Үлсәм, бәхил булыгыз

МИН бу вакыйганы бик ачык хәтерлим. 1989 елның январь иртәсенде авылга — әнигә барам. Бөреҗле ягыннан авылга кергәч үк, тимер көрәк тоткан Фатиха әбинең юлның уң ягыңдагы тауга таба менеп баруын күрәм. Кар шактый тирән, әбинең киез итекләренең кунычына җиткән, әби үзе дә җиңелче киенгән. Карап торуга, бу бик кызганыч күренеш иде. Мин кычкырып, Фатиха әбидән ни өчен тауга менүен сорадым. Ул бик җитди итеп: «Әнә шунда гына Галәү төште, аның янына менәм», — диде. Мин анда беркемнең дә юклыгын әйтсәмдә, әбием үз фикерендә калды кебек. Бик үтенгәч ул шулай да артына карый-карый юлга төшәргә калды. Ләкин бөтен барлыгы белән ул үзенең
Мин шул вакыйга тәэсирендә әнигә барып җиттем һәм күргәннәремне аңа сөйләдем. Ә әни тагын бер хәл турында өстәде (алар ахирәт дуслар иде). Фатиха әби күптән түгел аңа килә. Чәй эчәргә утыралар. Тәрәзә янындагы урындыкка утыргач, әби, тәрәзәгә борылып, бер-ике тапкыр «хәзер, хәзер чыгам», дип куя. Әни кем янына чыгуын сорагач, «Галәү килгән бит», дип аңлатып куя. Әни шунда Фатиха әбинең бераз кайтышлана башлавын аңлый. Әбинең Галәү дигәне -1943 елда Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган тормыш иптәше — Мөхтәсәров Галәветдин Хәҗбетдин улы.
Нәрсә бу? Инде сугыш бетүгә дә 44 ел?!? Ә әби һаман үзенең ирен — 4 бала атасын көтә.
Ә мин туган авылым Сөҗәннең Бөек Җиңүгә өлеш керткән асыл ирләре турында сөйләргә телим. Сөҗән зур авыл түгел. Бүгенге көндә анда 400ләп кеше исәпләнә. Сугыш башланганда да якынча шулкадәр кеше булган. Шушы кечерәк кенә авылдан 140 кеше сугышта катнашкан (бу мәгълүматларга Күтер — Яңа тормыш авылы мәгълүматлары да кушылып бирелә). Шуларның 80е сугыш кырларында ятып калган. Аларның да нибары 25енең генә кайчан, кайда һәлак булуы турында төгәл мәгълүмат бар. Калининград, Ленинград, Калинин, Ростов өлкәләре, Латвия, Белоруссия, Украина, Польшада һәм башка җирләрдә аларның каберләре. Мәсәлән, Ибраев Кәлимулла Сәгыйть улы 1944 елның 12 октябрендә Польша җирендә ятып кала. Ана бу вакытта нибары 18 яшь була (1926 елда туган). Ә Якупов Нәҗип Әхмәдулла улы сугыш бетәргә нәкъ 1 ай кала — 1945 елның 9 апрелеңдә һәлак була. Бу вакытта аңа 23 яшь, ә 54 кеше теге яки бу елда билгесез югалганнар исемлеге астыңда тора.
Ут эченнән 60 кеше исән кайта. 3 ир-егет ике сугышта — Беренче һәм Икенче Бөтендөнья сугышларында катнашканнар. Алар: Акаев Габдрахман, Балтиков Зиннәт, Мөхтәсәров Нигъмәт бабайлар.
Сугышка һәр гаиләдән диярлек ир-егет алынган, кайберсеннән 3-4, хәтта 5 егет киткән. Галиев Гали бабайлар сугышка 5 улларын озата: Салих, Габдулла, Хәнәфи, Габдрәхим, Гафият. Шулардан иң кечесе — бары тик Гафият кенә исән-сау кайту бәхетенә ирешә. Гомәров Галим бабайлар йортыннан шулай ук 5 ир-егет: Зиннур, Сабир, Шәйхи, Әхәт, Хөрмәт китә. Әхәттән башкалар барысы да яу кырында ятып калалар. Иң кечкенәсе Хөрмәткә бары тик 18 яшь кенә була. Балтиков Әбүбәкер һәм Галиев Ибәтулла бабайларның Зәр улы һәлак була. Галиев Мулланур, Мөхтәсәров Хәҗбетдин һәм Якуп бабайлар 4әр улларын сугышка озаталар, өч гаиләгә дә 2шәр ул гына әйләнеп кайта. Әширов Нәҗмехан бабайларның 3 ир-егете сугышта катнаша, бары тик Мөкыйм абзый гына исән-сау кайта. Балтиков Гайса, Балтиков Касим, Туйгелдин Фатих бабайларның сугышка киткән 2шәр уллары да чит җирләрдә ятып кала. Балтиков Мөгатәсим, Балтиков Госман, Галиев Фатих, Рәсүлев Мостафа бабайларның да яуга киткән 3 улларының 1сенә генә әти-әниләре янына әйләнеп кайтырга насыйп була. Гаиләдә бердәнбер булган бала — ир-егетләр дә сугыш кырында ятып кала: Кантуганов Морат бабайның улы Нәзи шундыйлардан. Мин, боларны барлаганда, аналарны уйлыйм. Ничекләр итеп түзде икән ана йөрәге? Ә менә Яппаров Мирзаһит бабайның 3 улы сугышта катнашып, 2 се исән-сау кайта, ә Галиев Саха һәм Рәсүлев Садыртдин бабайларның 3 улы да кайта. Болар — коры саннар. Шул саннар артында күпме кеше гомере, кеше язмышы!
Муса Җәлилнең «Кичер, илем! » дигән шигырендә мондый юллар бар:
Данлы улем белән кумәлмәдем
Бу тәнемне соңгы сулышта.
Бу юллар авылыбыз ирләренә дә бик туры килә, чөнки бер кечерәк кенә авылдан 9 кеше әсирлек газабына дучар ителә. Без кечерәк чакта Иманов Миннегалим абзыйның бераз «тамызып» алгач, немецча сөйләшүен ишеткәли идек. Әсирлектә бик нык кулларын каерганнар аның, җәзалаганнар, ә Галиев Фатих абзыйның пленнан качуы турында әнием сөйләгәннәр бүген дә исемдә. Пермь дәүләт архивындагы документлар да шуны сөйли. Миңа аларның газаплы әсирлек тормышы, шуннан качу татар язучысы Нәби Дәүлинең » Яшәү белән үлем арасында» повестендагы һәм С. Боңдарчукның «Судьба человека» кинофильмындагы кебек күзаллана.
Минем кулымда Мөхтәсәров Исрафил абыйның 104нче «теркәү эше» (боларны миңа аның кызы Тәслимә бирде). Исрафил абый сугыш башланганда Кызыл армия сафларында хезмәт итә. Ул хезмәт иткән дивизия, 1941 елның 21 сентябрендә Полтава өлкәсенең Лубки шәһәре тирәсендә камалышта калып, Исрафил абый башка бик күпләр белән әсирлеккә төшә, һәм 4 ел буе, ягъни 1945 елның 9 маенда совет гаскәрләре азат иткәнче, ул әсирлектә була. 1943 елда әсирлектә аның Муса Җәлилне күрүе турында «Таң» газетасының 1995 ел, 6 май санында язылган иде. Авылга ул бары тик 1949 елда гына әйләнеп кайта, әле кайткач та, 1955 елга кадәр аны системалы рәвештә тиешле органнарга чакыртып, сорау алалар.
Эзләнүләр вакытында бик гыйбрәтле вакыйгаларга тап булдым. Пермь дәүләт иң яңа тарих архивының «Әсирләр» дигән битен ачып, үзебезнең авыл кешеләрен эзлим. Таптым! Белгәннәремә өстәп, Балтиков Гаптекәй Гайса улы һәм Рәсүлев Гәрәй Мостафа улы турында мәгълүматлар да бар. Гаптекәй абый исән кайтучылар исемлегендә бар иде. Туган елын белми идем. Архив документларында төгәл итеп анысы да бирелгән: 1910 ел, ә Рәсүлев Гәрәй турында бернәрсә дә белмим. Хәзер инде «Хәтер китабы»ннан алган мәгълүматлар белән чагыштырам. Анда «Рассулов Гадит Гариевич» дигән исем астында 1916 елда туган, «1943 елның 5 мартында хәбәрсез югалды» дигән сүзләр белән архивтагы «әсирләр» битендәге Рәсүлев Гәрәй Мостафа улының бер үк кеше булуы ачыкланды, чөнки әсир булып төшкән көне төп-төгәл 1943 елның 5 марты. Алга китеп әйтим, ул абзыйның 1949 елдан соң Свердловск өлкәсенең Первоуральск шәһәрендә яшәгәнен, 1976 елда вафат булганын, хәтта фотосын да таптык! һәм аның исеме безнең экспозициядә үз урынын алды. Хәзер инде аның ни өчен авылга кайтмый читтә яшәп калуы да аңлашыла.
…1941 елның 22 июнь иртәсе. Иртән халык колхоз эшенә китә, ә төшке ашка таба авылдан җәнфарманга атчы чабып килә!.. Барысы да ашыга -каударлана авылга йөгерә, ә анда исә правление алдына халык җыелып өлгергән. Коточкыч хәбәрнең дөреслеген районнан килгән вәкил җиткерә: Герман сугыш башлаган! Иң беренчеләрдән булып армиядә хезмәт итеп кайтканнар алына. 23 июнь иртәсендә Сөҗән авылыннан Рәсүлев Габдрәхим Мостафа улы, Кантуганов Нәзи Морат улы, Акманаев Рәшит Гыйләҗ улы, Галиев Мотыйк Зарифҗан улы Һ.6. — барысы 8 ир-ат «Враг будет разгромлен! Победа будет за нами!» дигән чакыру астында Ватанны сакларга китәләр. Аларның берсенә дә туган җирләренә әйләнеп кайту насыйп булмый.
1941 елның 28 августында авылдан 18 кеше сугышка китә.Ул көнне авыл эшкә бармый. Правление янындагы өеннән чыкканда, Балтиков Габделхәй абый: «Башны култыкка кыстырып кайтырбыз әле»,- дип ычкындыра. Нәрсә бу? Эчке сиземләүме? Сугышның нәрсә икәнен аңлаумы? ( Үзе генә түгел, аның улы Моллый да яу кырында ятып калачак. Уразов Нәкый абзый да улы Мөхлис белән шундый язмышка дучар булачаклар. Бары тик бу иртәдә алар моны белмиләр генә әле…)
Правление янында арба өстенә менеп, колхоз рәисе Миргунов Нәҗмехан сүз ала. Ул берничә мәртәбә: «Колхозны бетермәгез, без кайтырбыз!» — дип кабатлый (әйе, минем әтием безнең бәхеткә исән кайта).
Атлар кузгалалар! Елау, җырлау, кычкыру! Мәхшәр! Хатыннар арба артыннан баралар. Кинәт бер яшь хатын күкрәк баласын иренә тоттыра. «Мин аны ничек берүзем карыйм? Кайда карыйм?»- дип тәкрарлый. Атларны туктаталар. Яшь ир һәм колхоз председателе арбадан төшәләр. «Без уйнарга китмибез, сугышка китәбез, кайсыбыз үлеп тә калыр,»- дип юаталар алар яшь хатынны һәм хатынның хәлсез кулларына яшь бала күчә (мондый хәлләр дә булган, ә ул бала, чыннан да, ятим үсә, әтисе 1944 елның 18 августында Польшаны азат иткәндә батырларча һәлак була).
Минем кулымда Әбделманов Рәфхәт абыйның фронттан язган хатлары. Аның хатларын укыганда, күз алдыма утны-суны кичкән ир-егет килеп баса. Олыларча фикерләүче, тормышның ачысын^гөчесен татыган, сугыш афәтен башыннан кичергән кеше булып. Менә 1944 елның 7 январенда язган хатыннан өзек.
» Мин хәзер 17 сутка ут эчендә булып чыктым, юк чыкмадым әле пака наступайт итәбез. Без 21 декабрьдә төннә белән стансия Шиповичадан наступлениягә башладык, ул стансияне наступайт итеп алдык. Без хәзер батальондай бик әз генә кеше калдык. 4 январьда… городны алдык. Хәзер шул город янда оборонада ятабыз. Минем теге үзегез беләсез Башап иптәш үлепме? ранин булыпмы? калды шушы городны алганда. Дәхи дә, карел малай Макаров беренче наступлениядә үк үлеп калды миномет ут астында. Башап Әхмәр иптәш Нургали улы әгәр дә ранин булып исән калса өенә әтиләренә хат салыр, әгәр хаты-хәбәре булмаса беткән аңгае булыр, 4 апрельдән өйдән чыкканы бирле бер савыттан ашап-эчеп йөргән идек, аның әниләренә безнең хәлне сөйләрсез.
Мин берничә немец һәм афисерләрен үтердем. Без хәзер берничә йөз авыллар алдык, город алдык, һаман алга барабыз әле.
Бүген мунча кердек әле, ювыңдык. Тагын шул аз гына калган кеше белән бүген төннә наступлениягә китәбез диләр. Әти, әни, туганнар, инде бу мәртәбә дә калып буламы, юкмы?…
Хуш сау булыгыз барыгыз да туганнар, улсәм бәхил булыгыз». Бу аның соңгы хаты. Шул ук елның март аенда ул хәбәрсез югала. Аңа бу вакытта нибары 19 яшь була.
«Үлсәм бәхил булыгыз». Бернинди сыкрану, зарлану юк. Бик тыныч итеп яза: «Үлсәм бәхил булыгыз». Шул яу кырында ятып калганнарның дәвамы булып, сугыштан соң авылда Биҗан, Сәгыйть, Гаптрәшит, Рәфхәтләр туачак әле.
1945 ел, 9 май иртәсе — җиңү иртәсе бик озак көттереп килә. Ләкин ул килә! һәм авылга Европаны фашизмнан азат иткән солдатлар кайта башлый. Авыл әкренләп хәл ала. Сугышта бер аягын югалтып кайткан, «Ватан сугышы» ордены кавалерлары Алапанов Нәҗмеләхәт абый гомере буе колхоз правлениесендә бухгалтер булып эшли, Галиев Гафият Зарибҗан улы парторг булса, Миргунов Нәҗмехан шул ук колхоз председателе Вазыйфаларын башкаруны дәвам итә. Галиев Сабир тракторчы, Балтиков Сәлим тегермәнче, Балтиков Мөбарәк, Галиев Сафый бригадирлар, Суфиев Суфияр укытучы, Смирнов Анатолий электрик, Үзәкәев Камал кибетче булып эшли. Туйгелдин Әхмәтсафа трактор бригадасын җитәкли, Галиев Нәҗмехан Һ.6 төрле эшләр башкаралар.Әле мин белгәндә дә — 1960 елларда күпчелеге фронтовиклардан торган атаклы балта осталары бригадасы авылга ямь өстәп ат абзары, сыер фермасы, складлар, клуб һ.б. объектлар төзеде. Ләкин сугышта алган яралар аларның шактыен бик иртә алып китте. Сугыштан соң 3-4 ел эчендә 5 фронтовик балаларын ятим куеп гүр иясе булдылар. 60 ир-егетнең бсы гына 2000 елның бу ягына чыкты. Авылыбызның соңгы фронтовигы Галиев Гафият Гарибҗан улы да 2011 елда безнең арадан китте.
Сугышта улларын, ирләрен югалткан әниләрнең, хатыннарның хәлен кем аңлар? Алар эшләп, көнне төнгә ялгап, кулларында калган балаларын аякка бастырырга тырыша. Ирләренең, улларының юклыгы, кайтмаячагы айлар-еллар үткән саен көчәя генә. Гомер буе көтеп яшәп кара әле?! Ә алар көтәләр… Итәк тутырып балалар белән калган хатыннар авыр сугыш, сугыштан соңгы ачлы-туклы чорда да балалары хакына яшиләр. Яшьли тол калган Галиева Сәхия, Балтикова Кәримә, Гомәрова Мәрфуга апалар 5әр, Балтикова Гарифә, Акманаева Нәҗмия, Мөхтәсәрова Фатиха 4әр, Якупова Хәлимә, Галиева Саҗидә, Акаева Зифа, Кантуганова Хәдичә, Әширова Оркыя, Балтикова Хәдичә Зәр, Балтикова Нәҗибә, Балтикова Рәхилә, Туйгелдина Газимә һ.б. 1 — 2шәр балаларын үзләре генә аякка бастыралар. Яу кырында ятып калган ирләренә гомер буе тугрылык саклап яшиләр: сынмыйча, сыгылмыйча, сынатмыйча яшиләр. Мәңгелек дан сезгә, изге аналар! Рухларыгыз шат булсын!
…Мөхтәсәрова Фатиха әбинең дә картайганчы ирен көтүе аңлашыла. Гомеренең соңгы көннәрендә ире — Галәве белән Сөҗән тавында «очрашкандыр» ул. Анда булмаса, мәңгелек чигеңдә…
Соңгы елларда Көнбатышта Бөек Ватан сугышына кагылышлы тарихны үзгәртергә маташучылар килеп чыкты. Бөек Җиңүгә Советлар Союзы керткән өлешне кечерәйтеп, бозып күрсәтергә теләүче шул «сәясәтчеләр» илебезне генә түгел, Европаны фашизмнан азат итүгә үз өлешләрен керткән, каберләре Сталинградтан алып Германиягә кадәр сибелгән 27 миллион совет солдатына өстәп, авылымның 79 асыл ир-егете рухыннан сорасыннар, сугышта улларын һәм ирләрен югалткан ата-аналар рухыннан, ул һәм кызларын берьялгызы үстергән аналар рухыннан, яу кырыннан исән-имин кайтып, сугыш яраларыннан вафат булган 60 ветеран-фронтовик рухыннан сорасыннар. Мәңге риза-бәхил булмаячак алар! Кирәк булса, бу гаделсезлеккә алар каберләреннән күтәрелерләр!
Кадрия УРАЗОВА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


One thought on “Үлсәм, бәхил булыгыз

  1. Хорошая статья. Мои родители из деревни Сюзянь. Отец — Галиев Равиль Гафиятович. Мать — Яппарова Халида Мухамадияровна. Я горжусь своими родителями и их родителями, они достойны уважения!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *