Бергә эшләгән көннәр кадерле

Резида Ильгатовна Уразова
Район администрациясендә район яшәеше мәсьәләләре хәл ителә. Монда эшләү өчен белгечләр дикъкать белән сайлап алына. Апрель аенда администрация аппаратында җаваплы эшләр башкарган, озак еллар эшләгән тәҗрибәле белгечләр Р.И. Уразованы һәм Ф.Т. Мәсәгутованы һ.б. тантаналы төстә лаеклы ялга озаттылар.
Танып кызы Резида Илгать кызы Уразова район администрациясендә 28 елга якын эшләде. Башта район Советы рәисе Ә.Ә.Яруллин, аннан район хакимияте башлыклары Р.Ә. Исмәгыйлов, И.Ш.Урстемиров һәм муниципаль район башлыгы С.М.Ибраев белән эшли ул, секретарь Вазыйфасын үти.
— Район башлыгының секретаре булуны җиңел хезмәт димәс идем. Ходайга шөкер, җитәкчеләремнең берсенең дә тавышларын күтәреп эндәшкәннәре булмады. Андашып, килешеп эшләдек.
Сараш урта мәктәбен тәмамлагач Чернушкада укып, Кунгур районында нефтьчеләрдә һәм Казан шәһәрендә авиация заводында кадрлар бүдегендә эшләп алырга өлгерә ул. 1983 елда әнисе янына якынрак булу өчен туган районыбызга кайтып «Союзинтергазстрой» оешмасына секретарь булып эшкә керә.
— Безнең күзәтү астында югославлар һәм немецлар компрессорлар станциясенә юллар сала, станциянең үзен төзи башладылар. Җитәкчебез Иманаев Камил абый иде. Зөһрә Мирзанур кызы Шәрипова партия райкомына М.А. Радостев янына күчкәч, мине район башкарма комитетына секретарь итеп чакырдылар. Әсхәт Әгъләм улы белән сөйләшкәннән соң ул мине эшкә алды. Риф Әмин улы белән 12 ел, Ихсан Шакир улы һәм Сергей Миннихан улы белән бишәр ел эшләдем. һәр җитәкченең характерына күнегәсең, уртак тел табарга өйрәнәсең. Администрациягә сорауларын хәл итәргә килүчеләрне елардай чакларымда да елмаеп каршы алырга тырыштым, — ди ул.
Резида Илгать кызының тормышында авыр вакытлары да була. Кече кызы авыргач, аның гомерен саклау өчен хәленнән килгәннең барысын да эшли ул. Тик үлем аяусыз була, 8 яшьлек баланың гомере өзелә… «Бу чакларымда җитәкчем Риф Әмин улының күн ярдәмен тойдым. Бар яхшылыклары өчен рәхмәт аңа, — ди Резида апа. — Чайковский промышленность-гуманитар колледжын уңышлы тәмамлагач, Риф Әмин улыннан берәр бүлеккә күчерүен сорап карадым. Тик ул бу соравымны үтәмәде, үзе янында калдырды. Сергей Миннихан улының да җибәрәсе килмәгән иде».
— Хәзер сезнең урында эшләүче Лилия Илдус кызы Рангуловага нинди теләк, киңәшләрегез булыр?
— Лилия дә күпләр арасыннан сайлап алынды. Аңа бу урында озак еллар эшләргә насыйп булсын. Халык бит район җитәкчелегенә нинди дә булса проблемасы белән килә. Кешене тыңлый белергә кирәк, кешене яратмасаң анда эшләп булмыйдыр ул. Үзеңә нинди мөнәсәбәт телисең, башкаларга карата да шундый мөгаләмәдә булырга тиешсең. Таләпләр югары, җаваплылык зур. Сабырлык телим Лидиягә. Эшенә теләп барсын, — дип киңәшләрен бирә ул.
РФ хезмәт ветераны, Рәсәй Президенты исеменнән «Бөтенрәсәй халык санын алуны уздыргандагы хезмәте өчен» медале иясе Резида Илгать кызы Уразова сандугач оясын хәтерләткән, гөлләргә күмелгән йортында тыныч гомер кичерә. Бакчасында җаны теләгән җиләк-җимеш үстерә. Ярдәм итәргә янәшәсендә генә кызы, кияве, оныклары бар. Элегрәк китаплар укыган. Татар халык (совет) язучылары Гариф Ахунов, Габдрахман Әпсәләмов, Әмирхан Еники һ.б. әсәрләрен аеруча яратып укыдым, ди ул. Михаил Булгаков язмаларына да битараф түгел.
Фаузия Тухфатулловна Масагутова
Район администрациясендә җаваплы урыннарда эшләп лаеклы ялга туктаган икенче героебыз Фәүзия Төхфәтулла кызы Мәсәгутова белән бакчасында, җәйге йортында очраштык. Җиләкләр, төрле яшелчә-җимеш, алмагач, чияләр, күптөрле чәчәкләр үстерә ул. Виноградлары да уңыш бирергә өметләндерә.
— Администрациядә барысы 31 ел эшләдем. Аллага шөкер, килешеп, уртак тел табып яшәдек. 1985 елда халык депутатлары район Советы башкарма комитетында С.З. Абдалов җитәкчелегендә архив мөдире булып эшкә тотындым. Аңа кадәр Пермь педагогия училищесын тәмамлап Чернушка районында һәм Барда районының Әрҗән мәктәбендә балалар укыткан идем. Төрле елларда оештыру бүдеге мөдире булып, Идият Әширов, Мәүдидә Кариева белән бергә кече Советта эшләргә туры килде. Юныс Бакунов белән район администрациясе эшләре белән идарә итү бүлегендә эшләдек. Коллективыбыз дус булды, колхозларга печән әзерләүдә, бәрәңге җыюда булыштык. Безне уртак хезмәт берләштерә иде. Соңрак яшьләр белән дә яхшы аралаштык. Документларның электрон әйләнешен үзләштердек. Екатеринбург педагогия университетында укып югары белем алырга да өлгердем, — дип сөйли ул.
Фәүзия Төхфәтулла кызы бәхетле әни, ике баласы бар, алар Екатеринбург каласында эшли. Өч оныгының сөекле картәнисе, аларның ялга кайтуларын сагынып көтеп ала ул. Хуҗалыгында барысына өлгерергә тырыша, тавыклар да карый. Тормыш иптәше Ясәви Габделҗан улы белән бер-берсенә терәк булып яшиләр. Намуслы хезмәте өчен мактау грамоталары бихисап, алар арасында сайлау кампаниясендә күпьеллык актив эшчәнлеге өчен КПРФ фракциясе рәисе Г.А. Зюгановтан да бар.
— Өйдә үзенчә рәхәт. Хезмәттәшләрем белән гел хәбәрләшеп торабыз. Алар да бер-берсе белән аңлашып, ярдәмләшеп эшләсеннәр. Бергә эшләгән көннәрне сагынып искә алырлык булсын.
Гади генә кебек күренгән бу сүзләргә никадәр тирән мәгънә салынган. Хезмәттәшләрең белән бит көн дә аралашасың. Якын туганың белән дә болай еш күрешә алмыйсың әле. Киләсе көннәр дә иминлек, куаныч алып килсен сезгә. Яшәлгән һәр көнегез күңелле истәлекләргә бай булып хәтерегезгә уелып калсын.
Роза ГЫЙЗЗәТУЛЛИНА.
Ибраһим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *