзит, Миләүшәне тәрбияләп үстерәләр. Әтинеӊ тавышы яӊгыравыклы hәм бик ма тур иде, ул кунакларда hәрчак башлап җырлаучы булды. Кунактан кайтканда, аныӊ татар халык җыры “Сарман“ны hәм башка лирик җырларны башкаруы авылныӊ бер башыннан икенче башына кадәр ишетелеп тора иде.
Авылдашлары – фронтовиклар Имашев Вәсим Сәлимҗан улы hәм Ишманов Барый Габдулла улы белән hәрвакыт элемтәдә булды.
2003 елныӊ октябрендә үзенеӊ 80 яшенә кадәр дүрт ай кала вафат булды. Әмма безнеӊ хәтердә ул яраткан кешебез, батыр солдат hәм чын герой булып яши hәм ел саен аныӊ рәсеме Үлемсез полк сафларын тулыландыра.
Әниебез инде 17нче язын әтидән, яраткан тормыш иптәшеннән башка каршы ала. Ул да авылдашлары белән беррәттән тылда Җиӊү көнен якыйнайтты, аныӊ фидакарь хезмәте турында күп санлы бүләкләре сөйли. Әни Бөек Ватан сугышы ветераныныӊ тол калган хатыны буларак уӊайлыклары булган торак биргәне өчен дәүләтебезгә чиксез рәхмәтле. 92 яшькә кадәр үз акылында hәм яхшы хәтер белән яшәгәне өчен Аллаhы Тәгаләгә рәхмәтле. Үзенеӊ 4 баласы, 12 оныгы hәм 19 оныкчыгы барлыгына сөенеп туя алмый, алар бәхетле, сәламәт hәм тәүфыйклы булсын, тыныч күк йөзе астында яшәсен дип дога укый.
Әмирә ҮТӘГӘНОВА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *