Бик мөhим hәм җаваплы эш

Конференция - Награждение
Чараның тантаналы өлешендә муниципаль район башлыгы Сергей Ибраев педагоглар исеменә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. “Мин мәгариф хезмәткәрләренең барчасына да рәхмәтлемен, сезнең педагогик хезмәтегез hәрвакыт югары бәяләнде hәм бәяләнәчәк. Бу – бик мөhим hәм җаваплы эш, ул hәркемгә дә бирелми. Балалар – безнең киләчәгебез,”- диде ул hәм яңа уку елы башлану белән тәбрикләде. Аның сүзләренә район Земство Җыелышы рәисе Хәлил Алапанов кушылды. “Чыннан да, бу мөhим өлкәгә без hәрвакыт җитди карыйбыз hәм районыбыз белем бирү системасын үстерү буенча төрле программаларда катнашсын, технологияләрдән читтә калмасын өчен тырышабыз”, — дип ассызыклады Хәлил Газбулла улы.
РФ Фән hәм мәгариф министрлыгы Почет грамотасы белән Үдик мәктәбе директоры Ленара Сәетова hәм 2 санлы Барда мәктәбе физик культура укытучысы Алик Саликов бүләкләнде. Пермь крае Фән hәм мәгариф министрлыгы Почет грамотасы белән педагоглар Таhир Абузов, Гөлнур Вәлитова, Марина Зимасова, Нина Мухайлова, Надежда Семикова, Лилия Тимиркина, Раушания Хөсәенова, Миләүшә Минкина, Айсылу Исмәгыйлова, Физалия Нурмөхәммәтова, Резида Илкәева, Альберт Таhиров бүләкләнде. Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы рәисе Валерий Сухихның рәхмәт хаты район администрациясе мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Исмәгыйловага тапшырылды. Шулай ук район башлыгы hәм район Земство Җыелышы рәисе рәхмәт хатлары белән бүләкләү булды. Педагоглар исеменә регион башлыгы вазыйфаларын башкаручы Максим Решетников hәм 23 санлы округ буенча Законнар чыгару Җыелышы депутаты Георгий Ткаченконың котлау сүзләре да җиткерелде.
Аннан соң сәхнәдә яшь укытучыларны сәламләү узды. Быел районның белем бирү оешмалары хезмәткәрләре сафын тугыз яшь белгеч тулыландырды. Болар – Г.Тукай исемендәге Барда гимназиясе педагог-оештыручы, рус теле hәм әдәбияты укытучысы Юлия Сәлимова, “Колос” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Куштанова, Печмень мәктәбе социаль педагогы hәм тарих укытучысы Екатерина Пирогова, Озын Ялан мәктәбе рус теле hәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Әмирова, 6 санлы Барда балалар бакчасы тәрбиячесе Альвина Камакаева, Сараш мәктәбе тәрбиячесе Римма Мөхсинова, “Колос” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлзат Сарманаева, 2 санлы Барда мәктәбе физик культура укытучысы Вилнур Гимадутдинов hәм шушы мәктәп башлангыч класслар укытучысы Эльза Мөэминова. Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзларының район территориаль оешмасы рәисе Салих Туктамышев аларга берничә нәсыйхәт әйтте hәм бүләкләр тапшырды.
Приветствие молодых педагогов
Конференциянең төп доклады муниципаль район мәгариф системасының 2016-2017 уку елындагы үсеш нәтиҗәләре hәм 2017-2018 уку елына бурычлар мәсьәләләренә багышланган иде. Бу тема буенча мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Исмәгыйлова чыгыш ясады. “Урта гомуми белем бирү аттестатын быелгы елда 121 чыгарылыш класс укучысы алды, аларның 19ы укуны бик яхшы тәмамладылар hәм “Укуда махсус белемнәре” өчен медале белән бүләкләнделәр. 2016 ел белән чагыштырганда рус теле, әдәбияты, җәмгыять белеме hәм табигый-математик юнәлештәге фәннәр: биология, физика, химия, информатика hәм ИКТ буенча район күрсәткечләре яхшырды. Край күрсәткечләре белән чагыштырганда биология буенча 3,6 баллга hәм профиль математика буенча бер баллга югары нәтиҗәләргә ирешелде. Шулай ук “Барда муниципаль районында математик белем бирүне үстерү” программасын тормышка ашыру да уңай нәтиҗәләргә китерде. Шулар белән янәшә четерекле сораулар да бар. Киләсе уку елында без аларга аерым игътибар бүләргә тырышачакбыз”, — дип ассызыклады ул.
Г.Тукай исемендәге Барда гимназиясе укытучысы, “Белем бирү” өстенлекле милли проекты кысаларында иң яхшы укытучылар арасындагы конкурста җиңүче Розалия Кучукбаева презентация ярдәмендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
2014 елдан Барда районы “Мобиль укытучы” край проектын гамәлгә ашыруда катнаша, аның нәтиҗәсендә Яңавыл hәм Уймуж мәктәпләрендә Розалия Зәетова инглиз теле дәресләре алып барачак. Быел безнең район бу проектта катнашу өчен икенче тапкыр заявка бирде. Хәзер бездә инде ике мобиль укытучы эшләячәк. Край бюджеты исәбенә “Лада-Веста” автомобиле сатып алынды, аның ачкычы Озын Ялан hәм Акбаш мәктәпләре инглиз теле укытучысы Лилия Әмирхановага тапшырылды. “Район администрациясе hәм белем бирү идарәсенә, шәхсән миңа булышлык күрсәткән, документларны хәзерләргә ярдәм иткән Фәйрүзә Фаиз кызы Мәхмүдовага hәм Гөлсара Нурмат кызы Дускаевага рәхмәтлемен. Бу проектта беренче катнашуым, чыннан да мондый мөмкинчелек булуына шатмын, уңайлы, матур, йөртүгә җиңел машина куллануга алдым,”- дип сөенечен уртаклашты Лилия Миргалим кызы.
Лилия Амирханова - Мобильный учитель
Районның бар педагогларына уңышлы уку елы, эш нәтиҗәләре үсешендә казанышлар, тәртипле укучылар hәм профессиональ үсеш телибез!
Артур Уразов.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *