Уӊышлар юлдаш булсын

Мәктәп тәмамлаучылар өчен җаваплы чор башланды: хәзер егет hәм кызлар алга таба кайсы уку йортында белем алуны хәл итәләр. Хәер, күпләр бу сорауга җавапны күптән тапты инде.

Округта бердәм дәүләт имтиханында 100 балл алуга быел бер укучы – Үдик урта мәктәбеннән Арина Альберт кызы Шәрипова иреште.

Арина туган мәктәбен “5” билгеләренә генә тәмамлап, “Укуда аеруча уӊышлар өчен” медале белән бүләкләнде. 100 баллны ул рус теленнән имтиханда алды.

— Сынауларга әзерләндем, төрле темаларга иншалар яздым. Унберенче класста укыганда хәзерлекне ныклап алып бардым, апрельдә ике айлык онлайн-мәктәптә курслар алдым. 100 балл җыярмым дип уйламаган идем, бик сөендем. Укытучым Ләйсән Халит кызы Мансурова да бик шатланды, ул безне бишенчедән башлап укытты hәм класс җитәкчебез булды. Бигрәк тә 10 hәм 11 сыйныфларда укыганда бердәм дәүләт имтиханнарына классыбыз белән төпле әзерләндек. Нәтиҗәләр яхшы дияргә була, рус теленнән 3 укучы 90нан югарырак балл җыйдык: Диана Галина — 98 балл, Алина Юсупова — 94 балл. Уӊышларыбыз өчен укытучыбызга рәхмәтлебез. Рус телен бик яратам, китаплар укыйм, классик hәм хәзерге язучылар әсәрләрен якын күрәм.

Аеруча А.С. Пушкин иҗаты ошый, кечкенәдән аныӊ шигырьләрен ятларга ярата идем. Чит ил язучыларыннан Джек Лондон, Антуан де Сент-Экзюпери китаплары җәлеп итә. Ә башлангыч сыйныфларда безне Рәсилә Габдулла кызы Адутова укытты.

— Мәктәп белән саубуллашырга җыенучы югары класс укучыларына нинди теләкләрегез булыр?

— Имтиханнарга алдан ук әзерләнә башласыннар. Вакыт күп кебек тоела, ләкин бик тиз үтә. Аӊлагыз, бу әзерлек үзегез өчен кирәк. Тырышырга, ялкауланмаска кирәк, дияр идем. Яхшы нәтиҗә сезгә укырга кергәндә өстенлек бирә.

Арина Альберт Газнәви улы hәм Луиза Раиф кызы Шәриповларныӊ күп балалы гаиләсендә өлкән кыз булып үсә, көзен сеӊелләре Эльза алтынчы, Элеонора беренче класска укырга баралар.

— Киләчәктә кем булырга уйлыйсыз?

— Әле укырга кермәдем, 17 августта билгеле булачак. Документларны берничә урынга тапшырдым.

Мәскәү шәhәрендәге Рәсәй халык хуҗалыгы hәм дәүләт хезмәте академиясенә керәсем, язмышымны математика фәне белән бәйлисем килә. Укырга теләгем көчле, hөнәр алып үз эшемне ачасым килә. Кеше язмышын үзе сайлый, тормышын яхшырак итү өчен тырыша яки булган дәрәҗәсендә кала. Укырга, белемле булырга кирәк дип саныйм.

Мине телләр кызыксындыра, инглиз телен өйрәндем, кытай телен беләсем килә. Автомобиль йөртүчегә укыган идем, хәзер имтиханнар тапшырам. Чит илләрне дә барып күрәсем килә, — дип уй-хыяллары белән бүлеште Арина.

Класс җитәкчесе, рус теле hәм әдәбияты укытучысы Л.Х. Мансурова әӊгәмәдәшем турында җылы тәэсирләре белән уртаклашты.

— Мәктәп елларында Арина Шәрипова үзен хезмәт сөючән, максатына ирешүчән hәм тырыш укучы итеп танытты. Беренчедән алып унберенчене тәмамлаганчы “5”ле билгеләренә генә өлгерде. Районда hәм крайда әдәбият, хокук фәне, тарих hәм җәмгыять белеме буенча үткән фән олимпиадаларында призлы урыннар яулады, шулай ук метапредмет олимпиадаларда җиӊүгә иреште. Бу аныӊ күпьяклы үсеше турында сөйли. Моннан тыш Арина иҗади талант конкурсларында да сынатмады. Классташлары аны хөрмәт итә. Үзе дә hәрчак ярдәм итәргә әзер. Волонтерлык хезмәте белән теләп шөгыльләнде. Классташлары белән бергә өлкән яшьтәге авылдашларга йорт эшләрендә ярдәм итте. Киләсе тормышында Аринага теләкләренеӊ чынга ашуын, бәхетле булуын телим, — диде ул.

Мәктәп тәмамлаучы егет hәм кызларыбызга максатларына ирешергә язсын, киләчәктә үзләре теләгән hөнәрләр алып, югары сыйфатлы белгечләр булсыннар. Уӊышлар сезгә! Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *