Ил чикләре тыныч булсын

Праздник, посвященный Дню пограничника, прошел в райцентре 28 мая на площади Победы.Чик сакчылары көненә багышланган бәйрәм 28 майда район үзәгендәге мәйданда үткәрелде. Быелгы тантана чик сагы гаскәрләренең 101 еллыгына багышланды, анда район җитәкчелеге, җәмәгатьчелек вәкилләре, мәктәп укучылары катнашты.
Чик сакчылары бу бәйрәмне hәр ел сагынып көтеп ала. Беренчедән, бу көн табигатьнең яшеллеккә hәм гөлләргә төренгән бик ямьле чагына туры килә, икенчедән, алар яшьлек елларын искә төшерәләр, хезмәттәшләре белән очрашалар. Армия хезмәтен чик сагында уздырган ир-атлар хәрби комиссариат янында җыелганнан соң тигез сафларга тезелеп Җиңү мәйданына юл алдылар. Бәйрәм булганлыгы әллә каян сизелә: урамда ил чикләрен саклауга багышланган җырлар яңгырый, ир-атлар махсус форма, яшел фуражкалар кигән, байраклар тоткан.
Чара Россия Федерациясе чик сагы флагын тантаналы рәвештә мәйдан уртасына алып керүдән башланды, бу хөрмәткә иң актив чик сагы ветераннары лаек булды.
Чик сакчыларын бәйрәм белән иң беренче Барда муниципаль районы башлыгы Х.Г. Алапанов, Земство Җыелышы рәисе И.Р. Вахитов тәбрикләделәр:
— Сезне чын йөрәктән бәйрәм белән котлыйбыз. Россия – көчле ил, аның иминлеген саклаучы гаскәрләр күп, тик чик сагы гаскәрләре элиталылардан санала. Хезмәтегез өчен рәхмәт, сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Бәйрәм белән!
Хәлил Газбулла улы РФ чик сагы хезмәте ветераннары Юныс Гаплахан улы Юнысовка hәм Наиф Нәгыйм улы Нәбиуллинга рәхмәт хатлары тапшырды.
Россия чик сагы хезмәте оештырылуга 100 ел тулу уңаеннан hәм аерым хезмәтләре өчен чик сагы хезмәте ветераны, майор Мәҗит Нәкый улы Дускаев hәм Әфган сугышы ветераннар советы рәисе Әнәс Мөхәммәтдин улы Мәүликаев “Россия чик сагы гаскәрләренә — 100 ел“ ордены белән бүләкләнделәр.
Киләсе тәбрикләүне М.Н. Дускаев җиткерде, ул үз чыгышында кыскача чик сакчылар гаскәрләре тарихы белән таныштырып үтте.
— Россия — планетаның иң зур иле, ул 18 ил белән чикләшә. Бу чикләрне саклау, ил иминлеген тәэмин итү безнең иңнәргә төште. Быел чик сагы хезмәте оештырылуның 101 еллыгын билгелибез, — диде hәм иң активлардан саналган Алмаз Юныс улы Аковка, Росгвардия сафларында (Пермь) кинолог булып хезмәт итүче Альберт Динар улы Халитовка Төнгүк авыл поселениесе исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.
Барда районы хәрби комиссары, подполковник А.В. Богородский, край Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихның кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Ф.Ф. Корбангалиева hәм Ә.М. Мәүликаев бәйрәм теләкләрен җиткерделәр. Барда районы ветераннар советы президиумы исеменнән С.Н. Назин актив тормыш позициясе алып баручы Наил Галим улы Имайкинны, Руслан Фаил улы Уразаевны hәм Исмәгыйль Корбан улы Мансуровны рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Хәмис Ахун улы Балтачевның тол хатыны Әлфия Зәки кызы да игътибардан читтә калмады, аңа рәхмәт хаты тапшырылды. Арадан киткән чик сакчылары бер минутлык тынлык белән искә алынды, обелискка чәчәкләр hәм венок салынды.
Кинолог Альберт Халитовның дүрт аяклы тугры дусты Вальтер белән командалар үтәү буенча күрсәтмә күнегүләре үзенчәлекле булды. Бәйрәмне җирле артистларыбыз, талантлы балалар матур концерт номерлары белән бизәде.
Чик сакчылары көненә багышланган очрашулар әле моның белән генә тәмамланмый, алар районара hәм край күләмендә оештырылган чараларда да катнашачаклар.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *