Уйларыгыз чынга ашсын!

denstudenta1
Студентлар көне уңаеннан район үзәгендә урнашкан край политехник колледжының Барда филиалында укучылар белән очраштык. Биредә төрле белгечлекләр буенча 249 студент белем ала.
Колледжның укыту бүлеге мөдире Т.Г. Кучукбаева сүзләренә караганда, уку йорты бай эш планы буенча эшли. Декабрь аенда, мәсәлән, “Яңа ел килә“ дип исемләнгән хорлар бәйгесе, олимпиадалар үткәрелгән, “Профессиональ белем бирү сферасында интернет-имтихан“ федераль проектында катнашканнар. Январь аена интерактив программа, hөнәр hәм белгечлекләр буенча олимпиадалар h.б. чаралар планлаштырылган. Без булган көнне дә студентлар кышкы спартакиадада көч сынаша иделәр.
Безнең белән очрашуда 6 студент булды. Алар:
Ерлан Насуртдинов — 4 курстан уку алдынгысы, студентларның җирле үзидарәсе рәисе, волонтер, актив тормыш позициясенә ия, муниципальара олимпиадалар hәм конкурслар призеры, өстәл теннисы буенча район hәм край ярышларында җиңүче.
Альберт Әхмәров — 4 курстан уку алдынгысы, “Ел студенты – 2017“ конкурсы җиңүчесе, волонтер, гер спорты, волейбол, баскетбол, футбол буенча район hәм муниципальара ярышлар җиңүчесе hәм призеры.
Арсен Абзаев – 2 курстан уку алдынгысы, ирекле көрәш буенча район hәм край ярышлары җиңүчесе, фәннәр буенча олимпиадалар hәм конкурслар призеры.
Диана Илкәева – 2 курстан уку алдынгысы, волонтер, фәннәр hәм hөнәри осталык буенча край конкурслары, муниципаль-ара конкурслар җиңүчесе hәм призеры, WorldSkillsRussia (Яшь профессионаллар) хәрәкәтендә катнашучы.
Вадим Рәмизов – 3 курста белем ала, профессиональ осталык буенча муниципальара “Автопрофи“ конкурслары, “Автомобильләрне ремонтлау hәм карау“ компетенциясе буенча конкурслар призеры, WorldSkillsRussia (Яшь профессионаллар) хәрәкәтендә катнашучы.
Айдар Акманаев – 3 курста белем ала, hөнәри осталык hәм фәннәр буенча муниципальара hәм край олимпиадалары җиңүчесе hәм призеры.
Кышкы каникуллар тәмамланып, яшьләр яңа гына укуларын башлап җибәргәннәр. Җитди йөзләрдә заман рухын тою, кызыксыну, белем алуга омтылыш чагыла.
— Яхшы яшибез, уку ошый. Спорт белән шөгыльләнәбез. Алга таба да алган юнәлешне дәвам итәрбез, — диләр алар.
Егетләрнең киләчәктә армия сафларында хезмәт итәргә, белгечлекләре буенча эшләргә уйлары бар. Насыйп булсын.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *